16+

Үз хокукларыңны беләсеңме, пациент?

Кеше тормышы өчен иң кадерле әйбер – сәламәтлек – табиблар кулында. Шуңа да халык аларның һәр сүзенә ышана, һәр әйткәнен үтәргә тырыша. Кемдер бу шулай булырга тиеш дип әйтер.

Үз хокукларыңны беләсеңме, пациент?

Кеше тормышы өчен иң кадерле әйбер – сәламәтлек – табиблар кулында. Шуңа да халык аларның һәр сүзенә ышана, һәр әйткәнен үтәргә тырыша. Кемдер бу шулай булырга тиеш дип әйтер.

Ләкин табибларның да төрлесе була. Гиппократ антын онытып, авырулары турында түгел, иң беренче үз мәнфәгатьләрен кайгыртучылар бар. Чын табиб белән ялганын ничек аерырга, медицина өлкәсендә үз хокукларыңны ничек якларга? Бу һәм башка сорауларга җавап табарга халык хокукын яклау өлкәсендә практик юрист Рәзил Билданов ярдәм итте.

– Рәзил, бик күп кеше: «Хас­таханәдә ятканда да дарулар сатып алырга туры килә», – дип зарлана. Табиб авыруга дәвалау вакытына бер дару язып бирә. Табиб кушуы буенча ул аны эчә башлый. Аннан соң шәфкать туташлары: «Даруыбыз бетте, әлегә үзегезнекен кулланып торыгыз», – ди. Пациент хас­таханәдә яткан вакытта дару сатып алган акчаларын кайтара аламы?
– Хастаханәләрдә дарулар җитеп бетмәү – көн кадагында торган проблемаларның берсе. Әгәр дә табиб язып биргән дарулар Мәҗбүри медицина иминиятләштерү территориаль программасы исемлегендә бар икән, бу дарулар хас­таханәдә сезгә бушлай бирелергә тиеш. Дару хастаханәдә булмаган очракта, сез аны үзегез сатып алырга тиеш буласыз. Бу вакытта касса һәм товар чекларын саклагыз. Хастаханәдән чыккач, иминиятләштерү оешмагыз аша дару өчен киткән акчаларыгызны кире кайтара аласыз. Нинди дә булса медицина тикшеренүе өчен акча түләргә тиешме-юкмы икәнегезне дә аларга шалтратып белешеп була. Ләкин табиблар сезне берничек тә түләүле дару алырга мәҗбүрили алмый. Әгәр дә табиб сезгә басым ясап нинди дә булса дару алуыгызны таләп итә башлый икән, ул эшли торган хастаханәнең баш табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Пациент шулай ук, медицина иминиятләштерү фонды, иминиятләштерү компанияләренә шалтыратып, үз хокукларын яклый ала.

– Участок терапевты түләүле клиникага, түләүле белгечкә барырга кушкан вакытта нишләргә? Әлбәттә, табибның мондый киңәшен ике яклы карарга була. Ул пациентка булышам, дип, яхшырак белгеч киңәш итә ала. Икенче яктан, үз кесәсен калынайту мөмкинлеге бар. Закон бу ситуациядә нәрсә киңәш итә?
– «Россия Федерациясендә гражданнар сәламәтлеген саклау нигезләре» кануны буенча табиб теге яки бу медицина учреждениесен киңәш кенә итә ала, анда һичшиксез барырга кирәк, дип мәҗбүрили алмый. Әйтик, күп кенә процедураларны (УЗИ, МРТ) бушлай узу өчен озын-озак чиратлар торырга кирәк. Кайвакыт ул чиратлар берничә көнгә, атналарга сузылырга мөмкин. Авыруның вакытын экономия­ләү максатыннан, табиб әлеге процедураларны түләүле узарга киңәш итә ала. Аның өчен акча түләү-түләмәүне пациент, хәл-вакытына карап, үзе хәл итә.

– Табиб пациент белән дорфа сөйләшсә, аны рәнҗетсә, нинди дә булса җәзага тартып буламы?
– Табиблар һәм башка медицина хезмәткәрләре этик һәм мораль нормаларга буйсынырга тиеш. Россия Федерациясенең Административ хокук бозу кодексы нигезендә, пациент белән дорфа сөйләшкән, аны кыерсыткан табиб административ җаваплылыкка тартыла. Моның өчен гражданнарга – 1-3 мең тирәсендә, вазифаи затларга – 10-30 меңлек, юридик затларга 50-100 меңгә кадәр штраф каралган. Димәк, табиб сезнең белән дорфа кыланса, сез турыдан-туры прокуратурага мөрәҗәгать итә аласыз. Шулай ук әлеге хастаханәнең бүлек мөдиренә яки баш табибына да зарыгызны җиткерергә була. Алар әлеге табибка дисциплинар җәза бирергә тиеш.

– Гадәттә, табиблар пациентны җиде-ун көн тота да «урыннар юк», «чират», дип тизрәк чыгару ягын карый. Тулысынча терелеп бетмәгән кешене хастаханәдән чыгара алалармы?
– Кызганычка, мондый хәлләр дә бик күп күзәтелә, хәтта судка барып җиткән очрак­лар бар. Безгә бер хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Баласы каты ютәлли башлагач, ул түләүле балалар хастаханәсенә барган. Табиб аңа «ОРЗ – обструктивный бронхит» дигән диагноз куйган. Бала сигез көн дәвамында хастаханәдә табиблар күзәтүе астында булган. Шуннан соң сабыйны «тулысынча сәламәт, хәтта балалар бакчасына йөри ала», дип, өенә кайтарып җибәргәннәр. Дүрт көннән соң әлеге кызчык үпкә ялкынсынуы белән реанимациягә эләккән. Ата-ана фикеренчә, баланы шундый халәткә табиблар китереп җиткергән. Алар юристлар ярдәмендә судка мөрәҗәгать итте. Суд алар ягына чыкты. Хәзер хастаханә гаиләгә физик һәм эмоциональ яктан китергән зыяны өчен 180 мең сум акча түләргә тиеш. Бу очракта табиб баланың тулысынча терелеп бетүен күзәтергә, инфекция тагын да тирәнгәрәк үтеп кермәгәнме икәнен тикшерергә тиеш иде.

Пациент табибларның дәвалавыннан канәгать түгел икән, иминиятләштерү оешмасы да ярдәмгә килә. Бу алар өчен дә отышлы, чөнки иминиятләштерүче оешма хастаханәгә сезне дәвалау өчен акча бүлеп бирә. Алар акчаларның дөрес кулланылуын контрольдә тотарга тиеш. Бу очракта иминиятләштерү оешмасы үзенең бәйсез тикшерүен үткәрә. Табибларның гаебен таба икән, судта сезне яклап чыга. Ә менә мәҗбүри иминиятләштерү оешмасы системасына беркетелмәгән шәхси клиникаларда үз дөреслегеңне дәлилләү авыррак. Биредә пациент хокукларын иминиятләштерүче оешма яклый алмый инде. Ләкин авыру түләүле клиникада дәваланганнан соң терелә алмыйча дәүләт хастаханәсенә эләгә икән, бу очракта иминиятләштерүче оешмага мөрәҗәгать итә ала. Алар сезнең авыруыгыз буенча ­шәхси клиникадагы барлык документларны тикшерә, сезнең савыга алмавыгызда кем гаепле икәнен ачыкларга ярдәм итә ала. Хастаханәдән соң өйдә дәваланган очракта, дару сатып алган чекларны ташламагыз. Бу сезнең тулысынча терелеп бетмәвегезне күрсәтүче дәлил.

– Хастаханәгә ничек теркәлергә? Нинди сәбәпләр аркасында теркәмәскә мөмкиннәр?
– Закон буенча Россия Федерациясендә яшәүче һәр кеше медицина ярдәме алыр­га хаклы. Хастаханәдә сезне теркәүдән баш тартмасыннар өчен гариза язып, баш табибтан рөхсәт алыгыз. Әгәр дә сезне регистрациягез булмау аркасында хастаханәгә теркәүдән баш тарталар икән, Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Хастаханәдән баш тартуларының сәбәпләре язылган рәсми аңлатма алырга да онытмагыз. 2011 елда чыккан канун нигезендә, хәзер һәр кеше үзе теләгән хастаханәгә һәм үзе теләгән табибка теркәлә ала. Ләкин кеше теркәлгән хастаханәсен елына бер генә алмаштырырга хак­лы. Яшәү урыны алмашынган очракта, елына берничә хастаханәне үзгәртеп тә була. Кайвакыт хастаханә даими «прописка» сорый, ләкин закон буенча кеше вакытлыча «прописка» белән дә хастаханәгә теркәлә ала. Теркәлгән вакытта үзегез белән паспорт, ИНН, снилс, иминиятләштерү полисының күчермәсен, гариза алырга онытмагыз.

– Хәзер больницаларда талон системасы. Ләкин кайбер белгечләргә язылып булмый диярлек. Нинди дә булса медицина хезмәте күрсәтүнең чикләнгән вакыты бармы?
– Сез хастаханәгә мөрәҗәгать иткән вакыттан алып 24 сәгать дәвамында сезне участок табибы – терапевт кабул итәргә тиеш. Кабул итмиләр икән инде, турыдан-туры баш табибка яки аның дәвалау эше буенча урынбасарына мөрәҗәгать итә аласыз. Инде алар проблеманы хәл итә алмый икән, сезгә иминиятләштерү оешмасы ярдәм итә ала. Закон буенча нәкъ менә алар пациент хокукларын яклый. Пациентның хәле авыр булса яки тәүлек дәвамында көтәргә мөмкинлеге булмаса (мәсәлән, эт теш­ләсә, түзеп булмаслык дәрәҗәдә башы авырт­са, аяк-кулын сындырса), беренчел медицина ярдәме күрсәтелү вакыты пациент мөрәҗәгатеннән соң ике сәгатьтән артмаска тиеш. Терапевт операциягә, дәваланырга хастаханәгә ятарга юллама биргән очракта, сезгә медицина ярдәме – бер ай дәвамында, ә онкологик авырулары булганнарга ике атна эчендә күрсәтелә. Тар белгечләрдән (офтальмолог, лор, кардиолог) консультация алу вакыты терапевтка мөрәҗәгать иткәннән соң 14 көннән дә озаккарак сузылмаска тиеш. УЗИ, рентген, флюорография, маммография кебек махсуслашкан инструментлар белән ясала торган тикшеренүләр, лаборатор тикшерүләрне пациент ике атнадан артык көтәргә тиеш түгел. Компьютер томографиясе бер ай дәвамында ясалырга тиеш. Ашыгыч медицина ярдәме 20 минут дәвамында яныгызга килеп җитәргә тиеш. Хокукларыгыз бозыла икән, Сәламәтлек саклау министрлыгына, иминиятләштерү оешмасына, шәһәр һәм район прокуратурасына, судка мөрәҗәгать итә аласыз.

– Кеше нинди очракта өенә участок табибын чакырта ала? Табиб килүдән баш тартса, кая мөрәҗәгать итәргә? Ул өйдә генә «больничный» ача аламы?
– Бик каты авырганда һәм үзегез хастаханәгә бара алмаганда гына табибны өйгә чакыртырга була. Температурагыз күтәрелгәнгә генә өйгә табиб килмәячәк. Диарея, бертуктаусыз косу, түзеп булмаслык эч авыртуы, көзән җыеру, бөтен тән буйлап таралган бетчә, кан басымының кисәк күтәрелүе, төшүе, кисәк булган арка, аяк авыртуы, хроник авыруларның көчәюе генә табиб чакыртуга сәбәп була ала. Күп кенә пациентлар участок табибын чакыртыргамы, әллә «Ашыгыч ярдәм»неме икән дип аптырап кала. Бу вакытта авыруның хәленә карап эш итәргә кирәк. Участок табибын көтәргә мөмкин булмаганда (тән җәрәхәте алу, пешү, кисәк кан басымы күтәрелү һ.б.), «Ашыгыч ярдәм» машинасын чакыртырга кирәк. Бу очракта иң мөһиме кешене дәвалау, диагноз кую түгел, ә аның тормышын саклап калу, беренчел ярдәм күрсәтү булырга тиеш. Участок табибын чакырткан очракта, аның шул ук минутта яныгызга килә алмаганын да исәптә тотыгыз. Әгәр дә табиб тиеш дип таба икән, ул авыруны өйдә генә тикшереп тә «больничный лист» ача ала.
Йөри алмаган, инвалид, өлкән яшьтәге кеше өйгә табиб чакыртса, хастаханә аңа бу хезмәттән баш тарта алмый. Авыру өенә участок табибын гына түгел, тар белгечләрне дә чакырта ала. Ләкин беренче чиратта, һичшиксез, участок табибы килергә тиеш. Инвалид­лар, йөри алмаучы кешеләр, өлкән яшьтәгеләр тар белгечләрне терапевт тикшерүеннән башка да чакырта ала. Табиб өйгә килүдән баш тарткан очракта, хастаханәнең баш табибына гариза язарга яки Росздравнадзорга мөрәҗәгать итәргә була.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    жалобалар бир дэ, Аннары янадан шул врач каршына бар !?

    Мөһим

    loading