16+

«Их, әни, үз кулларым белән чынаяк тотып чәй эчә алсам да риза булыр идем»

Моннан берничә ел элек Әтнә районының Күшәр авылына баргач, Рузия Камаева белән очрашып, аның көчле рухлы булуына сокланып кайткан идем.

«Их, әни, үз кулларым белән чынаяк тотып чәй эчә алсам да риза булыр идем»

Моннан берничә ел элек Әтнә районының Күшәр авылына баргач, Рузия Камаева белән очрашып, аның көчле рухлы булуына сокланып кайткан идем.

Шуңа күрә, мондый кеше белән бер күрешү - үзе бер гомер дип, узган атнада «Юность» мәдәният сараенда аңа багышлап уздырган кичәгә ашкынып бардым.

Рузиягә Ходай авыр сынаулар җибәрсә дә, ул беркайчан сынмаган, сыгылмаган. Медицина училищесында белем алып шәфкать туташы булырга хыялланып йөргәндә, унсигез яшьлек кыз юл фаҗигасенә очрап, инвалид булып кала. Машинадагы 37 кешенең берсе генә гомерлеккә саулыгын югалта. Алты сәгать буе операция ясауның да нәтиҗәсе булмый.

Әнисе Гөлзадә апа хастаханәләрдә дә, өйдә дә кызының яныннан китми. «Их, әни, үз кулларым белән чынаяк тотып чәй эчә алсам да риза булыр идем», - дип елый Рузия. Үзенең гомер юлында яхшы кешеләр очравына куана Рузия. Ул чактагы «Искра» колхозы рәисе Фәйзи Галиев кызга Кырымга барырга юллама алып бирә. Рузия шуннан утырырга өйрәнеп кайта. Әнә шул гомердән бирле инвалид арбасында ул. Вакытын беркай­чан бушка үткәрергә яратмый. Кышкы озын кичләрдә кул эшләре белән шөгыльләнә, шигырьләр яза. Җәй көне машинасы белән басу киңлекләрен урап кайтырга ярата. Рузиянең язган шигырьләрен укып, кулдан бәйләнгән әйберләрен күреп сокланмаган кеше бармы икән?! Мәрхәмәтле затлар аның икенче китабын чыгарырга ярдәм иткән.
Әлеге кичәдә дә шактый яңгырады аның шигырьләре. Әнисенә, якыннарына багышлап язылганнарын үзе дә укыды. Кешеләрне дәваларга хыялланган Рузия бүген аларның җаннарын дәвалый.

Сыйныфташлары аның кечке­нәдән шигырьләр укып, конкурсларда җиңүләр яулавын искә алдылар. Кичәдә Алсу белән Азат Фазлыевлар, Руслан Габитов, Фаил Сәфәров кебек җырчылар Рузия Камаева репертуарыннан җырлар башкардылар. Рузияне хөрмәтләп Әтнә районы мәдәният идарәсеннән дә килделәр.

Якташына багышлап шундый матур кичәне «Юность» мәдәният йорты директоры урынбасары Азат Фазылҗанов оештырган.
- Мин Рузия апаның шундый кичәсен оештыру турында күптән хыялланып йөри идем. Аны Казан тамашачысына күрсәтәсем килде. Әмма моңарчы мөмкинлек булмады. Рузия апа тормышны ярата. Без күрмәгән матурлыкны күреп, халык­ка җиткерә, - диде ул.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading