16+

Асаф Вәлиев: «Мөнирнең эшләпәсенә каршы бер сүзем дә юк»

Инстаграмда Асаф Вәлиевның берничә аккаунты бар. Берсен үзе алып барса, калганы - фейк, кемдер аның исеменнән утыра, фанатлары белән рәхәтләнеп аралаша. Асаф әфәнденең үзенә бу бөтенләй дә ошамый. Янәсе, ялган аккаунтның аны коллегалары, дуслары белән дошманлаштыруы ихтимал. - Кем эшсез интегәдер инде?! Күрәсең, берәр блогер, минем исем белән язылучылар җыеп,...

Инстаграмда Асаф Вәлиевның берничә аккаунты бар. Берсен үзе алып барса, калганы - фейк, кемдер аның исеменнән утыра, фанатлары белән рәхәтләнеп аралаша. Асаф әфәнденең үзенә бу бөтенләй дә ошамый. Янәсе, ялган аккаунтның аны коллегалары, дуслары белән дошманлаштыруы ихтимал.

- Кем эшсез интегәдер инде?! Күрәсең, берәр блогер, минем исем белән язылучылар җыеп, соңыннан ул аккаунтны башка максат белән кулланмакчыдыр. Ә бит ул фейклар минем лексиконны сакламый, образны үзгәртә. Аннары, ничек инде мин Мөнир Рахмаевны "кызганыч пародия" дип атыйм?! Мөнирнең эшләпәсенә каршы бер сүзем дә юк. Заманында беренче булып киеп чыксам да, хәзер күпләр кия. Моның бернәрсәсе дә юк.

Үзем майдан бирле "Инстаграм"да "утырам", бик ошый. Минем иҗатка якынрак булсыннар, үзем дә яшьләрнең нәрсә эшләгәне белән танышып барыйм дип, теркәлдем. Рәхәт, интернет аша мәгълъмат шундук килеп җитә һәм син һәрвакыт яңалыклар үзәгендә. Заманы шуны таләп итә. Инстаграмнан тыш, Фейсбук белән "В контакте"да да "утырам".

- Җәйләрегез ничек уза?

- Бик күңелле. Һава торышы башка елларныкыннан аерылса да, бар да план буенча бара. Башта Чаллыга туганнарым янына кайттым, аннары - Актанышка, Актаныштан авылга... Туганнарым белән очрашып торам, дус яшибез. Сабантуйларда эшләдем, һәрвакыттагыча, чит төбәкләрдә дә катнаштым. Көздән ныклап иҗат эшенә тотынырга иде, шәһәр-районнар буйлап турне да ясыйсы килә, Алла боерса!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading