Шәһри Казан

АДӘМНӘР (Төнгә каршы һәм йөрәге нык булмаганнарга укымаска КИҢӘШ ителә)

1921-22 елларда Идел-Урал буйларында булып үткән фаҗига турында

Башы

Ләкин күзләрендә яшь калмаган иде, аның елавы:
– Син дә шулаймыни, туганкаем?! – дип әче, караңгы тавыш белән үкерү булып чыкты. Үзе хәлсез куллары белән өстери башлады. Ул, гүя, элекке кияве Миңлебайны бу кабердән, бу коточкыч үлекләр дөньясыннан тизрәк алып китәргә, шулай итеп коткарырга тырыша иде.
Күп мәшәкать белән күтәреп, келәт алдына чыгардылар. Ишек ябылды, тегендә үлекләр үзләре генә калдылар.

Күкне каплаган болытлар таралды. Җил тынды. Кышкы кояш бөтен җир йөзен каплаган ак кар өстендә үзенең алмаз нурлары белән уйный башлады. Ирнең хәле һаман бер чама: теле юк, аякларына баса алмый әле.

Азрак хәл алгач, берәр кеше белән алып кайтырмын дип, аны келәтнең почмагына, җылы-якты кояшка каратып сөяп куйды да Гәрәй, үзе шуның янына утырды. Намаҗан карт кайтып китте.

VI

Берничә минут та үтмәгәндер, авылның моннан ерак түгел бер җирендә ниндидер шау-шу күтәрелде. Кар астындагы кайбер өйләрдән чак өстерәлеп шәүлә кебек адәмнәр, ирләр, балалар чыгып, бер якка таба китә башладылар. Болар арасында Гәрәйнең малае Зәйни дә күренде. Ул башкалардан артык кычкырып, шаулап бара иде. Гәрәй аптырый төште:
– Ни бар? Ни эшләп кычкырынасыз? – дип, улын чакырды.

Малай, кулындагы озын таягы белән шаяра-шаяра, атасы янына килде. Бу – ун-унбер яшьлек тере, үткен, ләкин эштән чыгып ябыккан, саргайган йөзле, хәерче киемле, шулай да уйнап торган күзле, яңгыравык тавышлы малай иде. Юлсыз тирән карда егыла-тора Гәрәй янына килеп җитәр-җитмәс, келәткә сөяп утыртылган Миңлебайны күреп, куркуыннан кычкырып җибәрде. Үзе елап, тавышланып:
– Әйдә, барыйк! Мин убырлы карчыкны тоттым! – дип, атасының җиңеннән өстери башлады.

Бу бала берничә көннән бирле Зәбидә карчык белән саташа. Моңа сәбәп шул: кайдандыр бер хәбәр чыгарганнар.
– Шул кортка хәерче балаларын җыя, имеш, калганын тозлап куя, имеш, – дип сөйләделәр. Зәйни башта ышанмады, бер күрше килеп кереп сөйләгәндә аптырап, хәйран булып тыңлап торды да:
– Адәм куркытып, юкны сөйлисең! – дип, сөйләүченең башына чабата белән бәрде, үзе акырып, елап чыгып качты... Ләкин тынычлана алмады: туктаусыз Зәбидәнең өй тирәсен сагалап йөри башлады. Менә бүген ике хәерче бала шунда керделәр дә югалдылар. Малайның йөрәге ярыла язды, йөгереп, рәискә үзе чапты. Өйдә юк, диделәр. Намаҗан картны юлда очратып, аңа әйтте. Ләкин бу ышанмады:

– Адәм саташтырып йөрисең, тиле малай! – дип, таяк белән кыйнап җибәрде, ләкин Зәйни һаман тынмады, үзе арып, гыжлап хәле беткәнче, кеше торган өйләргә чапты. Ирләрнең кайсы көлде, кайсы сүгеп чыгарды; хатыннар, балалар бу хәбәрне эләктереп алдылар, ач тамакларын оныттылар, хәлсезлекләренә карамастан урамга йөгерделәр.

Болар артыннан ирләр дә кузгалды. Шулай итеп малай убырлы карчыкка каршы тирә-якны аякка бастырды, үзе юлбашчы булып шунда куды.
Бу хәбәргә Гәрәй дә тик кала алмады: казанын, авыруын ташлап, актык көчен җыеп, малай артыннан йөгерде. Болар барганда, яртылай кар астында калган яңа агач өйнең тирәсенә авылның күп адәме җыелган иде. Ишек-тәрәзәне ватып, керергә азапланалар иде. Тегендә, ахры, эчтән бикләнгәннәрдер, иң алда хатыннар, балалар шаулаша.

Гәрәй, барып җитүгә, үз-үзен белмичә кычкырып җибәрде:
– Нәрсә карап торасың, ишеген, тәрәзәсен ват!
Яңакны каердылар, пыялалар челпәрәмә килеп юкка чыкты, акылын югалткан, шашкан, ябык, хәлсез шәүләләр, шаулашып, өйгә тулдылар. Болар эчендә иң яман акырганы куркынган бала Зәйни булды. Ул туктамый:

– Мин ике көн сагаладым... Мин үзем күрдем... Ике хәерче бала керделәр дә югалдылар, – дип акырына.

Өйнең хуҗасы алтмыш яшьлек карчык. Өс-башы җүнле генә, йөзе тирән җыерчыклы, борыны карчыганыкы кебек кәкрәеп килгән, күзләре әллә каян төптән ялтырап карыйлар.

Халыкның болай шашуын күреп, аның коты очты:
– Балалар, мин ни эшләдем? Нигә болай кыланасыз? – дип елап үгетли башлады.
Ләкин җаны әрнегән ачларның сүз тыңларлык чамасы калмаган иде.
– Нәрсә сөйләнеп торасың? Әйдә, ач базыңны! – дип, берәү кычкырды.
Башкалар өйнең мич башын, шүрлеген, сәке асларын актарырга тотындылар.

Гәрәй кайнап торган казанның капкачын ачып җибәрде. Өйгә ак бу тулды. Кемдер берсе, агач чүмеч белән бутап, казаннан вак кына кисәкле кып-кызыл итләр ташлады:
– Бу нәрсә бу? Ә? Бу нәрсә бу?

Карчык рәнҗеп җавап бирде:
– Әй, балалар! Гөнаһ булса да әйтим инде: үзем белән бергә картайган этем бар иде... Бик аптырагач, кичә шуны суйдым! – диде.
Һәммәсе тыгылып карадылар: адәм ите күргән кеше юк иде. Охшый да кебек, юк та кебек булды.

Реклама

Бер читтәрәк торган хәлсез ике егет уртага ташландылар. Этме, баламы ите икәнен уйламастан, сәкедә пычракта яткан эссе кисәкләрне хап-хоп йота башладылар. Башкалар, казанын актарып, калган итне алдылар, кемгә күпме нәрсә эләксә, бер минут эчендә юк кылдылар. Гәрәйнең кулына кечкенә, нәзек, аз итле бер сөяк туры килгән иде.

– Карагыз, бармак бит бу?! – дип каты кычкырып җибәрде.
Яңа кергән Намаҗан карт килеп карады да көлде:
– Курыкканга куш күренә, диләр... Нинди бармак булсын, эт кабыргасы бит. Әллә күзең чыкканмы? – дип шелтә ташлады.

Гәрәй моның сүзләрен аңламады. Кулындагы сөякне ялый, суыра башлады. Бер егет Намаҗанның өстенә акырып килде:
– Нәрсә яклыйсың? Әллә бергә кәсеп итәсезме? – дип яңагына селтәнде. Аны туктаттылар. Кыйнарга ирек бирмәделәр.

Кемдер мич башыннан бер капчык сөяк өстерәп төшерде, үзе, куркыныч тавыш белән, халыкны дерелдәтте:
– Карагыз, бары да адәмнекенә охшый! – дип, идәнгә чәчте.
Карчыкның коты очып елап җибәрде:
– Балакайларым, ни сөйлисез? Җәй буена артыма утырмадым... Капчык күтәреп, сөяк җыйдым: менә ат башы, менә дуңгыз кабыргасы, менә эт, йомран, мәче сөякләре. Бер мин генәмени? Барыгыз да җыеп киптереп, он ясап та, шулпага кайнатып та ашыйсыз бит!.. Дүрт ай икмәк йөзе күргәнем юк, яфрак, үлән дә бетте... Балчык ашап карадым, эчем таш булып катты... нигә миңа гына бәйләнәсез, алладан куркыгыз! – дип сукранды.

Баягы ябык, хәлсез, аска караган егет башын күтәрде, шашкан күзләре белән карап торды да, тилергән адәм кебек, Зәбидәгә ташланды:
– Син, – диде, – убырлы карчык, бөтен дөньяны корытып ятасың да, җитмәсә алла-мулла дип лыгырдаган буласың. Әгәр алланы тотсаң, син аны да пешереп ашар идең, убыр! – дип буа башлады.
Гәрәй булмаса бетерәләр иде, ул тыйды. Намаҗан карт куркып, чыгып сызды.

Берничә хатын, идәнне ачып, базны актаралар. Болар бер-бер артлы ике кечкенә капчык, аннан соң өсте чүпрәк белән ябып, җеп белән бәйләнгән юеш кызыл чүлмәк чыгарып ыргыттылар.

Гәрәй чүлмәкне идәнгә бәрде. Халык, телен, акылын югалтып, таш кебек катып калды. Аларның барлык сизенүләре дөрескә чыкты: ватылган чүлмәк эченнән кисәк-кисәк тозлы ит идәнгә чәчелде, болар арасында бер-берсе өстенә рәтләп тезелгән кечкенә-кечкенә куллар, эчендә кызгылт көенчә сакланган ботлар, бармаклар бар. Моны һәммә кеше ачык күрде, шик калмады, үлем килеп басты. Хәйран булып кату бер минут барды, иң элек Гәрәй кузгалды, ул:

– Анаңны... фәлән иткән убырлы карчык! Син икән дөньяны корыткан... – дип, кабахәт сүз белән сүгенеп, Зәбидәнең бугазыннан алды да идәнгә шундый китереп бәрде, кортка эһ... эһ... итте дә һушыннан язды, өйдә коточкыч бер шау-шу, талаш, тавыш кузгалды...

Карчыкның килене, йортны халык баскач, куркуыннан чормага качкан икән. Кемдер, эзләнеп йөреп, аны да өстерәп төшерде, ул ишектән керүгә кычкырып җибәрде:
– Абзыйлар, безне үтерсәгез дә сүзем юк: без өч ай инде адәм каны эчәбез! Күпме бала суйганбыздыр, исәбен дә оныттым, – диде.

Зәйни малай, баздагы чүлмәктән чыккан кеше бармакларын күрүгә кычкырып елап, һушыннан язды, аны тапталмасын дип, сәкегә ташладылар, үзләре, хәлләре беткәнче, карчык белән киленне кыйнадылар.

Бу икесенең авыз-борыннары изелде, идәндә тапталып аяк астында изелгән кызыл иттән башка нәрсә калмады. Бу кыйнауда шундый бер әрнү, шундый бер ләззәт белән кыйнаштылар ки, гүя бөтен ачлыкларның, бөтен газапларның төбе шул убырлы карчык белән аның киленендә иде: боларны изү белән гүя авыр үлем куркынычыннан котылачаклар иде.

Баягы аска карап, карчыкны буа башлаган егет, халык чыгып бетүгә, йортка ут төртте, янгын чыкты, мәгәр карга күмелеп беткән өй бирешмәде, түбәдәге саламнары янды, аз-маз бүрәнәләр кара көеп күмерләнделәр, шуның белән тукталды.

Арып эштән чыккан ачлар:
– Убырлы карчыктан ут та җирәнә бит! Өе янмады, ләгънәтнең! – дип, тагы ач, салкын өйләренә таралдылар.
Гәрәй кайберәүләрне ярдәмгә чакырды, малай аякка басты, бергәләп дүрт кеше авыру Миңлебайны да, казанны да Гәрәйләрнең йортына илтеп куештылар.

V

Өйгә кайтып керүгә, башыннан ниләр кичкәнен әле яңа гына аңлый башлаган малай ашыгып сөйләргә тотынды. Аның кечкенә сеңлесе Нәфисә коты очып елап җибәрде. Апасы, җитү кыз Бәхрия, үзенең хәлсезлегенә карамастан вакыйганы бөтенләй тыңлады. Башына сыйдыра алмады, ни дип әйтергә дә белми аптырап калды. Сәкедә Сатирә апа, тиф хастасыннан әле һаман котыла алмыйча, ачлык өстенә каты авырып та ята иде. Зәйни аңа барып, үзенең батырлыкларын бер кат сайрарга теләсә дә, Гәрәй аны:

– Әнкәңнең хәле болай да кыен, юк-бар белән аның башын катырма, – дип туктатты.
Миңлебайны сәкенең икенче читенә салдылар.
Өйнең тәрәзәсе бер генә катлы, ишегендә киезләр, чыпталар да күптән алынып, киемгә тотылганга, салкын иде. Яңа авыру да булгач, җылыту кирәк булды. Мичне ягарга уйладылар.

Галимҗан Ибраһимов

Дәвамы бар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: