16+

Татарстанның Иҗтимагый палатасы җитәкчесе сайланды

Бүген Дәүләт Советының кече залында 2016-2020 елларга сайланылган Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының тәүге утырышы булды.

Татарстанның Иҗтимагый палатасы җитәкчесе сайланды

Бүген Дәүләт Советының кече залында 2016-2020 елларга сайланылган Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының тәүге утырышы булды.

Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сафаров катнашты.

Ачык тавыш бирү юлы белән бертавыштан Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе итеп Анатолий Алексеевич Фомин сайланды. Иҗтимагый палатаның комиссияләре оештырылды. Болар:

  • Җәмгыятьнең гражданлык институтларын үстерү, җәмәгать советлары белән багъланышлар комиссиясе;
  • Хокук мәсьәләләре, җәмәгать контроле, җәмәгать экспертизасы комиссиясе;
  • Социаль сәясәт һәм хәйриячелек эшчәнлеге комиссиясе;
  • Икътисади үсеш, гражданнар яшәеше инфраструктурасы комиссиясе;
  • Мәгариф һәм фән комиссиясе;
  • Этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр комиссиясе;
  • Мәдәният һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән багъланышлар комиссиясе;
  • Яшьләр сәясәте һәм патриотик тәрбия комиссиясе.

Иҗтимагый палатаның өлкән әгъзасы Любовь Смирнова ачып җибәргән утырышны инде тулы хокуклы рәис вәкаләтендә Анатолий Фомин дәвам итте.

- Иҗтимагый палата үзенең эшчәлегендә Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге чорга билгеләнелгән стратегиясенә нигезләнәчәк. Хакимият белән халык элемтәсен, милләтара һәм конфессияара дуслыкны ныгыту-безнең бурыч, - дип әйтеп үтте Анатолий Фомин.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин яңа составны Татарстан Президенты исеменнән һәм шәхсән котлады.

- Актив, битараф булмаган кешеләрнең эшчәнлеге җәмгыятьне үстерүдә зур роль уйный, - дип башлады үзенең чыгышын Фәрит Мөхәммәтшин, - җәмәгать институтлары кирәк алар. Иҗтимагый палата закон проектлары әзерләүдә катнаша, нигезле тәкъдимнәр кертә. Республикада коммерциячел булмаган 5500 оешма бар, бу зур көч, шушы оешмалар белән бергә эшлибез.

Фәрит Мөхәммәтшин халыкара һәм динара дуслыкны сакларга чакырды. Утырышта катнашкан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанга аерым мөрәҗәгать итеп, ул:

- Мөфти белән Феофан гел бергә, аларның мөнәсәбәте башкаларга үрнәк, дуслыкта яшәү мөһим, - диде.

Әлеге сүзләргә Феофан:"Башка юл юк", - дип, залдан аваз салды.

- Татарстан икътисадына тышкы факторлар йогынты ясый. Бу - Сүриядәге, Ливандагы, Украинадагы хәлләр, - дип дәвам итте Фәрит Мөхәммәтшин, - Европа комиссиясендә безне Кырымны аннекцияләүдә гаепләделәр, тыңларга да теләмәделәр. Хәзер Европада да мәсьәләне аңларга омтылу сизелә башлады. Референдумда Кырым халкының 80 проценттан артыгы Россия Федерациясенә кушылуны хуплады. Россия Президенты Владимир Путин 2,5 миллионнан артык булган Кырым халкын яклап чыкты. Кырымдагы канкоеш Донецктан һәм Лугансктан зуррак булачак иде. Кырым татарлары белән элемтәләр әһәмияткә ия.

Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларның хезмәт сөючәнлеген мактап телгә алды.

- Узган ел - Әдәбият елы иде. Кызганыч, социаль челтәрләр китап укудан читләштерә, - дип, фикерләре белән уртаклашты республика парламенты спикеры. - Безгә китапханәләр эшчәнлеген, китап укуны җанландырырга кирәк. Татарстанда күп кенә яңа парклар ачылды. Сулыклар ташландык хәлгә килде, аларны төзекләндерү буенча колачлы эшләр көтә. Елгага терәп өйләр салына, корабында капка төбенә үк килеп туктарга кирәк кайберәүләргә. Кешеләр яр буена су коенырга уза алмый.

Фәрит Мөхәммәтшин республикада 70 мең мигрант яшәгәнлеген, Украинадан 1700 качак күченеп килгәнлеген әйтте.

- Мигрантлар - элеккеге союздаш республикалар кешеләре, күбесе мөселманнар. Экстремистик, радикаль фикердәгеләр дә килә, алар туганнарча яшәүче Татарстанны тынгысызлый. Европа миллионлаган качаклар белән тулды, моңа - ИГИЛ сәбәпче. Россия Президенты Владимир Путинның рейтингы 80 проценттан да югары бүген, Россия Президенты Владимир Путинга Татарстан - теләктәш, - диде ул .

Казанда тормыш һәм белем алу өчен яхшы шартлар тудырылганлыгын атап үтте ул. Казанда, Чаллыда җәмәгать советлары оештыру тәкъдимен күтәреп чыкты.

Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин үзләренең эшчәнлекләрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин куйган юнәлешләрне һәм фикерләрне исәпкә алачакларын ышандырды.

Белешмә:
Анатолий Алексеевич Фомин 1947 елның 2 февралендә Казанда туган. 1971 елда Казан авиация институтын тәмамлап, 1974-1986 елларда Казан электрофизик фәнни-тикшеренү институтының бүлек җитәкчесе урынбасары, 1986-1991 елларда Казан электрофизик фәнни-тикшеренү институтының профком җитәкчесе, 1991-1995 елларда Татарстан Республикасы профсоюзлар советының социаль яклау бүлеге мөдире булып эшләгән. 1995-1999 елларда Татарстанның Профсоюзлар федерациясе секретаре, 1999-2000 елларда әлеге оешма җитәкчесенең урынбасары булган. 2000-2012 елларда ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе, 2013 елдан Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе вазыйфаларында.

Дамир Бәдриев фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading