16+

Ялкауланып ятар чак түгел

Май бәйрәмнәренә ял өстәп хөкүмәт «абзый» яхшы да итте инде. «Язның бер көне ел туйдыра», - дип рәхәтләндек эшләп. Әле ярый күзне йомып алырга төне бар, эшләп үлә яздык. Кыш буе каткан билләр, буыннар ару шыгырдады. Ә барыбер рәхәт, өйгә керәсе килми. Агачлар, чирәмнәр күзгә күренеп яшәрәләр, кошлар сайрый. Язның...

Ялкауланып ятар чак түгел

Май бәйрәмнәренә ял өстәп хөкүмәт «абзый» яхшы да итте инде. «Язның бер көне ел туйдыра», - дип рәхәтләндек эшләп. Әле ярый күзне йомып алырга төне бар, эшләп үлә яздык. Кыш буе каткан билләр, буыннар ару шыгырдады. Ә барыбер рәхәт, өйгә керәсе килми. Агачлар, чирәмнәр күзгә күренеп яшәрәләр, кошлар сайрый. Язның...

Авыл кешеләре мәш килде. Көздән капкаларын чыбык белән урап шәһәргә кыш чыгарга киткән күчмә «кошлар» да кайттылар. Ятим йортларда да ут янгач, күңелле инде. Һәр капка төбе саен 2-3әр машина, авыл өстенә таралган төтеннән тәмле шашлык исе килә. Эшли дә, ял да итә белә шул безнең халык. Шашлыгы булмаса, сосиска булса да кыздырып ашый.
Без дә, әнине газ плитәсе янына бастырып, өч кыз туган җиң сызганып бакчага чыгып киттек. Бәрәңге бакчасының яртысына түтәл ясап, әллә ниләр утыртып бетердек. Икенче икмәк булган бәрәңгенең урыны кысрыклана бара. «Уңган хатын дисеннәр әле», - дип әни, көлә-көлә, тәмләткечләр утырттырды. Ник берсен кабып караса икән үзе: күрше утырткач, утыртырга кирәк инде.
Бәрәңге утырткач, язгы эшләр беткән төсле инде үзе. Тик төне буе уйлап чыга, ахрысы, бу олылар! Иртә белән торуга өйләр юасы, сарык йоннарын аласы, чеби сатып алып, аны урнаштырасы, сарайлар агартасы, чәчәкләр утыртасы, тагын әллә нинди эшләр көтеп тора икән безне. Шуннан яз җәйгә ялгана да, кулга тәпке дигән эш коралы менә. Әле ярый басу эшләре юк, гектары белән суган, чөгендер эшкәртүләр хәзер дә искә төшеп котны ала. Ни уңган кеше булсаң да, эшлисе килми бит әле ул эшләрне.
Эш бияләе киеп эшләсәң дә, хан кызларының кулына әйләнеп беткән кулларга сөял дә чыгарга өлгергән. Әле бит ничә төрле крем сөртәсең! Әни дөрес әйтә инде, черек буын шул без: тиз арыйбыз, тиз туябыз. Әмма без барыбер дә эшләп үсәбез әле, мәктәптә дә, бакчада да эшләтәләр иде безне. Әнә, хәзер яңа закон буенча, балаларны мәктәптә эшләтергә ярамый икән. Харап булырлар иде инде әзрәк эшләп ашасалар. Түтәл-түтәл суган, кишер, чөгендер кышка туклану өчен бер дигән бит югыйсә. Түләүләренә дә экономия. Апам мәктәп бакчасы мөдире. «Гектарлы» бакчада да (укыту өстенә) эшләргә ничек җитешермен?!» - дип борчыла. Хезмәттә чыныгып үсәргә һәрьяклап булышырга кирәктер инде ул. Әти-әниләребез «үзебез-үзебез» дип торганда, ялкаулыкка ияләнүе бик тиз. Шәһәрдә бигрәк тә. Әнә шулай авылга кайтып киткән арада халыкның тырышлыгына, эшчәнлегенә ияреп, үзең дә алар арасында кайнашсаң, «әпитит» тә ачыла, йокы да ястык сорамый башлый икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading