Бу көннәрдә җәмәгатьчелек дин өлкәсенә караган ике охшаш вакыйга белән кызыксына. Ул да булса берсе җәмәгатьчелек тарафыннан күптән көтелгән, икенчесе - көтмәгәндә хәл итеп куелган отставкалар һәм яңа сайлаулар.
Бу ике отставканың бер тирәдә булуы читтә һәм бездә җитәкче руханины сайлау процедурасын чагыштырып карау мөмкинлеге дә тудырды.
85 яшьлек Рим Папасы Бенедикт XVIның февраль ахырында «чиркәү хакына» дип вазифасыннан китүе католиклар өчен көтелмәгән вакыйга булды. Чөнки моңа кадәр соңгы 600 елда Рим папаларының исән чакта вазифадан киткәне юк иде. Бу урында мәрхүм Туфан аганың: «Пенсия юкка гына бирелми бит», - дигән сүзләрен искә төшерү фарыздыр. Ни дисәк тә, олыгайган саен кешенең зиһене тарала бара (хәер, кемнәргәдер зиһен һәм хикмәт белән эш йөртү яшьрәк чакта да бирелми). Шуңадырмы, Казанда 90 нчы еллар уртасыннан бирле эшләп килүче, 2008 елда төзелеп беткән католиклар гыйбадәтханәсенең мәхәллә җитәкчесе Диогенес Уркиза: «Хәзер кем папа буласын фаразлау кыен, ләкин чиркәү чагыштырмача яшь папаны көтә. Иоанн Павел II һәм Бенедикт XVI эшен дәвам итүче кирәк. Кардиналлар кемне сайласа, шуны кабул итәчәкбез», - дип белдерде. Италиядә иң көчле кандидатларның берсе дип Милан архиепискобы 71 яшьлек Анджело Скола санала. Тавыш бирүдә катнашучыларның уртача яше 72 булуын исәпкә алсак, Анджелоны чагыштырмача яшь кандидат итеп бәяләргә буладыр, бәлки.
Дүрт көн буена киңәшләшә торгач, кардиналлар Ватиканда папа сайлауны 12 мартка тәгаенләде. Тик Сикстин капелласына бикләнгән 115 кардинал Рим католик чиркәвенең яңа җитәкчесен беренче тавыш бирүдә үк сайлауга ирешә алмады. Беренче турдан соң канклав үтә торган Сикстин капелласы морҗасыннан кара төтен чыкты. Бу - тыштагыларга «папа әле сайланмады» дигәнне аңлата.
Канклав кагыйдәләре нигезендә яңа папа беренче көндә сайланмаса, башка көннәрдә иртән ике һәм кич ике тур тавыш бирү үткәрелә. Сайлау бик яшерен шартларда уза, бинада телефон, интернет элемтәсенә чыгуны тыючы җайланмалар урнаштырылганлыгы да шул хакта ишарәли. Сикстин капелласына бикләнгән кардиналлар аннан бары төнлә генә чыгарыла. Кандидатларның берсе 115 тавышның кимендә 77сен җыйганчыга кадәр дәвам итә.
Ә бездә исә мөфтилеккә кандидатларның ничек сайланганлыгына артык тукталып тормыйча, шуны гына әйтеп уза алам, ТР Мөселманнары диния нәзарәтенең 6 марттагы пленумында бертавыштан вакытлыча мөфти вазифаларын башкаручы итеп билгеләнгән «Тынычлык» мәчете имамы Камил хәзрәт Сәмигуллин кандидат кардиналларның уртача яше белән чагыштырганда ике-өч мәртәбә яшьрәк, аңа әле нибары 27 генә. Шуңа да карамастан, ул инде 3 бала атасы булырга да, Махачкалада Төньяк Кавказ ислам университетын, Истанбул мәдрәсәсен, 2013тә РИУның ислам фәннәре факультетын (әле бу елда чыгарылыш вакыты җитмәүгә карамастан) тәмамларга да өлгергән. РИУ ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин аны яшь хәзрәтләр арасында иң гыйлемлесе дип бәяли.
ТР Мөселманнары диния нәзарәтенең яңа рәисе 16 апрельдә, чираттан тыш узучы корылтайда билгеле булырга мөмкин. Ә бүгеннән башлап мөфтилеккә дәгъва итүчеләр тәгаенләнеп бетә. Хәтерләсәгез, мөфтилеккә Илдус Фәйз дә Госман хәзрәт киткәннән соң вакытлыча рәис вазифаларын башкаручы итеп билгеләнгән, соңрак мөфти булып куелган иде. Шуңа күрә дә, дөньяви тормыш алып баручы кайбер татарларыбызга Камил хәзрәтнең озын сакал үстерүе ошап бетмәсә дә, алга таба үзен ничек күрсәтүенә карап, аны мөфти булып сайланмас дип әйтеп булмый.
Матбугатта, интернет-форумнарда Илдус хәзрәтне Төркиягә китә дип сөйләүчеләр күп. Илдус Фәйзнең алдагы язмышы белән кызыксынып, ТР Мөселманнарының диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Ришат Хәмидуллинга мөрәҗәгать иттем. «Минем белүемчә, Илдус Фәйз хәзерге вакытта дәвалануын дәвам итә. Ә аның кайда булуы һәм алга таба нәрсә белән шөгыльләнәчәге мәгълүм түгел. Мин аның белән элемтәдә тормыйм», - дип аңлатма бирде Ришат әфәнде.
Илдус хәзрәт имамлык иткән «Болгар» мәчетенә дә шалтыраттым. Мәхәлләнең бер карты, телефонны алып: «Хәзрәтнең мәчеттә соңгы тапкыр күренеп китүенә 5-6 көн. Ул рәсми рәвештә имамлыктан китмәде, әмма имам булып торганы юк», - диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар