16+

Универсиада вакытында җылы суны өзмәячәкләр

Уеннар ел да башкарыла торган эшләргә бераз үзгәреш керткән: ремонт март аенда ук башланган. Ә 1 июньнән «Казан җылылык челтәре компаниясе» ААҖ торбаүткәргечләрдә төзекләндерү эшләрен туктатып торачак.

Универсиада вакытында җылы суны өзмәячәкләр

Уеннар ел да башкарыла торган эшләргә бераз үзгәреш керткән: ремонт март аенда ук башланган. Ә 1 июньнән «Казан җылылык челтәре компаниясе» ААҖ торбаүткәргечләрдә төзекләндерү эшләрен туктатып торачак.

«Торак йортларда җылы су Универсиада узганнан соң, ягъни июль ахырларында туктатылачак. Ремонт кабул ителгән график нигезендә башкарылачак», - дип белдерде «Казан җылылык челтәре компаниясе» ААҖнең башкарма директоры Шамил Хисмәтуллин. Быел «Казан җылылык челтәре компаниясе» 9 километр 55 метр магистраль торбаүткәргеч, 27 километр 301 метр квартал эчендәге җылылык челтәре урынына яңаларын урнаштырырга һәм 4 километр 975 метр яңа челтәр төзергә планлаштыра.
Әлеге мәгълүматлар «Генерирующая компания» ААҖ уздырган матбугат очрашуында хәбәр ителде. Оешма җитәкчеләре еллык эш нәтиҗәләре буенча ММЧ хезмәткәрләре алдында хисап тотты. Генераль директор Раузил Хаҗиев билгеләп үткәнчә, 2012 елда планлаштырылган эшләрнең барысы да башкарылган. Үткән ягу сезонында, вак-төяк җитешсезлекләрне санамаганда, кулланучыларга зыян салырлык зур аварияләр теркәлмәгән. Быел җылылык белән тәэмин итү 25 апрельдә төгәлләнде. «Ягу сезоны җиңел яки авыр булмый. Коллектив һәрвакыт тулы көченә эшли, зур аварияләр булдырмас өчен күп тырышлык куя», - дип, «Казан җылылык челтәре компаниясе» ААҖнең башкарма директоры Шамил Хисмәтуллин оешма хезмәткәрләренең 215 көн армый-талмый эшләвен ассызыклап үтте. Быелгы ягу сезонында уртача температура узган елгы белән чагыштырганда 0,2 градуска югарырак булган һәм -2,4 градусны тәшкил иткән.
Раузил Хаҗиев тагын бер мәсьәләгә аерым тукталып китте. Закон буенча, торак пунктта җылылык белән тәэмин итүче бердәм оешма булырга тиеш. «Генерирующая компания», конкурста җиңеп, Түбән Камада бердәм оешма булу хокукын алуга ирешкән. Менә Казанда хәл башкачарак икән. Ник дигәндә, башкалада «Казэнерго» белән «Казан җылылык челтәре компаниясе» бар. Әлегә аларны берләштереп булмый, чөнки икенчесе акционерлык җәмгыяте булса, беренчесе - муниципаль унитар предприятие. Ике оешманы кушу өчен башта «Казэнерго»ны акционерлаштырырга кирәк. Бу эш башланган һәм сентябрьгә төгәлләнергә тиеш. Кулланучылар бу берләшүдән нәрсә отачак, дигән сорауга җавап итеп, Р.Хаҗиев тарифларның тотрыклылыгы саклануны мисалга китерде. Тарифларны киметү турында сүз дә булырга мөмкин түгел, чөнки газның бәясе артуын дәвам итә. Оешмаларны берләштерү буенча сөйләшүләрне июнь ахырында башлау ниятләнелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading