16+

Яз кышны алып килә

Менә-менә яз, җылы көннәр килә дип кенә торганда, кар-буранлы кыш идарәне янә үз кулына алды. Кичә буран чын-чынлап дулап күрсәтте. Һава шартлары аркасында «Казан» халыкара аэропортына килеп җитәргә тиешле 3 авиарейс та тоткарланырга мәҗбүр булды. Синоптиклар алдагы көннәрдә дә һава торышының начарлануы турында хәбәр итә.

Кышның ахыргы көнендә, ягъни 28 февраль көнне дә көндез кар явуы көтелә, буран һәм тизлеге вакыт-вакыт 17 м/с ка кадәр җитә торган җил булачак, ди синоптиклар. Көндез һава температурасы 5-10 градус салкын булса, көнчыгышта ул 14 градуска кадәр җитәчәк.
Язның беренче көнендә дә һава торышы әллә ни сөендерми: кар явачак, буран, аерым бер районнарда юлларда бозлавык. Температура көндез өч градус салкыннан алып 2 градус җылыга кадәр күтәрелергә тиеш. Юлларда кар көртләре барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә ТР гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading