16+

Чегән тазартты

Кайтып барган чакта баеп, Бүлде чегән юлымны. - Язмышыңны әйтәм! - диде, Ычкындырмый кулымны. - Синдә - сихер. Ул афәттән Азат итә беләм, - ди, - Тазартыла тән сихердән Бары акча белән, - ди. Унлык бирдем. - Сихерең, - ди, - Көчле, моңа кузгалмый. - Тазарт, - дидем, - кыра-кыра!...

Кайтып барган чакта баеп,
Бүлде чегән юлымны.
- Язмышыңны әйтәм! - диде,
Ычкындырмый кулымны.

- Синдә - сихер. Ул афәттән
Азат итә беләм, - ди, -
Тазартыла тән сихердән
Бары акча белән, - ди.

Унлык бирдем.
- Сихерең, - ди, -
Көчле, моңа кузгалмый.
- Тазарт, - дидем, - кыра-кыра!
Йөзлек суздым кызганмый.

- Хәзер кузгалмакчы була,
Җитми ләкин көчләре.
Йөрәк маеңны кимерә
Кара сихер тешләре.

Кергәч йөзлек кесәсенә,
Кабат акча сорады.
Сәламәтлек важный нәрсә -
Меңлек суздым сыразы.

Әфсен-төфсен иткәли дә,
Ишарәли ым гына.
Күчә бара акчаларым
Кесәсенә шым гына.

- Башын чаптым сихернең, тик
Киткән тамыр тирәнгә...
- Чап тамырын! - Биш меңлекне
Жәлләмәдем бирәнгә.

- Бетсен сихер! Долой үзен!
(Чыга алмыйм азарттан).
...Килсәм искә, киткән чегән,
Бары... кесә тазарткан...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading