16+

Ярыктамы гаеп?

«Менә монысы төзелештә була торган чүп-чар, бу тәртипсезлек түгел, гадәти күренеш». «Казан метро төзелеше» муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Марат Рәхимов журналистлар өчен оештырылган экскурсияне әнә шулай итеп, чүпкә дә аңлатма бирүдән башлады. «Аңлашылмаган әйбер күрсәгез, зинһар, сорагыз. Стенадагы ярык, җирдә яткан кабель җитешсезлек дигән сүз түгел әле», - диде...

Ярыктамы гаеп?

«Менә монысы төзелештә була торган чүп-чар, бу тәртипсезлек түгел, гадәти күренеш». «Казан метро төзелеше» муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Марат Рәхимов журналистлар өчен оештырылган экскурсияне әнә шулай итеп, чүпкә дә аңлатма бирүдән башлады. «Аңлашылмаган әйбер күрсәгез, зинһар, сорагыз. Стенадагы ярык, җирдә яткан кабель җитешсезлек дигән сүз түгел әле», - диде...

«Менә монысы төзелештә була торган чүп-чар, бу тәртипсезлек түгел, гадәти күренеш». «Казан метро төзелеше» муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Марат Рәхимов журналистлар өчен оештырылган экскурсияне әнә шулай итеп, чүпкә дә аңлатма бирүдән башлады. «Аңлашылмаган әйбер күрсәгез, зинһар, сорагыз. Стенадагы ярык, җирдә яткан кабель җитешсезлек дигән сүз түгел әле», - диде ул. Болай итеп тасвирлап аңлатуның сәбәбе - кайбер матбугат чараларында чыккан материалларның халык арасында шау-шу куптаруы, моңа бәйле рәвештә Казан метро төзелешенә, аның сыйфатына, куркынычсызлыгына карата туган ышанычсызлык. Февраль аенда Ростехнадзор Казан метро төзелешен тикшергән иде. «Ростехнадзор» тикшерергә, безгә үзенең искәртмәләрен әйтергә тиеш, ә без аны төзәтергә бурычлы, бу гадәти эш процессы», - ди төзүчеләр. Шулай итеп, аңлап җиткерсеннәр, дип, журналистларны янәдән җир астына алып төштеләр.
Өлгерә... өлгерми... өлгерә...
«Яшьлек» станциясе халык телендә Мәскәү базары дип йөртелә. Бу станциянең иң соңгылардан булып төзелә башлаганын исәпкә алсак, эш темпы шактый югары икән дияргә дә җирлек бар. Шулай да күңелне «Өлгертерләрме икән?» дигән шайтан уе кимерә башлады. «Төньяк вокзал», «Авиатөзелеш» станцияләрен күргәннән соң гына, шик-шөбһәләр таралгандай булды. Идәннәргә гранит плитәләр җәелгән, инвалид коляскалары өчен махсус юллар, лифтлар җайланган. Бу ике станциядә дә эшләр ахырга якынлашып килә. «Авиатөзелеш» станциясендә өч керү-чыгу урыны каралган. Вокзалга да, трамвай тукталышына да уңайлы гына чыгарга мөмкин булачак.
«Авиатөзелеш - Яшьлек» линиясенең беренче пассажирлары да без - журналистлар булдык. Бу ике араны метро төзүчеләрнең шәхси транспортына - нәни арбалы махсус вагонга утырып үттек. Үз күзләрем белән күргәнче, станцияләрне тоташтыра торган тоннельләр бик куркынычтыр, дип уйлый идем. Чынлыкта исә куркырлык бернәрсә дә юк икән. Ялт итеп утлар янып тора, тоннельнең стеналары чиста, матур итеп эшләнгән. Тоннельләр инде әзер, дияргә була. Алар кубик-рубик системасы белән корыла. Бу борылышларны да салмак кына узарга мөмкинлек бирә. Кисәк кенә ут сүнсә, җир астында калам дип тә шикләнергә кирәкми, автоном җайланмалар электр энергиясен бирәчәк. Метроны төзегәндә һәртөрле куркынычсызлык чаралары күрелә, пассажирларга борчылыр урын юк, дип ышандыралар төзүчеләр. Бу өч станцияне төзү өчен 14 млрд сум акча тотылган.
Өрәк поездлар
Казан метросының Мәскәүнекеннән өстенлеге - бездә бөтен эшчәнлек автоматлаштырылган, ә Мәскәүдә алар әле 2020 елга гына автоматлаштырылган системага күчәчәкләр. Моны ничек күзалларга кирәк соң, дисәгез, бездә хәтта вагоннар йөртүчесез дә хәрәкәт итә ала. «Өрәк поезд шикелле, - ди Марат Рәхимов. - Күз алдына китерегез, станциягә поезд килеп туктый, ә йөртүчесе юк. Бу халык арасында курку тудырыр иде».
Казанлылар елдан-ел метро белән хәрәкәтләнүне кулайрак күрә. 2005 елда бер көндә 18 000 пассажир йөргән булса, 2012 елда бу сан 74 000гә җиткән. Май аенда кулланылышка тапшырылачак өч станция бу саннарны бермә-бер арттырыр. Ә инде 2018 елга хәтле «Казан-Арена»га да метрога утырып бару мөмкин булыр. Монда инде бәхет кайда яшәүчеләргә елмаер, дисәгез, соңгы фаразлар буенча, поезд Мәскәү базары («Яшьлек станциясе») ягыннан киләчәк.
Ярыкны гаеп итмәгез!
Экскурсиянең ахырында янәдән бетондагы ярыклар турында сүз кузгатылды. Марат Рәхимовның аңлатуынча, бетон 28 көнгә хәтле ныгый. «Ростехнадзор» тикшерү үткәргәндә, ул ныгып җитмәгән булган, инде менә, 14 мартка бер генә колоннаның ныгып бетәсе бар, калганнары исә 100 процентны күрсәтә. Иң мөһиме, станцияләрне кулланылышка тапшырганда, ул бөтен таләпләргә туры килергә, уңайлы һәм куркынычсыз булырга тиеш. Без моны ышандырабыз, диләр төзүчеләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading