Шәһри Казан

Циркта Татарстан балалары чыгыш ясаячак

6-17 июль көннәрендә Универсиаданың мәдәни паркында күрсәтеләчәк урам тамашасы өчен Дю Солей циркына 222 бала кирәк. Баш рольләрне башкарыр өчен, 9-12 яшьлек малай һәм кызларны сайлаячаклар.

Реклама

Уеннар үткәрелгән көннәрдә цирк барлыгы 11 чыгыш тәкъдим итәчәк. Бу исә - Универсиада уеннарына билеты булган һәркем көн саен мәдәни паркка эләгә һәм 60 минут дәвам иткән тамашаны карый алачак дигән сүз. Циркның матбугат сәркатибе Екатерина Бюшгенс сүзләренә караганда, тамашада җәйге студентлар Уеннарының уртак тематикасы исәпкә алыначак - ул спорт, яшьлек һәм киләчәк турында булачак. «Циркның башка тамашаларындагы кебек, бу тамашаның да үз тарихы, үз фабуласы булачак», - ди ул.
Шәһәр мэриясе белән берлектә уздырылган Дю Солей циркына кастингка гаризалар кабул итү тәмамланган. Кастингка 500дән артык гариза кергән. Дю Солей циркы тамашасына алу турындагы соңгы карар кастинг вакытында кабул ителәчәк. Анда Татарстан һәм Казаннан 222 баланы сайлап алу планлаштырыла. Тамашага 9-12 яшьлек малай һәм кыз баш рольләрне башкарыр өчен һәм тагын 220 бала масса өчен сайлап алыначак. «Балаларга таләпләр минималь, иң мөһиме - алар инглиз телен аз гына булса да аңларга тиеш», - ди Е.Бюшгенс.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: