16+

"Татарстан Конституциясе һәм Конституция суды республиканың тотрыклы үсешен, халыкларның иминлеген тәэмин итә"

6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне. Татарстан Республикасы Конституция судына 15 ел.

"Татарстан Конституциясе һәм Конституция суды республиканың тотрыклы үсешен, халыкларның иминлеген тәэмин итә"

6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне. Татарстан Республикасы Конституция судына 15 ел.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында 5 ноябрьдә шушы истәлекле даталарга багышлап тантаналы җыелыш булды. Премьер-министр Илдар Халиков үзенең кереш сүзендә республика Конституциясенең социаль гаделлеккә гарант булуын әйтеп үтте, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын Конституция суды әгъзаларына, депутатларга һәм отставкадагы судьяларга ирештерде.

Татарстан Республикасы Югары Советы 1990 елның 30 августында Татарстанның мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул итте. 1992 елның 21 мартында үткәрелгән референдумда республика халкының күпчелеге Татарстанның суверенлыгын яклап тавыш бирде.

- Элек хокуклар югарыдан бирелә иде. Татарстан 1992 елда Конституция кабул итеп, үз хокукын үзе билгеләде, - диде Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев шул еллардагы вакыйгаларны искә төшереп. - Россиядәге күп кенә төбәкләр үзләренең Конституция судларын оештырмадылар. Бу кимчелек дип саныйм. Татарстан Конституциясе һәм Конституция суды республиканың тотрыклы үсешен, халыкларның иминлеген тәэмин итә. Халыкта республика хакимиятенә ышаныч бар, әлеге ышанычны сакларга кирәк. Быелның сентябрендә узган сайлаулар ышанычны янә раслады. Россия күпмилләтле, ул федераль дәүләт буларак кына демократик үсешкә ирешә ала.

Минтимер Шәймиев республика судьяларының көчле булуын, Татарстан Конституция судының Россиядә лаеклы хөрмәт казанганлыгын да билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе Фәрхәт Хөснетдинов хезмәттәшләрен котлап, Татрстан Конституция судының республикада конституцион төзелешнең һәм гражданнарның хокукларын яклаучы булачагына ышандырды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның котлавын аның урынбасары Римма Ратникова ирештерде.
- 1990 елларда массакүләм мәгълүмат чаралары да актив эшләде. Татарстанның Конституция суды Россия төбәкләре арасында иң беренчесе. Россиядә 16 төбәктә генә Конституция суды бар. Татарстанның Конституция суды заманында суверенлык, гражданлык, алфавит, республика чикләре турында көчле карарлар кабул итте, -дип сөйләде Римма Ратникова.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Ягудин республика Конституция судының да, законнар чыгаручыларның да алда эшләре әле җитәрлек булуын искәртте. Казанның башкала статусы булмавын мисал итеп китерде ул.
Тантаналы җыелышта лаеклы хезмәт куючы судьяларга бүләкләр тапшырылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading