16+

Владимир ПУТИН: «Универсиада бөтен ил өчен бәйрәм»

«Казан Россиянең спорт башкаласына әйләнеп килә. Монда гаять зур төзелеш эшләре бара, барысы да план буенча дәвам итә - болар яхшы тәэсир калдыра», - диде Россия Президенты Владимир Путин Универсиада авылындагы халыкара мәгълүмат үзәгендә Физик культура һәм спортны үстерү буенча РФ Президенты каршындагы советның күчмә утырышын ачып җибәргәндә.

Владимир ПУТИН: «Универсиада бөтен ил өчен бәйрәм»

«Казан Россиянең спорт башкаласына әйләнеп килә. Монда гаять зур төзелеш эшләре бара, барысы да план буенча дәвам итә - болар яхшы тәэсир калдыра», - диде Россия Президенты Владимир Путин Универсиада авылындагы халыкара мәгълүмат үзәгендә Физик культура һәм спортны үстерү буенча РФ Президенты каршындагы советның күчмә утырышын ачып җибәргәндә.

Владимир Путин Казанда булган эш сәфәре вакытында Татарстан башкаласында XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасына әзерлек эшләренең барышы белән танышты. Шул уңайдан ул Универсиадага төзелә торган берничә спорт объектында - Су спорты төрләре сараенда, «Kазан-Арена» футбол стадионында, Гимнастика үзәгендә һәм Теннис академиясендә булды. В.Путин күргәннәрнең яхшы тәэсир калдыруын һәм үзенең канәгать булуын җиткерде, әмма җиңел суларга әле иртәрәк дип, алда зур эшләр көтүен дә искәртеп китте. «Универсиада уеннары өчен төзелгән 29 объектның инде 27се кулланылышка тапшырылган. Шуның өстенә аларның кайберләре уникаль характеристикага ия һәм киләчәктә алар иң югары дәрәҗәдәге ярышларны да кабул итә алачак», - диде РФ Президенты. Ул барлык стандартларга туры китереп төзелә торган «Kaзан-Арена» футбол стадионын билгеләп үтте, шулай ук Универсиада авылына игътибар юнәлтте. В.Путин: «Универсиада - бөтен ил бәйрәме. Универсиаданы студентлар, башка төбәк вәкилләре мөмкин кадәр күбрәк карый алырлык итәргә кирәк», - дип, әлеге мәсьәлә өстендә эшләргә кушты.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан өчен Универсиада үткәрү мактаулы миссия һәм зур җаваплылык булып тора. Җәйге уеннарны иң югары дәрәҗәдә үткәрү - безнең төп бурычыбыз. Уртак тырышлыгыбыз һәм эшләнгән эшләр нәтиҗәсендә Универсиада-2013 студентлар уеннарының бөтен тарихында иң истә кала торганы булыр, ә Универсиаданың мирасы халыкка әле бик озак хезмәт итәр дип ышанам», - диде үз чыгышында. Барлык әзерлек эшләре дә 15 майга төгәлләнәчәк, дип ышандырды ул. Рөстәм Миңнеханов Универсиадага 228 млрд сум акча юнәлдерелгәнлеген дә билгеләп узды.
Физик культура һәм спортны үстерү буенча РФ Президенты каршындагы советның күчмә утырышында шулай ук РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Козак, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россиянең спорт министры Виталий Мутко, РФ Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading