16+

Яз килде!

Урамда җылы хәзер, тып-тып тамчылар тама, кошлар чыркылдаша. Ниһаять, күңелгә генә түгел, ә бөтен җиһанга яз килде! Рәхәт урамда...

Яз килде!

Урамда җылы хәзер, тып-тып тамчылар тама, кошлар чыркылдаша. Ниһаять, күңелгә генә түгел, ә бөтен җиһанга яз килде! Рәхәт урамда...

Ә быелгы яз бик көттереп кенә килде шул, кыш белән бик озак тартыштылар. 2013нең марты исә соңгы ярты гасыр эчендә тарихка иң карлы ай буларак кереп калды. Ләкин болар инде барысы да артта. Хәзер язгы кояш астында рә­хәтләнеп иркәләнә алабыз: көннән-көн җылыта бара. Бүген көндез республикада 5-10 градус җылы булачак дип вәгъдә итә синоптиклар. Явым-төшемнәр ихтималы юк түгел анысы - карлы яңгыр булырга мөмкин. Аның каравы, салкын түгел. Шулай да төнге якта әле бераз суыта: 3 апрель көнне төнлә температура 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылытачак. Ә көндезге якта янә җылы: температура +6, +11 градус булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе. Ара-тирә болытлап алса да, көн кояшлы булырга тиеш.
PS. Апрель аена сынамышлар:
Апрель артык җылы булса, май салкын, җилле булыр.
Апрельнең алтысында торна кычкырса, ел яхшы килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading