16+

Укытучы заман белән бер сулышта

Укытучы... Һәр кешенең тормышында бик зур урын алган кешеләрнең берсе ул. Ана кеше беренче адымнар ясарга өйрәтсә, укытучы белем дөньясына юл ача.

Укытучы заман белән бер сулышта

Укытучы... Һәр кешенең тормышында бик зур урын алган кешеләрнең берсе ул. Ана кеше беренче адымнар ясарга өйрәтсә, укытучы белем дөньясына юл ача.

Узган атнада "Татнефть-Арена» боз сараенда тел ачкычлары бүләк итүче шушы мәртәбәле һөнәр ияләрен бәйрәм белән тәбрикләделәр.

Биш меңлек залда бары укытучылар гына җыелган иде. Республикадан тыш, биредә Россиянең 77 төбәгеннән төрле уңышларга, дәрәҗәләргә ишешкән мөгалимнәр дә булды.

Узган ел Россиянең "Ел укытучысы" исеменә Татарстан укытучысы Алла Головенькина лаек булган иде. Бу җиңү быел бәйгенең Россия этабын Казанга алып килде. Конкурста катнашкан укытучылар да, тантаналы чарага килгән иде.

Мөгаллимнәрне һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков тәбрикләде.

- Шушы залда җыелган укытучыларны гына түгел, ә Татарстандагы барлык мөгаллимнәргә дә елның һәр 365 көне матур, күңелле мизгелләрдән генә торуын телим. Җиңел булмаган эшегездә елмаерга сәбәпләр күбрәк булсын. Укучыларыгызның җиңүләре сезне шатландырып торсын. Бөтен көчегезне генә түгел, йөрәгегезне, күңел җылысын биргән укучыларыгыз озак еллар үтсә дә, сезне онытмасын, килеп рәхмәт сүзләре җиткерсен, - диде Илдар Халиков.

Бәйрәмдә Республиканың белем бирү системасына зур өлеш керткән мөгаллимнәрне дә билгеләп уздылар. Татарстан Республикасы Президенты карары белән мәгариф өлкәсенә керткән өлеше, һөнәри эшчәнлектәге югары нәтиҗәләре өчен "Татарстан республикасы алдындагы казанышлары өчен" орденының медаленә Республиканың Мәгариф һәм фән минсистрлыгы гомуми белем бирү идарәсе җитәкчесе Тамара Федовова һәм КФУның Физика институтының теоретик физика кафедрасы профессоры Борис Кочелаев ия булды.

Залда килгән укытучылар арасында төрле өлкәдә, төрле фән укыткан мөгалимнәр бар иде. Мәсәлән, үзен укытучылар укытучысы дип йөрткән Люция Галәветдинова бирегә Түбән Кама шәһәреннән килгән. Ул педагогия көллиятендә 25 елга якын директорның фәнни эшләр буенча урынбасары һәм татар теле укытучысы булып эшли. Укытучылар укытучысының замана мөгаллимәсенә үз карашы бар.

- Бүген укытучы заман белән бер сулышта булырга тиеш. Яшьләр яңалыкка омтыла, алар белән эшләр өчен бөтенебезгә бер фикердә булырга кирәк. Шул вакытта гына аларны нәрсәгә дә булса өйрәтеп була, - ди ул.

Люция Галәветдинова укытучылык һөнәренең бала тормышында зур роль уйнавын да ассызыклады. Ул үзе дә бу юлны беренче укытучысы үрнәгендә сайлаган. Мәктәпкә яшь укытучыларның килергә ашыкмавына да борчыла педагог.

- Мәктәпләр үзләре яшьләрне колач җәеп каршы алырга тиеш. Яшерен-батырып түгел, уку йортын бетереп кенә укытучы булып булмый. Аңа тәҗрибә, эш кирәк. Ә менә яшь кадрларны аңлап, аларны тиешенчә кабул итсәләр, юл күрсәтсәләр, яшьләр дә мәктәптән читләшмәсләр, - ди Люция Галәветдинова.

Бәйрәм чарасында республиканың "Белем бирү сыйфаты өчен" рейтингына да нәтиҗә ясалды. Анда иң яхшы 30 база мәктәбе билгеләнде. Беренче өчлектә Яр Чаллы шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге 78 нче лицее, Казанның Вахитов районының 131нче лицее һәм Бөгелмә районының 2 нче лицее тора.

Фото: http:prav.tatarstan.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading