16+

«Наратның никадәр матур агач икәнен бәяләп кенә бетермибез»

Казан ярминкәсендә узган күргәзмәдә Илнур Нәҗиповның үз кулы белән агачтан уеп ясаган шкатулкалары яныннан битараф кына үтеп китүчеләр булдымы икән?

«Наратның никадәр матур агач икәнен бәяләп кенә бетермибез»

Казан ярминкәсендә узган күргәзмәдә Илнур Нәҗиповның үз кулы белән агачтан уеп ясаган шкатулкалары яныннан битараф кына үтеп китүчеләр булдымы икән?

Юктыр. Берсе икенчесенә охшамаган, төрле бизәкләр уелган тартмачыклар тирәсеннән без дә берничә тапкыр әйләнеп килдек.

Агач остасы Илнур Нәҗипов Мамадыш районының Козгынчы авылыннан. Шкатулкалар ясау белән бер генә ел шөгыльләнсә дә, агач эшенә ул 13 яшеннән үк кереп киткән.

- Авыл кешеләре гомер-гомергә һөнәрчеләр булган. Бер ишесе тимерче алачыгыннан кайтып кермәгән, икенчеләре ел әйләнәсендә бура бурап йөргән, өченчеләре итек баскан. Авылда яшәүче кешенең берәр һөнәре булырга тиеш дип саныйм мин. Агач эшенә әтидән өйрәндем. Ул урындык-өстәлләр ясый. Мин дә кечкенәдән аның тирәсендә чуалып үстем. Беренче тапкыр кулга балтаны 13 яшемдә алганмындыр. Бер ел элек шкатулка ясап карау уе туды, шуннан бирле әлеге шөгыльне ташлаганым юк. Монысы туйдыргач, икенче бер әйбер ясый башлармын. Әлегә бу эш миңа бик ошый, - ди ул.

Илнур тартмачыкларны үзебездә үскән нарат, имән агачыннан ясарга ярата.

- Наратның никадәр матур агач икәнен бәяләп кенә бетермибез. Бу нинди агач дип кат-кат сорыйлар. Майлап, лак белән буяп чыксаң, аннан да матур чимал юк, - ди әңгәмәдәшем.
Бер шкатулкасын ул ике яки өч төрле агачтан ясый. Читтән кайтартылган агач, әйтик, карелия каены, Азиянең кара агачын да буйсындыра ул. Аларының бер килограммы ике мең сум тора ди. Агач әйберләрен кипкән чималдан гына ясыйлар, табигый юл белән аны киптерергә ике еллап вакыт кирәк икән. Имән озаграк, нарат исә тиз кибә, ди. Әмма оста аларны бер көн эчендә киптерә торган технология куллана.

- Бер шкатулка ясар өчен ничә көн кирәк? - дип сорыйм мин аңардан.
- Ун-ундүрт көн китә. Мин шкатулкаларны кабатлап эшләргә яратмыйм, Иң күбе икешәр ясыйм. Бер ел эчендә йөзләп шкатулка ясаганмындыр, - ди оста.
Аның сүзләренчә, яраткан эш авыр була алмый. Шуның өстенә Аллаһы Тәгалә биргән сәләтең дә булса, эш «җырлап» кына бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading