16+

"Шәһри Казан" журналисты Яңа елда акча эшләү ысулларын өйрәнде

Яңа ел ул - акча туздыру бәйрәме, дип уйлаучылар ялгыша. Бик теләгәндә, бәйрәм чорында акча да эшләп калып була. Ничек итепме? Бу язма шул хакта.

"Шәһри Казан" журналисты Яңа елда акча эшләү ысулларын өйрәнде

Яңа ел ул - акча туздыру бәйрәме, дип уйлаучылар ялгыша. Бик теләгәндә, бәйрәм чорында акча да эшләп калып була. Ничек итепме? Бу язма шул хакта.

Кыш бабай
Иң сыналган акча эшләү ысулы - Кыш бабай һәм Кар кызы булу. Социаль челтәрдә үз игъланыңны бирергә дә, әлеге юнәлештә эшли торган агентлыклар белән хезмәттәшлек итәргә дә була. Бәйрәм алдыннан аларның заказлары күп, артык Кыш бабайлары булып тору комачауламый. 1996 елдан бирле Кыш бабай ролен башкаручы Артем Забалуев та үз агентлыгын булдырган. Заказлар күп, биш кешем бар, кайсын кая җибәрергә дә белгән юк, ди. Бәяләренә килгәндә, Кыш бабай белән Кыр кызын өеңә чакыру, көненә карап, 1500 сумнан алып 2000 сумга кадәр төшә (ярты сәгатьлек программа). Балалар бакчаларына барып котлаган өчен, шул ук ярты сәгать өчен, уртача алганда, 3000 сум сорыйлар. Сез сумманы азрак төшереп куйсагыз, безнең халык арзанлы әйбер ярата ул, чакырмый калмаслар.

Прокатка карнавал киемнәре
Бәйрәмгә кияр өчен балага алган костюмнардан да акча эшләүчеләр бар. Татьяна Дубинина да шулай итә. Костюмнарны прокатка 150-1500 сумга биреп тора.
- Баланың аю, төлке, елан костюмнары бар, аларны ул бары бер тапкыр гына киде. Шуларны ел саен прокатка биреп торам. Арзан бәягә сатып та алгаладым. Яңа ел алдыннан шулар белән акча эшләп калам, - ди ул.
Бер тапкыр кияр өчен балалар бакчасында «утренник»ка костюм алырга туры килә дип сукранган әниләрне күп ишеткән бар, шкаф киштәләрендә яткан костюмнарыгызны прокатка биреп торсагыз, акча да эшләрсез, башкаларга да ярдәмегез тияр.

Открытка ясау
Соңгы вакытта кулдан ясалган эшләнмәләр модада. Танышым Лилия Моратова открыткалар, альбомнар, блокнотлар, паспорт тышлыклары ясый. Яңа ел открыткаларын 100 сумнан башлап 300 сумга кадәр сата.
- Интернетта открытка ясарга өйрәтә торган мастер-класслар күп. Азрак тырышсаң, һәр кеше эшләп чыгарлык. Кирәкле материалларны Казан кибетләреннән табып була, - ди ул.

Сувенир эшләү
Ел символын футболкага, чашкага төшерергә, магнитлар да эшләргә мөмкин. Кулдан ясалган чыршылар, чыршы уенчыклары да яхшы сатыла. Кул эшләре осталары бергә җыелып, халык күп булган урыннарда ярминкә дә оештыра ала.

Каз пешереп сату
Яңа ел алдыннан чит илләрдә имбирдан прәннекләр пешереп саталар. Соңгы вакытта андыйлар бездә дә барлыкка килде. Регина Балашова прәннекләрне үзе пешерә, аларны төрле төстәге кремнар белән бизәп, махсус кечкенә тартмаларга тутырып сата. Алты прәннек салынган тартмачык 1 000 сум тора. Прәннек урынына торт та пешерергә мөмкин. Район җирләрендә Яңа елга дип казны махсус пешереп сатучылар турында да ишеткән бар. Узган елны казлар 2 500 сум торган.

Яңа ел бүләге
Төрле кәнфитләр алып, картон тартмаларга тутырып сатучылар да бар. Бу өлкәдә сезнең төп көндәшләрегез- кибетләр, әлбәттә, әмма фантазиягезне эшкә җигеп, халыкны берәр кызыклы «мөгез» чыгарып җәлеп итә алсагыз, акча эшләми калмассыз. Зур пред­приятиеләрнең, гадәттә, хезмәткәрләренә бүләк сайлап йөрергә вакытлары калмый, аларга барып тәкъдим итеп карагыз.

Арендага йорт яки дача биреп тору
Бушлай игъланнар сайтында Яңа елга дача, коттеджларын арендага бирүчеләрнең саны арта бара. Уртача алганда, дачаны көненә 2 000 сумга, коттеджларны 5 000 сумга бирәләр. Дачасы булган кешегә бу яхшы идея.

Фотограф
Кулыңда яхшы фотоаппарат булып, оста итеп фотога да төшерә белсәң, менә дигән акча эшләү ысулы. Казан буенча фотосессия ясау - якынча 2 000 сум.

Такси хезмәте
Яңа ел көнендә такси хезмәтен күрсәтергә мөмкин. Таксист булып эшләгән Альберт сүзләренчә, бер сменага 7 000 сум акча эшләп була ди.
Тамада
Тамадалар күп, әлбәттә, әмма Яңа ел корпоративлары вакытында аларның эшләре бик тыгыз була. Бәлки әле сезгә дә берәр заказ булып куяр.

Тегүче
Тегә белсәң, Яңа елга карнавал костюмнары яки бәйрәм атрибутлары тегеп тә акча эшләп була.

Официант, бармен
Яңа ел корпоративларына ресторан-кафеларга, гадәттә, официантлар, барменнар кирәк була. Ә табак-савыт юуга ничек карыйсыз?

Кыш бабай булып фотога төшү
Кыш бабай костюмын киеп, үзәк урамга чыгасың да акчага фотога тө­шәсең.

Кар кешесе
«Матбугат» порталында Актаныш районыннан берәү әнә кар сыннары, балалар өчен боз шәһәрчекләре, таулар ясыйм дигән. Соңгы елларда әлеге шөгыль аеруча популярлашып китте, махсус бәйгеләр дә оештыра башладылар хәтта. Тәвәккәлләп карыйсызмы соң әллә?! Яңа елыгыз кызыклы һәм керемле булсын!

Чыршы сату
Чыршыны сатып кына түгел, өйгә китереп бирү хезмәтен дә күрсәтү.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading