16+

Тарихи утырыш: Рөстәм Миңнеханов премьер кәнәфиенә хуҗа тапты

Тарихи утырыш: Рөстәм Миңнеханов премьер кәнәфиенә хуҗа тапты

Дәүләт Советының бүгенге утырышында берничә тарихи вакыйга булды. Депутатлар Татарстанның яңа премьер-министрын расладылар һәм моңарчы бистә булган Кукмараны шәһәр иттеләр.

Шәймиев ни диде?

Илдар Халиков үз теләге белән республиканың хөкүмәт рәисе кәнәфиен калдыргач, "яңа премьер кем булыр?" дигән сәяси интрига ике атна дәвам итте. Дәүләт Советына Алексей Песошин кандидатурасын республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте.

Исегезгә төшерәбез, Песошин 2014 елда республика премьер-министры урынбасары булып эшли башлады, торак-коммуналь хуҗалык, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәләре өчен җаваплы иде. Хәзер аның җаваплылык кыры бермә-бер киңәячәк.

- Бүгенге хөкүмәт - нәтиҗәле эшләүче административ команда. Дәүләт хакимиятенең барлык структуралары үзара аңлашып эшли, федераль органнар белән дә тыгыз бәйләнештә без. Республиканың сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, әйдәп баручы финанс һәм бизнес вәкилләре белән багланышларыбыз көчле. 2030 елга кадәр исәпләнгән стратегияне хәл итүдә дә җитди бурычлар тора. Алексей Песошин зур хезмәт юлы үтте: бизнес структураларында эшләде, Казанның башкарма комитет рәисе булды, - дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.

Премьер-министр булып расланганчы, Песошин парламет трибунасы янына чыгып, тормышның кайсы өлкәләренә игътибарны юнәлтергә кирәклеге турында сөйләде.

- Татарстан Президенты билгеләгән бурычларны хәл итүдә хөкүмәт, депутатлар корпусы һәм муниципаль берәмлекләр белән бер команда булып эшләү өчен бөтен көчемне куярга әзермен, дип ышандыра алам, - диде ул.Әйткән сүз - аткан ук, дигәндәй, Алексей Песошинның сүзе белән гамәле тәңгәл килер, дип без дә ышанып калабыз.

Шушындый тарихи вакыйга барышында Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә сүз алды.
- Дәүләт хакимиятие органнарының эш функцияләре мәсьәләсендә безгә хөкүмәт вәкилләренең абруен күтәрергә кирәк. Бу бик мөһим, чөнки эшлисе эшләр чиксез күп, һәркем "үз чемоданын күтәреп барырга" тиеш, - дип үз тәкъдимен җиткерде ул.

Сессияне Кукмара халкы аеруча зур кызыксыну белән күзәтеп утыргандыр. Чөнки нәкъ менә кичә алар 17,5 мең кешелек бистә халкыннан шәһәр кешеләренә әйләнде. Хәтерләсәгез, үткән елның 20 ноябрендә узган референдумда Кукмара халкының 67 проценты катнашып, тавыш бирүчеләрнең 80 проценты уңай тавыш бирде. Депутатлар фикеренчә, Кукмараның шәһәр статусын алуы андагы сәнәгать паркларына инвесторларны җәлеп итү мөмкинлеге бирәчәк.

Республикада телефон элемтәсе ник начарлана?

Билгеле булганча, Дәүсоветтагылар Татарстанның азык-төлек куркынычсызлыгы турында закон проектын әзерли. Ул беренче укылышта кабул ителеп, икенче укылышка да әзер булып керергә тиеш иде. Әмма парламентның экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, депутатлардан икенче укылышка төзәтмә кертү вакытын 17 майга кадәр озайтырга рөхсәт бирүләрен сорады. Парламентарийлар рөхсәт бирде.
Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, бу бик әһәмиятле документ, аны күп төрле иләкләр аша үткәрергә кирәк.

- Җирле товар җитештерүчеләргә ярдәм күрсәтү, авылда яшәүче халыкның эш активлыгын арттыру белән беррәттән шушы документ ярдәмендә аларга авыл хуҗалыгы продукциясен җыю һәм сату мөмкинлеген дә булдырырга кирәк, - диде ул.
Татарстан Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенчавәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, депутатлар алдына чыгып, 2016 елда ниләр эшләгәннәрен сөйләде. Былтырреспублика Президенты каршындагы эшкуарлык советы эшли башлады. Биредә эшкуарлар һәм дәүләт органнары уртак тел табып, катлаулы мәсьәләләрне җиңел генә чишү юлларын эзлиләр.

- Тәҗрибә күрсәткәнчә, мондый форматның әһәмияте зур. Безнең белән республиканың 20 меңгә якын эшкуары элемтәдә тора, - диде Тимур Нагуманов.
Хөкүмәте сәгатендә депутатлар алдында электрон хезмәт күрсәтү буенча мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, ике ел элек эшли башлаган "Халык инспекторы" системасы популярлык казана бара. Хәтерләсәгез, телефонга йөкләнә торган әлеге программа юллардагы тәртип бозуларны киметү максаты белән эшләнгән иде. 2017 елның беренче өч аенда 10 мең гариза килеп ирешкән, барлыгы 9 миллион сум күләмендә штрафлар түләнгән.

Депутатлар Роман Шәйхетдиновны сорау бирмичә җибәрмәде. Альберт Хәбибуллин әйтүенчә, республиканың кайбер җирләрендә телефон элемтәсе бик начар тота. Бу бигрәк тә Чаллы, Әгерҗе якларына барганда сизелә, диде ул. Депутат бу мәсьәләнең кайчанрак хәл ителүе белән кызыксынды. Министр мондый проблема барлыгын таныды.

- Соңгы арада шундый хәл күзәтелә: элемтә операторлары үзләренең радиоантенналарын әз кеше яши торган урыннан шәһәр җиренә, ягъни күп кешелек территорияләргә күчерә. Шуның аркасында шәһәрләр арасындагы маршрутларда элемтә бик начарланды. Узган елның ноябрендә махсус транспорт белән республикадагы бөтен юлларны йөреп чыгып, элемтә сыйфатын тикшердек. Нәтиҗәләр белән Россия элемтә һәм гаммәви коммуникация сайтында танышырга була, - диде Роман Шәйхетдинов. Аның әйтүенчә, телефон элемтәсе начар булганда очракта, шикаятьләрне "Халык контроле" порталына юлларга кирәк.

Төрле елларда Татарстанның премьер-министрлары

Мөхәммәт Сабиров - 1990 елның 30 августыннан 1995 елның 16 гыйнварына кадәр
Фәрит Мөхәммәтшин - 1995 елның 16 гыйнварыннан 1998 елның 28 маена кадәр
Рөстәм Миңнеханов - 1998 елның 10 июленнән 2010 елның 25 мартына кадәр
Илдар Халиков - 2010 елның 22 апреленнән 2017 елның 3 апреленә кадәр

ФОТОРЕПОРТАЖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading