Имтиханнар тәмам, әмма кемнәрдер сынаулар әле башлана гына. Бүген югары уку йортларына кабул итү кампаниясе старт алды. Быел КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына 465 бюджет урыны каралган. Узган ел белән чагыштырганда бу сан, күп булмаса да, 5 урынга арткан. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 35 укыту программасына гаризалар кабул ителә.