16+

Тәртип булмаса, штраф түләрләр

Казанда, тышкы төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәгәне өчен, юридик һәм физик затларга 7500 беркетмә тутырылган, 71 миллион сум штраф салынган.

Тәртип булмаса, штраф түләрләр

Казанда, тышкы төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәгәне өчен, юридик һәм физик затларга 7500 беркетмә тутырылган, 71 миллион сум штраф салынган.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәрнең административ-техник инспекциясе идарәсе җитәкчесе Әлфир Шәмсетдинов сөйләгәнчә, башкалада чисталык саклау - иң җитди бурычларның берсе. Быел рөхсәтсез рәвештә барлыкка китерелгән 177 чүплек табылган. «Бүгенгә 155 чүплек бетерелде, 20 урында икенче мәртәбә җыештырырга туры килде. Яшел зонага чүп түккән юридик һәм физик затларга 284 беркетмә тутырылды, 1 миллион 25 мең сум штраф язылды», - диде Әлфир Шәмсетдинов.
Казанда 129 урында төзелеш эшләре бара. Шуларның 57сендә шапшаклык күзәтелә. «Тандем-Д» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте әледән-әле Дубравная урамына, ә «Импэк» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте Краснококшайск урамына төзелеш чүп-чары чыгара.
«Свей», «Кварт», «ИтильТехноСервис», «Победа», «Фон-Ривьера», «Бриз» һәм «Сувар Девелопмент» фирмалары да үзләренең төзелеш мәйданчыкларында чисталыкны сакламыйлар. Сәүдә оешмаларыннан «Ак Барс Торг» һәм «Тандер» ябык акционерлык җәмгыятенең Казан филиалы чисталыкны саклауга җавапсыз карыйлар. Үз территорияләрен чисталыкта тотмаганнары өчен, 623 учреждение һәм оешма административ җаваплылыкка тартылган, ягъни аларга 16 миллион 35 мең сум штраф түләттерелгән. Мэр Илсур Метшин: «Төзелеш фирмалары, оешмалар һәм учреждениеләр үз территорияләрендәге карны чыгарту буенча 1 атна эчендә коммуналь предприятиеләр белән килешү төзеп бетерсеннәр. Без, шәхси оешмалар территориясенә кереп, хуҗа булып йөрмибез. Ләкин үз территорияләрен тәртиптә тотмыйлар икән, административ чаралар күрелсен. Безгә җыештырылган урамга кар эттереп чыгаручылар кирәкми», - дип кисәтте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading