16+

Төркиянең Анталия шәһәрендә Сабан туе узды

13 июль көнне Төркиядәге Анталья татарлары беренче тапкыр Сабан туе бәйрәме уздырды.

Төркиянең Анталия шәһәрендә Сабан туе узды

13 июль көнне Төркиядәге Анталья татарлары беренче тапкыр Сабан туе бәйрәме уздырды.

Төркиянең Истанбул шәһәрендә бу милли бәйрәмне 28 нче тапкыр уздырганнар анысы,Искешәһәрдә дә Сабан туе беренче генә ел узмый. Ә менә Аланья татарлары тәүге кат җыелды. Бәйрәмдә "Шәһри Казан"журналисты да катнашты.

Татарстанның Төркиядәге вәкәләтле вәкиле Айрат Гатауллин әйтүенчә,Төркиядә 50 меңнән артык татар яши. Алар үзара аралашып, милли гореф-гадәтләрне сакларга тырышалар. Гает бәйрәме,Сабан туе кебек чараларны оештыралар. Бу бәйрәмгә төркиялеләр генә түгел,Казан,Мәскәү татарлары,башкортлар да килгәннәр иде. Гөлсинә апа Татарстаннан,Әлки районыннан. Төркиядә яшәүче апасы янына кунакка килгән.Махсус бәйрәм өчен алар татарның милли ризыкларын пешергәннәр.

Төп оештыручыларның берсе Оксана Назарова әйтүенчә,киләчәктә татар-рус-башкорт мәдәни-агарту үзәге ачарга уйлыйлар. Сабан туе Антальяның Коньяалты районы мөфтиенең догасы белән башланып китте,"Туган тел"җыры белән төгәлләнде.Кунаклар рәхәтләнеп җырлады,биеде,пылаудан авыз итте.

 

 

 

 

 

автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ,Искешәһәрдә дә Сабан туе беренче генә ел узмый. Ә менә Аланья татарлары тәүге кат җыелды.??? ӘСКИШӘХИР'ДӘ йыл сайын Сабан Туйы уза! Бу йыл да узды. Хәбәрчегез ишетмәгәнгә хабәрегез булмаган!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Төркиядә 50мең татар булуы кайсы чыганакта бар? Кырым татарлары,нугайлар. 50меңнән артык,ә казан татарлары ай-һай илле меңме икән?

      Мөһим

      loading
      2
      X