16+

Универсиада бүләге – 5 миллион төп чәчәк

Казанда экологик хәлне тагын да яхшырту максаты белән, «Яшел рекорд» программасы гамәлгә ашырыла.

Универсиада бүләге – 5 миллион төп чәчәк

Казанда экологик хәлне тагын да яхшырту максаты белән, «Яшел рекорд» программасы гамәлгә ашырыла.

Шәһәр башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сөйләгәнчә, Казанда узган ел 50 меңгә якын агач һәм 20 мең куак утыртылды. Универсиадага әзерлек кысаларында үткән язда янә 8 меңнән артык зур агач һәм 21 мең куак шәһәрнең яшел армиясен тулыландырды. Күңелгә иң хуш килгәне исә - чәчәкләр. «Горводзеленхоз» тресты хезмәтчәннәре - 4 миллион, ә идарәче компанияләр коллективлары 1 миллион төп чәчәк утыртты. Үсентеләрнең 50 меңе күпьеллык төрендәгеләр.
Универсиада көннәрендә бизәлгән Павлюхин, Татарстан, Сул як Болак, Уң як Болак, Вишневский, Н.Ершов һәм Сәлимҗанов урамнары, Оренбург тракты, Меңьеллык мәйданы, Камал театры һәм Елга порты каршындагы мәйданчыклар бүген дә чын гөлбакча.
«Түтәлләргә автомат су сиптерү челтәре көйләнелде. Җайланмалар булмаган түтәлләргә су машиналардан сиптерелә. 100 машина, иртәнге сәгать 5 тән башлап, ике сменада су сиптерүдә эшли. Чәчәкләрнең 5 проценты гына шиңде, алар урынына яңалары утыртылды», - диде Игорь Куляжев. Шәһәрнең 380 мең квадрат метр территориясенә төргәк газон чирәме түшәлгән, 157 мең квадрат метр җиргә исә орлыклары чәчелгән.
Болакка гомумән капиталь төзекләндерү үткәрелде. Су төбе һәм Казансу елгасы белән ялганыш тоннеле чистартылды. Болак төбеннән генә дә машиналар 1100 рейс ләм чыгарган. Табигать һәйкәленә ике яклап 353 яктырткыч багана утыртылды, фонтаннар яңартылды. Гомумән, башкалада 4 яңа фонтан төзелде, 5се төзекләндерелде.
Агачларның 6 проценты үсеп китә алмаган. «Июнь аендагы корылык нык зыян салды. Җир асты инженерлык челтәренең төгәл урыны ачыкланылмау сәбәпле, кайбер урыннарда агачлар җылылык челтәре өстенә туры килгән. Көзге якта алар күчереп утыртылачак, «Яшел рекорд» программасы дәвам итәчәк», - дип билгеләп үтте Игорь Куляжев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading