16+

Ун ел озынлыгындагы чират

Казанда тагын күпфатирлы 2460 йорт капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ.

Ун ел озынлыгындагы чират

Казанда тагын күпфатирлы 2460 йорт капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин чыгышында әйтелгәнчә, башкалада 2008 елдан бирле 1392 йортка капиталь ремонт ясалган. Моңа «Торак-коммуналь хуҗалык реформасына теләктәшлек фонды турында»гы 185 нче федераль закон мөмкинлек тудырган. «Казанда быел күпфатирлы 154 йорт капиталь төзекләндерелә. Бу чараларга төрле чыганаклардан 1,33 миллиард сум акча юнәлтелде. Күпкатлы бер йортны комплекслы төзекләндереп чыгу 8,6 миллион сумга төшә. 1392 йортны төзекләндерүгә 8,4 миллиард сум тотылды», - диде Искәндәр Гыйниятуллин.
Йортларны төзекләндерүдән тыш, быел 32 йортка 107 берәмлек яңа лифт куелачак. «Мөмкинлекле мохит» программасы кысаларында, лифтлар физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне дә игътибарга алып эшләнелгән. Башкалада соңгы 5 елда 1397 лифт яңартылган.
Быелгы пландагы капиталь ремонт эшләре 82 процентка башкарылган. Киров районындагы - 12 һәм Мәскәү районындагы 1 йортта эшләр тәмамланган. «Төзекләндерү эшләре 15 августка тулысынча бетәргә тиеш. График саклана, ләкин башкарылган эшләрне документлаштыру 15 процентка гына үтәлгән», - диде Искәндәр Гыйниятуллин.
185 нче федераль закон таләп иткәнчә, республикаларда күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү фондлары булдырылды. Әлеге фондка акча күчерү мәҗбүри. Мәгълүм булганча, баштарак Казандагы яңа йортлар бу фондтан баш тартырга теләгән иде. Искәндәр Гыйниятуллин әйткәнчә, капиталь ремонт үткәрелүче күпфатирлы йортларның ишегалды юлларын һәм тротуарларын төзекләндерү быелгы план исемлегенә кертелмәгән. Боларны алдагы елларда эшләп бетерү ниятләнелә, ә капиталь ремонт эшләре әле 10 елга җитәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading