16+

“Марҗалар белән өстерәлеп йөрмә анда!” (уены-чыны бергә)

Төрлебез төрлечә яши, дуслар, ләкин бертөслерәк.

“Марҗалар белән өстерәлеп йөрмә анда!” (уены-чыны бергә)

Төрлебез төрлечә яши, дуслар, ләкин бертөслерәк.

Иртән эшкә киткәндә хатынның иң беренче сүзе: ашадың-эчтеңме юк: “Марҗалар белән өстерәлеп йөрмә анда!”, - дигәне була. Менә шулай ди. Яле, апа, син дә әйтеп кара әле, ну-ка! Мин синең ирең ди. Әйдә-әйдә, әйтеп кара! Ишетмим, кычкырып әйт! Минем хатын шикелле. “Марҗалар белән өстерәлеп йөрмә анда!” – диген. Ну! Барыбер хатын шикелле җиткереп бетермисең син. Әчерәк итеп әйт! “Марҗалар белән өстерәлеп йөрмә анда!” Ну! Менә-менә якыная. Сиңа өйләнсәм, әйбәтрәк буласы булган икән. Тавышың ягымлырак, йомшаграк синең, ярый, миңа кычкыра  алмыйсың, ди. Ну-ка үз иреңә кычкырып күрсәт әле, шулай күз алдыңа китер, иреңне дим. “Марҗалар белән өстерәлеп йөрмә анда!” – диген.

“Минем үз иремә кычкырганым юк”, - дисеңме? Кеше иренә генә кычкырасыңмени? Ярый, алайса, әнә тегендә бер ир тора, аңа кычкыр әле: “Марҗалар белән өстерәлеп йөрмә анда!” Ну! Молодец! Әнә, тегендә дә кычкыр! Молодец! Җитте дәмени? Нүжәли җитте? Хатын-кыз да кычкырып туяр икән? Алайса янәшәңдәге апа кычкырсын! Әйдә, апа, син кычкыр! Ярый әле ирләрегез бар, кемгә кычкырыр идегез.

Менә шулай матур сүзләргә уралып, иртән эшкә чыгып китәсең, кич кайтып кергәч, сине яңа сүзләр көтеп тора. Нинди сүзләр инде ул? Я, әйтеп карагыз! Әзрәк соңарып та кайтсаң... “Кая йөрдең, хайван?” Вәт молодец, апа!  Беләсең икән. Үзең шулай әйтәсеңме, кешедән ишеткәнең бармы?  Җә, әйтеп карале? Менә мин кайтып керәм, мин синең ирең ди.

 “Кайда йөрдең бу хәтле, хайван!” Алла! Бу хәтле итеп хайванга да кычкырмыйлар бит, апа! Йомшаграк итеп, теш арасыннан гына әйт. “Кайда йөрдең бу хәтле озак, хайван?” “Дуслар белән получка юган идек, сөеклем. “Акчаң кая”, - диген. “Акчаң кая?” Әшәке итеп әйт, хатын шикелле. Менә шулай. Ату калган акчаны биреп булмый. Мә, сөеклем! “Бу акча түгел, кәгазь”, - дисеңме. Син акча итеп кабул ит. Кара әле, күп тотмагансың бит син акчаны”, - диген. Сөен! Бүген бергә йоклыйбызмы? Сөен син, сөен! Син бәхетлеме? “Мин бәхетле диген!”- диген. “Барлык ирләр дә синең кебек әйбәт булса иде”, - диген. Матур итеп яшәгез, дуслар. Иртән ирегезне үбеп озатыгыз, кич кочагыгызны җәеп каршы алыгыз!

Бәхет телим һәммәгезгә! 

Алмаз Хәмзин
Фото: https://ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading