16+

Белем көненә чәчәк аласызмы?

Быел 1 сентябрьне укучылар аеруча зур дулкынлану белән көтә. Инде һәркем мәктәп кирәк-яракларын әзерләп куйды. Ә менә укытучыга чәчәк бәйләме алындымы икән? Гомумән, быел мәктәпкә чәчәк алучылар бармы? Бәяләре күпме? 

Казанның Завойский урамындагы чәчәкләр кибетендә эшләүче Гүзәлия белән әнә шул хакта сөйләштек.
- Белем көненә ата-аналар чәчәк бәйләмнәренә махсус заказ бирә. Нигездә 500 сумнан 1000 сумга кадәрге бәйләмнәр сорыйлар. Әлбәттә, аны ата-ананың теләген исәпкә алып ясыйбыз. Әйтик, чәчәк кыз бала исеменнән икән, алсу-кызыл, ә малайлар исеменнән булса, зәңгәрсу төсләргә өстенлек бирәбез, - дип сөйләде безгә Гүзәлия.

Аның әйтүенчә, пандемиягә карап, заказлар кимемәгән. Кайбер кешеләр хәтта 2000 сумга да чәчәк бәйләме ала икән. “Чәчәк бәйләмнәрен күпләп әзерләп куябыз. Алдан заказ бирергә өлгермәүчеләр чәчәкне Белем көнендә генә дә килеп алырга мөмкин”, - ди Гүзәлия.

Эльвира ШАКИРОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading