16+

«ТНВ»да «Манзара» тапшыруын алып баручы Ландыш Хөсәенова: «Тормышта барысы да кешенең үзеннән тора»

- Хәзерге вакытта тумышы белән австралияле Ник Вуйчичның «Любовь без границ» китабын йотлыгып укыйм.

«ТНВ»да «Манзара» тапшыруын алып баручы Ландыш Хөсәенова: «Тормышта барысы да кешенең үзеннән тора»

- Хәзерге вакытта тумышы белән австралияле Ник Вуйчичның «Любовь без границ» китабын йотлыгып укыйм.

Аяксыз-кулсыз дөньяга килгән бу шәхеснең ихтыяр көченә таң калырлык. Ул скейтбордта йөрергә, йөзәргә, компьютерда язарга өйрәнә. Гадәти мәктәптә укый, яшьтәшләреннән мыскыллау сүзләре дә ишетергә туры килә, әлбәттә. Тамчыдан күл булып җыелган йөрәк әрнүләре ун яшендә аны үз-үзенә кул салырга этәрә. Әмма соңгы чиктә әти-­әнисенең олы мәхәббәтен, аларга бу адымы белән нинди зур кайгы китерәчәген уйлап, Ник бу адымга бармый. Чиксез яратулары өчен, ул әти-әнисенә бүген дә рәхмәтле. «Иң мөһиме - алар мине мөмкинлеге чикләнгән бала буларак түгел, мөстәкыйль кеше итеп күрделәр, тормышта-җәмгыятьтә үз урынымны табарга нәкъ менә шул ярдәм итте», - ди ул. Бүгенге көндә Ник Вуйчич дөньякүләм танылган оратор, кешеләрне тормышны яратырга, беркайчан төшенкелеккә бирелмәскә чакыра. Канаэ Мияхаре атлы кызга өйләнә, ике уллары бар.

Бу китапны укыганнан соң, тагын бер кат тормышта барысы да кешенең үзеннән тора дигән фикергә киләсең. Адәм баласы үзендә көч тапса гына язмыш сынауларын да, тормыш сикәлтәләрен дә җиңеп чыга. Әлбәттә, моның өчен якыннарының ярдәме, ышанычлы терәк булуы да шарт.

Гомумән алганда, гыйбрәтле китаплар укырга яратам. Электрон вариантка караганда, чын китапны кулга тотып уку күпкә «тәмлерәк». Кызыбыз Таңсылуда да кечкенәдән үк китапка мәхәббәт тәрбиялибез, инде 1 нче сыйныфта укыса да, әтисе матур әкиятләр укымаса, йокыга китә алмый, үзе дә укый. Балалар өчен басылган китаплардан өебездә кечкенә генә китапханә дә тулыланып килә, - ди Ландыш.

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading