Сессия вакытында студентларның күбесе кинәт кенә Суперменнарга әйләнә дә куя. Семестр буе язылмаган, укылмаган лекцияләр имтихан алдыннан хәтта бер төндә укылып чыга. Ә инде кайбер мут студентлар, лекцияләрне читкә куеп, хорафатларны эшкә җигә.
«Башны катык белән юмыйм»
«Бишле» аласың килсә, зачет-имтихан алдыннан чәч кисәргә ярамый. Имеш, чәч белән бергә, башыңдагы белемең дә төшеп кала. Хорафатчы студентлар сүзенә ышансаң, имтихан алдыннан тырнак кисү дә тыела, ләкин аяктагысымы, кулдагысымы - бу хакта ләм-мим.
Никтер шәхси гигиенага караган хорафатлар шактый. Башны да юмаска кушалар әле. Су белән шампунь - акылның иң зур дошманнары, алар белемне юып төшерә, ди. Әгәр укуда алган бөтен мәгълүмат чәчегездә саклана икән, бу хорафатка ышанырга була торгандыр.
Рания Газыймҗанова:
- Бер тапкыр, онытылып, башымны юдым да имтиханны начар билгегә бирдем. Хәзер инде кайвакыт имтиханга өч көн кала юып куям. Чәчне катык белән дә юганым бар, әмма зачет алдыннан шампунь гына кулланам. Берсендә ул беткән булып чыкты, душ өчен гель гына калды. Ике дә уйламыйча, тоттым да шуның белән юдым. Чәчем дә матурланып китте, имтиханда иң югары балл да миндә булды.
«Тырнакларны, киресенчә, имтихан алдыннан кисәм»
Имтиханга яңа яки күптән киелмәгән киемнән барасы түгел. Аңлатмасы бик гади: укытучы сезне танымыйча, лекцияләргә йөрмәдегез, дип, нахакка гаепләргә дә мөмкин. Иң яхшысы - уңыш китерә торган оек, эчке кием яки эшләпә киеп барырга. Баксаң, Польша кызлары имтиханга кызыл төстәге эчке киемнән бара икән...
Резеда Әлмиева:
- Хорафатларга ышанмыйм. Дөрес, кайвакыт искәрмәләр дә була: менә бу күлмәк уңыш китерә, дип уйлыйсың. Ә чәчләрне, тырнакларны, киресенчә, имтихан алдыннан гына кисәм.
«Кара мәчене төштә еш күрәм»
Бер чыгып киткәч, өйгә кире керергә ярамый. Әмма яшәү белән үлем арасында калсаң: конспектларыңны, үтүкне сүндерергә яки иң коточкычы - зачетканы онытып калдырсаң, өйдәге көзгегә карап, үз-үзеңә тел күрсәтергә кирәк. Имтиханга барганда, каршыңа буш чиләк күтәргән әби очраса, беттең... Имтиханыңны бирә алмаячаксың. Бу хәлне булдырмас өчен, әбинең чиләгенә берәр нәрсә сал. Юлыңны легендар кара мәче кисеп үтсә, бүтән юл белән бар яки башка кешене үткәреп җибәр. Канализация люклары капкачларын да урап үтегез. Аяк астындагы тискәре энергия металл аша организмга үтеп керә, ди.
Студент календареның «кызыл көне»ндә (зачет-имтихан булган көнне башкача атап та булмый) бөтен нәрсәне сул кул белән эшлисе. Йокыдан уң аяктан торсагыз, «бишле» алу мөмкинлеге бермә-бер кими. Сул кул белән генә юынабыз, каһвә эчәбез, урынны җыябыз, ишекне ябабыз... хәтта шпаргалкаларны да тәти булмаган кул белән генә тартып чыгарырга рөхсәт ителә. Бу хорафатның хикмәте йөрәкнең сул якта урнашуына бәйле.
Ләйсән Шәрәпова:
- Минем хорафатларым төшләргә бәйле. Эт күрсәм - яхшы хәбәр, песи күрсәм, начар хәбәр килүен көтәм. Юл аша чыккан кара песи, никтер, төшләремә аеруча еш керә, аның мине әле бер тапкыр да сөендергәне булмады.
«Әтиемнең дусты ботинкасына тоз салган»
Имтихан алдыннан мендәр астына лекцияләрнең конспектын яки берничә дәреслекне куеп йокларга кирәк. Имеш, мондый чакта мәгълүмат баш миенә җиңел генә сеңә. Китапларны кочаклап ятарга киңәш ителми, әмма кызык өчен шулай эшләп карарга була.
Аяк киеменең сул ягына совет чорының бакыр бишлеген салалар. Моның ике төрле аңлатмасы бар: беренчедән, бакыр баш авыртуыннан коткара, икенчедән, биш тиенлек, үкчәдәге нокталарга тәэсир итеп, студентның кирәкле каналларын ачып җибәрә.
Диләфрүз Гарифуллина:
- Хорафатлар турында күп беләм, иң ошамаганы - «ВКонтакте»дагы төрледән-төрле «бәхет хатлары», имеш, аны биш кешегә җибәрсәң, имтиханны «бишле»гә бирәсең. Тузга язмаган нәрсә инде. Әнием университетта укыганда, биш ел буе акча янчыгында ун тиенлек йөрткән. Әле дә өйдә кайдадыр ята. Ә әтинең дусты имтиханга ботинкасына тоз салып йөри торган булган.
«Дусларым сүкте, ә мин очкылык тоттым»
Имтиханны «бишле»гә тапшырган студент янына килеп ябышсаң, аның уңышын кабатлавың бик мөмкин. Әмма бу чын «отличник» булырга, ягъни имтиханны хорафатлар түгел, башындагы белемнәре ярдәмендә тапшырган булырга тиеш.
Студент имтиханда яхшы билге алырга маташканда, туган-тумачалары аны рәхәтләнеп бер сүгеп тә алсын. Шул кешенең фотосы аларның каршында булса, бигрәк тә яхшы. Ләкин тәңкәнең икенче ягы да бар: кешене искә ала башласалар, ул очкылык тота башлый, диләр бит.
Фәрит Ахунов:
- Икенче курста имтихан вакытында сорауларга җавап язганда, мине очкылык интектерә башлады. Укытучы да сизеп алды, «дусларың сине артыгы белән сүгә, ахрысы» дип төрттереп тә куйды. Алда утыручы бер кыз су биргәч, бераздан очкылык тотудан туктадым.
«Зачет»каны онытып калдырдым - «бишле» алдым»
Студентларның күбесе имтихан алдыннан «халява» тота, моның берничә ысулы бар. Зачет кенәгәсенең имтихан куеласы битен ачып, идәнгә салабыз. Себерке алып, үз тирәли биш тапкыр әйләндерәбез дә идәндәге тузан-чүпне кенәгә эченә себерәбез. Шул вакытта: «Халява, ловись!» - дип әйтеп торырга кирәк. Ябабыз да иртәгәсе көнне көтәбез.
Икенче ысул. Төгәл төнге уникедә, форточканы ачып, зачет кенәгәсен болгый-болгый: «Халява, приди!» - дип кычкырабыз. Шуннан соң кенәгәне шапылдатып ябабыз, җеп белән берничә кат урыйбыз һәм, «халява» чыгып качмасын өчен, суыткычка салып куябыз.
Илсинә Батталова:
- Бер тапкыр: «Халява, приди!» - дип кычкырган идем, ярдәме тимәде, «зачетка»ны тотып кычкырырга онытканмын. Кенәгәне өйдә онытылып калса, начар була дигәннәр иде. Ышанмаган җиремнән ышандым: бер егет «зачетка»сын онытып калдыргач, зачетын тапшыра алмады. Тик мин бу хорафатка шах белән мат куйдым инде, чөнки «зачетка»ны оныткан килеш «бишле» алдым!
«Пар алкаларым ярдәм итә»
Кайберәүләр үзләренә бөтиләр (талисман) булдырып, аңа зурдан-зур өметләр баглый. Еш кына имтиханга билетлар буенча әзерләнәләр. Сиңа кайсысы эләгәсен белү өчен, урамдагы берәр әбидән шушы билетлар арасыннан берсен тартып чыгаруын сорагыз. Рәхмәт әйтергә яки күчтәнәч бирергә онытмагыз аңа, юкса хорафатның нәтиҗәсе булмаячак.
Лилия Гәбдерәхимова:
- Үземнең бер сыналган хорафатыма hәрвакыт ышанам. Дүрт ел элек апам миңа пар алка бүләк итте. Аларны кигәндә, көнем күңелле маҗараларга бай була. Имтиханга да аларны киям, эшем уң була.
«Медик студентлар дару эчә»
Медицина белеме алучы студентларның үз хорафатлары да бар икән - алар «отличник» колпагы (калфагы) яки халаты кия. Әмма начар укыган студент халатын һич кенә дә кияргә ярамый.
Ринат Рәүпов:
- Без дә, башка юнәлештә укучы студентлар сыман, тәрәзәдән «халява» да чакырабыз, ботинкага биш сумлык та салабыз. Кемдер, беренче булып җавап бирү өчен, иртәнге алтыдан ук барып баса. Ә мин болай эшлим: билетны сайлап алгач, өч сорауның икесен белсәм, әзерләнмичә генә жавап бирәм, дип әйтәм. Имтихан алучыларның күбесе, шулай дигәч, шакката. Тиз генә сөйлисең дә чыгып китәсең. Медик студентларның баш мие өчен эчә торган дарулары бар, сессия алдыннан һәм имтиханнар вакытында шуларны кулланалар.
Комментарийлар