Театр гардеробтан башлана, диләр... Ә минемчә, замана театры инде парковкадан ук башланып китә. Аннан тамашачы театр ишек төбендә билетерлар белән очраша, менә шуннан соң инде гардеробка юл тота. 27 март – Халыкара театр көне алдыннан, без дә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына сәяхәт кылдык. Ләкин бу юлы геройларыбыз – сәхнәгә чыгучы актерлар түгел, ә театрны алар белән бертигез дәрәҗәдә яратучы, безгә күренми генә аның эчке мохитен тагын да яктырак, матуррак итәргә тырышучылар.
«Җанымны театрга саттым»
Фойеда программалар тәкъдим итүче калфаклы матур гына апа – Рәсимә Сафиуллина (фотода беренче) театр дөньясына 16 яшендә килә. Тамашачыны ул актанышлыларга гына хас бер ягымлылык белән елмаеп каршылый, сөйләшкәндә: «матурым», – дип яратып эндәшә. Рәсимә апаның вазифасы бик җаваплы: ул – тамашачыларга хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе. Театрдагы үзгә бер илаһи мохитне ул тудыра дигән сүз.
– Мин – драматург Юныс Сафиуллинның хатыны. 16 яшемдә Юныс абыйга кияүгә чыктым. Аның белән танышуым да актриса булырга хыяллануым белән бәйле иде, – дип сөйли ул. – Авылыбызга «Кыр казлары артыннан» спектакле белән килгәннәр иде алар. Шулай авыл мәдәният йорты коридорында кызлар белән басып торабыз. Шунда мин: «эх, актриса булсаң иде ул!» – дип әйтеп кенә бетердем, гримеркасыннан Юныс чыкты да: «кем монда актриса булырга хыяллана, үзем өйрәтәм», –димәсенме. Шулай танышып киттек. Мин ул вакытта VIII сыйныфны укырга дип Казанның 2нче татар гимназиясенә киткән идем. Ул минем адресымны алып калды. Шуннан бер ел тирәсе вакыт узды.
Бер көнне интернат кызлары, яныма килеп: «сине бер артист абый эзләп йөри», – дип, мине урамга чакырды. Актерлар, спектакль яздырырга дип, телевидениегә килгән булган икән. Үзе сөйләве буенча, беренче танышуыбыз вакытында мин бик ябык, ямьсез бер кыз булганмын. Бер ел эчендә танымаслык булып үзгәргәнмен. Менә шунда миңа гашыйк булган да инде ул. Шул вакыйгадан соң, мин X сыйныфка укырга бармадым, кияүгә чыктым. Ул вакытта иргә чыгам дип уйламаганмын да инде. Менә шулай Юныс мине үзе белән спектакльләргә алып йөри башлады. Олырак артистлар әле хәзер дә бантик тагып, театрга беренче килгән көннәремне хәтерли. Кияүгә чыгуын чыктым, ә актриса була алмадым. Салават Фәтхетдинов әйтә бит әле: «миңа өйдә җырчы кирәкми, миңа хатын кирәк!» – дип, Юныс та шулай: «миңа актриса кирәкми!» – диде. Ул мине хатын итеп әзерләде. Баштарак балалар бакчасында эшләдем. 90нчы елларда Камал театрына китапханәче булып килдем. Безнең театрда китап укучылар күп. Аеруча да Фәрит (театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев) шәп укый. Инде ул чорда ук барлык газета-журналларга яздыра иде. Аңа карап, актерлар да укый. Режиссерлары алдында ким-хур буласылары килми.
2009 елда мине залга чыгардылар. Баштарак бер ялсыз эшләү читен иде, хәзер бу минем урыным икәненә инандым. Мин халык белән аралашырга яратам. Театрны яратмаган кеше озак эшли алмый монда. Ләкин театрга җаныңны сатасың икән, моннан инде китә алмыйсың. Артистлары да, хезмәткәрләре дә шундый. Юныс: «актриса булмасаң да, театрдан кайтып кергәнең юк», – дип әле дә әйтә. Мин исә: «Үзең гаепле, укытырга иде», – дип елмаеп, тагын театрга китәм, – ди Рәсимә Сафиуллина.
«Артистлар белән эшли-эшли, үзең дә артист булып бетәсең»
Тамашачылар өчен спектакль алдыннан театр фойесында эшләгән ике буфетта тамак ялгап алу мөмкинлеге бар. Ләкин театр эчендә артистларны, кадерле кунакларны гына сыйлаучы тагын бер кафе бар әле. Фәридә Харисова (фотода дүртенче) белән Рамилә Шәвәлиева (фотода өченче) биредә алмаш-тилмәш эшлиләр. Фәридә апа биредә алты ел эшләсә, Рамилә апаның эш стажы ун елга тулган. «Хезмәтеңне яратмасаң, бу кадәр вакыт монда эшләп булмый», – ди алар, бертавыштан. Актерлар белән көн саен күрешеп, аралашып торган аш-су осталары белән дә кызыклы хәлләр булмый калмый.
– Беренче тапкыр буфетта эшләгән көнемне әле дә хәтерлим. Ул вакытта «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектакленең премьерасы иде. Бик күп кунаклар килде. Эмиль Талипов, Алмаз Гәрәевләрнең укуларын тәмамлап, эшкә әле урнашкан гына чоры. Килделәр дә болар, миннән винегрет сорыйлар. Мин бит инде авыл кызы, үзем дә яшь кенә әле. Авылча мул итеп тутырам да тутырам салатны тәлинкәгә. Тегеләр көлә, ләкин бер сүз дә әйтми. Мин ул вакытта салатны 100 грамм гына бирәсе булганын каян белим?! Менә шулай минем белмәгәнлегемнән файдаланып, өчәр порция салатны бушка ашап, тамакларын туйдырды болар, – дип искә ала Рамилә апа. Актерлар шаяртырга яратса да, аны, үзләренчә яратып: «матур апа», – дип йөри әле.
– Артистлар белән эшли-эшли, үзең дә артист булып бетәсең, – дип елмая Фәридә апа. – Күптән түгел театрыбызга Мәскәү кунаклары – Марат Бәшәров, Александр Головин, Рамил Сабитов килде. Соңгысын без, үзара гына, «Будулай» дип йөртәбез, алай истә калдыруы җайлырак. Менә шулар белән рәхәтләнеп, гөрләшеп татарча гына сөйләштек. Марат Бәшәров та телевизордан гына бик кәттә күренә, ә тормышта гади кеше икән, татарчасы да шәп. Ә Рамил Сабитов, гомумән, тумышы белән Чаллыдан булып чыкты.
Буфетта эшләүчеләр Наил абый Дунаевның тәмле, татлы ризыкларга битараф булмавын да сер итеп кенә әйтте әле.
«Театрда китап укымаган кеше юк»
Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтнең кызы Илсөяр Хисмәтова (фотода икенче) Камал театрында китапханәче булып эшли. Аны театрда тәрбияләнеп үскән бала дип һич курыкмый әйтергә була.
– Әти белән әни мине, балалар бакчасыннан алуга, үзләре белән театрга алып баралар иде. Әти бик таләпчән кеше, шуңа да театр буйлап йөгереп йөрергә, кычкырып көләргә рөхсәт итмәде. Әле дә хәтерлим, зур залда «Зәңгәр шәл» спектакле барган вакытта, без, Фәрит абыйның улы Йосыф Бикчәнтәев һәм башка артист балалары белән, кече залда качышлы уйнап йөри идек. Кеше күрмәгәндә генә инде, күрсәләр, бетте баш! Театр миңа хәзер дә бер серле дөнья кебек. Бу монда эшләгән кешеләрнең чын, ихлас булганга шулайдыр. Артистларны гел уйный, диләр, минемчә, бу дөрес түгел. Сәхнәнең, сәхнә артының үзенә күрә бер исе бар. Менә шуны яратам мин. Спектакль алдыннан, инде декорацияләр куелып беткәннән соң, театрда эшләүче берничә иптәш кызым белән сәхнәгә чыгарга яратабыз. Үзеңне актриса буларак хис итәсең монда. Бу әйберне, әлбәттә, бер кеше дә белми. Кечкенә вакытта актриса булу теләге бар иде, ләкин әти башка һөнәр сайларга күндерде. Политология буенча магистратурада белем алам. Сәясәт үзе бер театр кебек бит ул.
Шулай да хезмәт юлым Камал театрыннан башланды. Баштарак китапханәче булгач, китаплар белән генә эшләячәкмен дип уйлаган идем. Тәрҗемә эшләре дә, почтадан хатлар, газета-журналлар алып кайту да минем өстә. Хәзер китапханәбез Татарстан урамы, 8нче йорт адресы буенча күчте. Күченгән вакытта биредәге һәр китапны (ә алар 6000нән артык!) үз кулларым белән матурлап урнаштырып бардым. Пьесалар папкага салынган килеш – бер бүлмәдә, ә китаплар аерым бүлмәдә тора.
Хәзерге вакытта иң күп китап укучылар ул – студентлар. Әле алар Гаяз Исхакый, Шекспир кебек зур язучыларның катлаулы әсәрләренә алына. Премьерага әзерләнгән вакытта да һәр актер әсәрнең күчермәсен сорап ала. Безнең өйдә дә шәхси китапханә бар. Әти китап укырга ярата. «Казан утлары» журналын, «Шәһри Казан», «Татарстан яшьләре»н яратып укый, – ди Илсөяр Хисмәтова.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Комментарийлар