16+

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре май аена кадәр эшли

Шәһәр хакимияте соравы буенча, Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә, сәүдә һәр шимбәдә май аена кадәр барачак.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре май аена кадәр эшли

Шәһәр хакимияте соравы буенча, Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә, сәүдә һәр шимбәдә май аена кадәр барачак.

- Ярминкә зур әһәмияткә ия социаль проект, чөнки аларда азык-төлек сәүдә челтәрләрендәгедән 20-30 процентка арзанрак бәяләрдән сатыла,- диде
Татарстан республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Ринат Сөләйманов,- узган елның 17 гыйнварыннан 8 майга һәм 5 сентябрьдән 26 декабрьгә кадәр оештырылган ярминкәләрдә 800 миллион сумнан артык продукция сатылды, - ди ул.

Казанлылар шушы вакыт эчендә 2363 тонна ит, 1226 тонна сөт, 155 тонна атланмай, 1799 тонна шикәр, 2049 тонна он, 12108 тонна бәрәңге һәм яшелчә, 20,2 миллион данә йомырка сатып алган.

Яңа Савин районында 16 гыйнварда Биектау, Арча, Балтач крестьян хуҗалыклары, "Татмелиорация", "Казаньзернопродукт", "Чаллы-бройлер", "Майский" агропредприятиеләре сәүдә оештырды.
- Фермерлык эше башлап җибәрдем әле, утызбиш сыер тотабыз. Товарны акчага әйләндерү өчен ярминкәләр бик әйбәт инде,- ди Биектау районыннан килгән Айнур Нигъмәтҗанов.

Ул көнне 14 градус салкын иде, шунлыктан сөт салынган олы чан (цистерна) борыны бозланган, кәһар. Айнур нык борчылды бу хәлгә. Борчылырсың да шул: халык авыл сөтенә дип, озын чиратка баскан,ә сөт акмаска чамалый. Кышкы ярминкәләрдә сөтне җылырак корылмаларда сату яки чан борынын электр җылыткыч тукыма белән төреп җылыту мөмкинлеге тудырылса, эш гөрләп барыр иде, әлбәттә.



Арча умартачысы Илшат Ибраһимовның да күңеле артык шат түгел.

- Умартачы шөгыленә бала чактан ук кереп киттем. Хәзер безнең 200 умарта бар. Продукцияне үзәкләштерелгән кабул итү гамәлгә куелсын иде. Барлык умартачыларның баш авыртуы бу мәсьәлә, - ди Илшат Ибраһимов.

Казанлыларның күбесе авыл хуҗалыгы ярминкәләренең дәвам итүен белеп бетермәгән, ахырысы. Киләсе шимбәләрдә халык агылыр, фермерларның да күңелләре күтәрелер дип өметләник.



Казанда ярминкәләр уза торган мәйданчык адреслары:

Авиатөзелеш районында - Ленинград урамындагы 27нче йорт , "Бәхетле" кибете янындагы мәйданда;

Вахитов районында - Чехов базары янәшәсендәге Груздев урамындагы 5нче йорт каршында, шулай ук "Иске шәһәр" префектурасындагы Кәрим Тинчурин урамындагы 13нче йорт янында;

Киров районында - "Тимерюлчылар" мәдәният сарае каршында (Ильич урамы,1нче йорт) һәм "Ягодная Слобода" сәүдә үзәге янәшәсендәге мәйданда (Краснокакшайск урамы, 152/2 йорт);

Мәскәү районында - Коләхмәтов урамы белән Восстания урамы кисешкән чатта "Пятерочка+" супермаркеты янәшәсендә;

Яңа Савин районында - "Яңа Савин районы ваклап һәм күмәртәләп сату базары" территориясендә (Адоратский урамы, 21а);

Идел буе районында - "Чулпан" мәдәният үзәге янындагы мәйданда (Җиңү проспекты, 48а);

Совет районында - "Казан" агросәнәгать паркында (Аграр урамы,2), шулай ук Дәрвишләр бистәсендәге "Дерби" базарында (Липатов урамы,7).

Дамир Бәдриев фотолары.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading