16+

Татарстанда – саранча?!

Авыл хуҗалыгы өлкәсенә корылык китергән зыян гына җитмәгән, хәзер саранчалар белән дә көрәш алып барырга кирәк. Бүгенге көндә республиканың 20 районында саранча барлыгы ачыкланган. Бу куркыныч бөҗәкләр 50 мең га җирне биләп алган. Белгечләр барлыгы 220 мең га җирне тикшергән булган.

Татарстанда – саранча?!

Авыл хуҗалыгы өлкәсенә корылык китергән зыян гына җитмәгән, хәзер саранчалар белән дә көрәш алып барырга кирәк. Бүгенге көндә республиканың 20 районында саранча барлыгы ачыкланган. Бу куркыныч бөҗәкләр 50 мең га җирне биләп алган. Белгечләр барлыгы 220 мең га җирне тикшергән булган.

Шул уңайдан ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов саранчаларны ачыклау һәм бетерү буенча киңәшмә уздырды, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте. Чарада ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов, Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов, «Россельхозцентр»ның ТР буенча филиалы җитәкчесе Таһир Һадиев, муниципаль районнарның башкарма комитетлары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашкан. Марат Әхмәтов билгеләп узганча, берничә ел элек әлеге проблема безнең күршеләргә - Самара, Саратов, Оренбург өлкәләренә генә кагылган булса, быел июнь ахырында Татарстанның көньяк һәм көньяк-көнчыгыш районнарында - Бөгелмә, Әлмәт һәм Ютазы районнарында саранчаларның кисәк кенә артуы билгеләнгән. Бөҗәкләрнең таралуын туктату өчен, күптөрле чаралар үткәрергә кирәк. Министр район җитәкчеләре алдына берничә бурыч куйды. Барлык районнарда башкарма комитетлар башлыклары җитәкчелегендә саранчаларның таралуын туктату буенча оператив штаблар булдырырга, авыл территорияләрен тикшерүне дәвам итәргә, көтүлек урыннарына, ташландык җирләргә, ягъни саранчалар беренче булып урнаша торган урыннарга аерым игътибар юнәлтергә кирәк. Башкарма комитет җитәкчеләренә препарат-инсектицид запасларын, эшкәртү өчен техниканы һәм шәхси саклану чараларын мобилизацияләүне хәл итү йөкләнде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading