Төп яңалык
-
1 июнь 2023 - 14:48Рөстәм Миңнеханов Казанның Дәрвишләр бистәсендәге яңа балалар поликлиникасын карадыБүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Дәрвишләр бистәсендәге 6 нчы балалар шәһәр поликлиникасы филиалының яңа бинасында булды. Объект торак массив эчендә төзелгән, уңайлы керү юллары һәм парковкасы бар. Пациентларның җайлылыгы өчен шартлар тудырылган: уен холлары, иркен холллар, ана һәм бала бүлмәсе, буфеты булган көтеп тору зоналары. Гражданнарның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен шартлар үтәлгән.
-
1 июнь 2023 - 12:32Фәрит Мөхәммәтшин: "Әле беркайчан да федераль үзәкнең төбәкләрнең икътисадына һәм сәнәгатенә мондый күләмдә ярдәм иткәне булмады"Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Пермь шәһәрендә узган Идел буе федераль округы субъектларының дәүләт хакимияте Закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе утырышында катнашты. Парламентарийлар берничә актуаль мәсьәләне, шул исәптән региональ сәнәгатькә яңа технологияләр кертүнең төп аспектларын, шулай ук авыл территорияләрен комплекслы үстерүгә ярдәм итү чараларын тикшерделәр.
-
31 май 2023 - 15:22"Хакимият органнары өчен иң мөһим бурычларның берсе - хокук сакчыларын яхшы хезмәт шартлары белән тәэмин итү"Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләренең федераль хезмәте бүлекчәләрен урнаштыру өчен яңа бина ачуда катнашты. Чарада катнашу өчен Казанга Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләренең федераль хезмәте директоры – Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләре баш командующие армия генералы Виктор Золотов килде.
-
30 май 2023 - 16:53Рөстәм Миңнеханов Зиннәтулла Билалетдиновка: "Ташлама безне, ташлама"«Ак Барс»ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда Континенталь хоккей лигасының (КХЛ) узган сезоныннан хисләре белән уртаклашты. Очрашу КХЛның 2023/2023 елгы сезоны нәтиҗәләренә багышланды.
-
29 май 2023 - 15:07Казанда бөкеләр бетәчәкРоссия төбәкләреннән килгән кешеләр һәм федераль җитәкчеләр Казандагы юлларның яхшы булуын әйтә. Без исә, булганы белән бик үк канәгатьләнмичә, тагын да әйбәтрәккә омтылабыз. Казандагы быелгы юл төзү-төзекләндерү эшләренә 24 миллиард сум билгеләнгән, шуның 1 миллиард сумы “Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты хисабыннан.
-
28 май 2023 - 05:52Рөстәм Миңнеханов Каравон халык бәйрәме белән котлыйТатарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Каравон рус халык бәйрәмен уздыру уңаеннан Татарстан халкына мөрәҗәгать итте. Миңнеханов фикеренчә, мондый бәйрәмнәр Татарстанның алгарышына бәрәкәтле этәргеч бирә.
-
27 май 2023 - 16:33Әстерханда Сабан туе: "Бу Россиядә беренче Сабан туе"Сабантуйлар сезоны Әстерхан өлкәсе Җәмәле авылында Бөтенроссия авыл Сабантуеннан башланды. Чарада Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов, Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин, Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин кунак булды
-
26 май 2023 - 10:09Илсур Метшин Мэрларның Азия форумы Башкарма советы утырышында катнашты25 май көнне Казан Ратушасында Мэрларның Азия форумы Башкарма советының IX утырышы узды. Анда алты ил вәкилләре катнашты: Төркия, Иран, Казахстан, Азәрбайҗан, Кыргызстан һәм Абхазия. Онлайн рәвештә Гыйрак, Кытай һәм Франция әгъзалары катнашты. Чара дүрт телгә тәрҗемә белән барды: рус, инглиз, төрек һәм фарсы телләренә. Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Казан Мэры Илсур Метшин мөрәҗәгать итте.
-
24 май 2023 - 14:27Авыл халкының кәефе төшенкеСөт бәяләре белән бәйле вазгыять көзгә таба яхшы якка үзгәрергә тиеш. Һәрхәлдә, Россиянең иң эре сөт эшкәртүче заводлары шулай дип фаразлый. Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында депутатлар шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләште.
-
23 май 2023 - 16:06Шәймиев Путинга: Сез халкыбызны берләштерә алдыгызБүген Россия катлаулы вазгыять кичерә, шуңа да карамастан Россия Президенты Владимир Путин илнең күпмилләтле һәм күпконфессияле халкын берләштерә алды. Бу хакта Кремльдә бүләкләү тантанасында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев әйтте.
-
23 май 2023 - 14:57Каникул әле башланмады: балалар инде кулдан ычкындыРеспубликаның мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина әйткәнчә, 100 мең бала мәктәп яны лагерьларына җәлеп ителәчәк. Аларда да төрле тематик чаралар планлаштырылган. “Роспотребнадзор”ның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина балалар лагерьларга барырга 7 көн алдан кызамыктан (корь) прививка ясатырга кирәк булачагын искәртте. Медицина белешмәсез лагерьга кереп булмаячак.
-
20 май 2023 - 22:44“Балаларыбызга нәрсә калдырабыз? Истәлек дип, чапан-чалмаларны калдырабызмы?”«Милли тормыш һәм дин» XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышына җыелган имамнар тел, тәрбия һәм дин мәсьәләләренә кагылышлы фикерләре белән уртаклашты.
-
20 май 2023 - 13:27Рөстәм Миңнеханов татар имамнарына: “Сез иң ышанычлы таянычыбыз”Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә узган «Милли тормыш һәм дин» XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы кунакларына шулай дип белдерде. Форумдагы чыгышларның телебезне саклау, балаларны тәрбияләү мәсьәләләренә багышлануын билгеләп, бу эштә дин әһелләренә таянуларын да искәртте.
-
19 май 2023 - 12:47«Гүзәл затларыбыз форумны 10 мәртәбәгә матурлатты”Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Россия- Ислам дөньясы: KazanForum 2023” халыкара форум кысаларында эшләгән “Хатын-кыз карашы” фикер алышу мәйданчыгына тукталыш ясады.
-
19 май 2023 - 05:55Фәрит Мөхәммәтшин: "Сезнең хезмәтегез җәмгыятькә бик тә кирәк"Бүген Татарстан Матбугаты көне. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика журналистларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. "Татарстан медиабергәлеге һәрвакыт мәгълүматны объектив бирүе белән аерылып торды", диелә котлау юлламасында.