Яшерен-батырын түгел, бик тиз гашыйк булучан мин. Хәер, гыйшык тотып йөрүемне, күп очракта, гүзәл затлар үзләре белмичә дә калды шикелле. Белгән-сизгәннәре белән дә үзара мөнәсәбәт, очрашканда, шул елмаешып үтүдән ары китмәде кебек. Югыйсә бит, кем әйтмешли, бар иде заманнар, мәхәббәттән исереп, башлар әйләнеп йөргән чаклар! Бигрәк тә мәктәп елларын искә...
Яшерен-батырын түгел, бик тиз гашыйк булучан мин. Хәер, гыйшык тотып йөрүемне, күп очракта, гүзәл затлар үзләре белмичә дә калды шикелле. Белгән-сизгәннәре белән дә үзара мөнәсәбәт, очрашканда, шул елмаешып үтүдән ары китмәде кебек. Югыйсә бит, кем әйтмешли, бар иде заманнар, мәхәббәттән исереп, башлар әйләнеп йөргән чаклар! Бигрәк тә мәктәп елларын искә төшереп әйтүем. Минем холык-фигылем, бар табигатем шундый: эчемдәге - тышымда, шуңа күрә, ничек бар - хәлне шулай сөйлим...
Югары сыйныфларда укып матавыкланган чак. Көн дә уналты чакрым юл үтеп, күрше авылның агач мәктәбенә белем алырга барабыз. Үзебезнең кызлар да төшеп калганнардан түгел анысы, тик күрше авылныкылар тагы да сылурак күренә. Шулай уйлый бахырыгыз. Уйлап кына калмый, тиз арада сыйныфтагы бер чибәргә күзе төшә моның. Чибәр дигәнем кыяфәте белән нәкъ чегән кызы инде менә! Зифа-сылу гәүдәсе буйлап шарлавыктай агып төшкән ул җете кара чәчләре дисеңме, янып-көлеп торган шомырт күзләре дисеңме, хәтта кояшны көнләштерерлек елмаюы дисеңме... Әсәрендә шушындый гүзәлне сурәтләгәндә, гадәттә, язучы халкы «кыз кашыкка салып йотарлык иде» дигән сыманрак нәтиҗә чыгарып куя.Чынлап та, шундый матур кыз иде ул. Бер җитешсез ягы бар иде барын... Вакыт-вакыт «өч»леләр алгалый (мин яраткан кыз яхшы укырга тиеш, дигән уй каян килгәндер миңа ул чакта, әйтә алмыйм). Тик ул гына минем көчле мәхәббәт хисләремә киртә була алмый бит инде. Интернатта яшәп укый башлагач, көзге көннәрнең берсендә, җаен туры китереп, барлык кыюлыгымны җыеп, озата киттем мин бу гүзәлкәйне. Капка төпләренә килеп җиттек. Әле бер якка, әле икенче якка карангалап, янәшә кагылган кадактай, бер урында басып торабыз шулай. Кызый дәшми дә дәшми. Минем дә тел бәйләнгән. Моңарчы күп кыз озаткалаганым булды, әмма болай ук коелып төшкәнем, җебеп торганым юк иде. Әле йолдызлы күк йөзенә, әле тирә-юньдәге йортларның тәрәзәләрендә шәйләнгән шәүләләргә күз төшергәләп, сөйләшәлмичә шактый азаплана, изалана торгач, ниһаять, телемне чишеп җибәрдем. Җанкай-җанашның чәчләренә кыюсыз гына кагылып, син бик матур, дидем бугай. Кызый дәшмәде. Шуннан соң, бераз батыраеп китеп, бүген дәрестә гел сиңа гына карап утырдым, дип тә әйтеп куйдым сыман. Сүзләремә бу юлы да аның бернинди реакциясе булмады. Бары, әйдә, сайра, сайра, күп күрдем синдәй сандугачларны дигән төсле, җилкәсен җиңелчә генә сикертеп алды. Шуның белән шул дигәндәй, минем барлы-юклы сүз запасым бетте дә китте. Тагын күк йөзенә карап алгандай иттем, янә тәрәзәләрдәге шәүләләрне күздән кичереп чыктым. Карашым, анда-санда киләп сарып йөри торгач, бермәл, инде байтактан үзенә ымсындырган ике нәни йомры калкулыкка ук шикелле барып кадалды.
Кинәт... әллә нәрсә булды. Мин... йөрәк түремдә кыймыл-кыймыл килеп... сүзләр шытып чыга башлаганын тойдым. Мизгел эчендә чәчәктәй балкыган әлеге сүзләрне, беткән баш беткән дип, ошбу җиһанда инде иң кадерле кешем булып тоелган җансөяремә ирештерергә булдым:
- Мин... сине... яратам!
Өтек-өтек итеп әйткән бу өч сүзне ул ишетмәде, ахры, дип, янә кабатладым:
- Мин сине яратам!
Киноларда, еш кына, шушы сүзләрне әйткән кеше, беренче булып, һич югы, сөйгәненең бит очыннан «пәп» итеп ала торган иде. Хәзер җанкисәккәем күзләремә тутырып карар да: «Мин дә яратам сине!» - дияр... Шулай уйлап, кинодагылар «батырлыгын» кабатларга җыендым. Тик каһарманлык кылырга өлгермичә калдым. Җанкисәгем, битараф кына итеп, нибары бер сүз әйтте - «Фи», - диде... Шушы бер «фи», бөтен хыялымны җимереп, мине күкнең чиксез катыннан шундук җиргә төшерде. Шуның белән шул, шуның белән вәссәлам!..
...Мин бу өч сүзне булачак хатыныма да әйттем. Бу сүзләрне яраткан кешеңә гел әйтеп торырга кирәкми, дип саныйм. Һәрхәлдә, мин шундый фикердәмен. Кабат-кабат әйтеп, ул кадерле сүзләрне очсызландырасым килми минем. Әйтсәң әйт син бер мәртәбә, әмма берәгәйле итеп әйт - ул сүзләр мәхәббәтнең гомер юлын маяк кебек яктыртып торырлык булсын!
...Утыз ике ел бергә яшәгән хатыным Фидания, кайвакыт, җавабымны белгән килеш, әллә чынлап, әллә шаярып: «Син мине яратасыңмы?» - дип сорап куя. «Әйе», - дим. «Мин сине яратам!» дип тутырып әйт инде», - ди. «Үзеңә багышланган, ике яктан да бертөсле укыла торган акрошигыремне исеңә төшер», - дим.
Мөлаем елмаю... Бүген дә хәтерлиМ:
Икәү без. Биибез. Мизгелләр илаһИ!
Наз тоям - бәхетле итәчәк килер көН...
Сәп-сәер бер халәт - җанымда яна хиС.
Илерә музыка. Биибез... Төн биИ...
Нәзакәт хәрәкәт. Карашың - мут, наяН.
Ешая сулышлар, йөрәкләр тибүЕ...
Ят йөзләр, парсызлар бер читтә моңаЯ.
Риясыз күңелемдә уяна пакь уйлаР,
Акылны йөгәнлим - ыргыла ул алгА:
Табышу. Танышу. Кавышу. Йөрәк шаТ.
Ак дөнья. Назлы яз. Бөреләр уянА...
Мөлаем елмаю... Әле дә хәтерлиМ...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар