16+

Уеннар бетәр, чүп турында уй бетмәс

Мэр Илсур Метшин шәһәр урамнарының ничек җыештырылуын, мәйданчыклардан чүпләрне полигоннарга чыгаруның башкарылышын шәхсән тикшереп чыкты.

Уеннар бетәр, чүп турында уй бетмәс

Мэр Илсур Метшин шәһәр урамнарының ничек җыештырылуын, мәйданчыклардан чүпләрне полигоннарга чыгаруның башкарылышын шәхсән тикшереп чыкты.

Универсиада барган көннәрдә чисталыкны тәэмин итү - мөһим мәсьәләләрнең берсе. «Чиста шәһәр» («Чистый город») компаниясе генераль директоры Эдуард Антонов таныштырганча, башкалада чүп ташучы машиналар паркы 70 процентка яңартылган. «Заманча технологияләр белән җиһазландырылган 50 берәмлек техника кулланышка кертелде. Аларның һәркайсы иске үрнәктәге 3-4 машинаны алыштыра», - диде ул.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Александр Лобов әйткәнчә, 10 мең контейнерның яртысы яңартылган. 3,5 мең контейнер пластик чималдан ясалган. Казан бистәләренә өстәмә рәвештә 200 бункер куелган.
Мэр Илсур Метшин Универсиада корылмаларыннан чүп-чар чыгаруга аерым игътибар бирде. Эдуард Антонов искәрткәнчә, уеннарга әзерлек вакытында спорт корылмаларыннан көн саен 150 кубометр чүп чыгарылган булса, Универсиада барган хәзерге көннәрдә әлеге күләм - 400-450 кубометр. Туристлар күп булу сәбәпле, кунакханәләрдән һәм җәмәгать туклануы предприятиеләреннән чүп чыгару 800-900 кубометрга кадәр җиткән.
Илсур Метшин: «Контейнер яки савыт тулган икән, кеше чүпне юлга ташларга мәҗбүр. Бу ватык тәрәзә теориясе кебек. Кайда бер тәрәзә ватык булса, аның икенчесен дә, өченчесен дә ваталар. Иртән кешеләр чиста урамнарны, мәйданнарны күрә икән, бу кичәгедән калган чисталык түгел. Меңләгән кеше төнлә һәм иртә таңда шәһәрне җыештыра. Казанда чисталык буенча ирешелгән үрне Универсиададан соң да сакларга кирәк», - диде.
Җыештырылмаган урыннар, мәйданчыклар турында «123» телефоны аша бердәм диспетчерлык хезмәтенә хәбәр җиткерегез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading