16+

АДӘМНӘР (Төнгә каршы һәм йөрәге нык булмаганнарга уку ТЫЕЛА!)

1921-22 елларда Идел-Урал буйларында булып үткән фаҗига турында

АДӘМНӘР (Төнгә каршы һәм йөрәге нык булмаганнарга уку ТЫЕЛА!)

1921-22 елларда Идел-Урал буйларында булып үткән фаҗига турында

I
Үлем үзенең кара канатларын җәйде. Җир гүя шуның астында капланып калды. Тирә-як куркыныч караңгы каберлекләр, ләхетләр белән, бер үлгәч терелеп чыккан җанлы мәетләр белән тулды. Адәмнәрнең йөрәге моңа чыдамады, урыныннан кузгалырлык куәте булганнар куркышып, дөньяның төрле ягына качтылар. Төркстан, Кавказ, Себер далаларын шуннан таралган хәлсез шәүләләр басты.
Галим карт ялгыз иде... Башкалар киткәндә чирләп, шешенеп калган кечкенә улы Рәхим дә ун көн элгәре югалды; шәһәргә киткәндерме, юлда егылып үлгәндерме, берәр җирдә тотып суеп ашаганнардырмы – һичкем һичнәрсә белмәде. Кая икән дип сораучы-тикшерүче булмады.

Бабай кышкы челләнең каты, суык бураннары эчендә, ташландык йортлар арасында үлем күләгәсе, кабер шәүләсе кебек атналар буенча аптыранып йөрде-йөрде дә, капкаларны, читәннәрне күмеп киткән тирән кар көртләреннән чыга алмыйча, караңгы төндә хәлсезләнеп ауды.

Ачы җил яман ыжгырып уйнады. Картны буран каплады. Ул, бәлки, язга хәтле шунда яткан булыр иде: агасы Намаҗан ике көннән соң ниндидер бер эш белән бу тирәгә килгәндә:

– Тукта әле, Галимнең хәлен белим, – дип, аңа кереп чыгарга уйлады. Ләкин кар астыннан өйнең түбәсе генә күренә, капкаларны көрт күмгән иде. Кайдан керергә дип эзләнеп маташканда, абзар почмагында бер эт күренде. Ул, ачы аваз белән шыңшып-шыңшып, нәрсәдер өзгәли иде. Күңеле сизенеп, йөрәген курку алган Намаҗан бата-чума шунда йөгерде. Мәгәр, ул бераз гына кичеккән иде инде: бер зур гына карт ала эт үлекнең эчен актарып, эчәген, бавырын ашап ята!

Тирә-якны каплаган караңгы үлем мондый фаҗигаләрне бик гадигә калдырган булса да, бу күренештән Намаҗанның башына кан йөгерде, күз алды томаланды, ни эшләгәнен белмичә, калын таягы белән Актырнакка ташланды, мәгәр бу ачлыктан йоннары коелган, кабырга, янбаш сөякләре тиреләрен ертып чыккан бер усал эт иде. Картның таягына карамастан, тагы үлекне өзгәләргә тотынды, үзе бер туктамастан:

– Кыш буенча насыйбым минем шул гына булды. Нигә миңа тиясең?! – дип, кызганыч тавыш белән шыңшый иде. Ләкин, каты сугуга түзә алмыйча, чак кына читкә китә дә, тагы яман көч белән килеп гәүдәгә тешләрен батыра, тагы берәр канлы кисәкне өзеп ала иде, тагы елап, рәнҗеп кимерә башлый иде.

Карт чыдамады, бар куәтен җыйды да этнең маңгаена шундый китереп бәрде: Актырнак һушыннан югала язды, ләкин һаман да җиңелмәде, үпкәнеме, бавырнымы эләктереп качты.
Намаҗан аптырашта калды. Халык чакырырга барса, бу эт үләксәне ашап бетерәчәк иде. Бәлки, берәрсе ишетеп килер дип, кычкырырга тотынды.

Һичкем күренмәде, күрше өйләрдән дә җан әсәре сизелмәде: бу тирәнең кайчандыр гөжләп торган йортлары хәзер ташландык, буш иде. Боларның хуҗалары көз көне үк вабадан, тагуннан [чумадан] качкан кебек, ач үлем караңгылыгы каплаган бу илләрдән әллә кайларга таралганнар иде инде. Атлылар ат арбасына үзенең актык әйберләрен төяп, аты булмаганнар кечкенә арбага авыру балаларын утыртып, анда сыймаганнарны җилкәләренә күтәреп, хәле бетсә бөтенләй ташлап калдырып, кәрван-кәрван тезелешеп каядыр, нәрсәгәдер, ни өмет беләндер агылганнар иде. Мәрхүм Галим картның балалары, күршеләре дә шул кара туфан дулкыны белән китеп, дөньяның кай якларындадыр хәбәрсез беткәннәр иде.

Актырнак күздән югалды. Ул йә киткәндер, йә хәйлә корып берәр җиргә яшеренгәндер. Намаҗан аңа күз салды, күренмәгәч, шул кар баскан йорттан бата-чума яңадан урамга чыкты.
Югары яктан бер адәм карачкысы килә иде. Моны күрү аңа бераз җиңеллек бирде.

– Икәүләп мәетне алып китәрбез! – дип уйлады.
Шәүлә ашыкмый гына килеп җитте. Бу озын буйлы, киң җилкәле, ләкин ябыгып яңаклары эчкә баткан, иреннәре тартылып, корышып, авызын яба алмас хәлгә килгән, йөзенә, күзенә үлем төсе чыккан аяклы бер мәет иде. Өстендә кырык җирдән ямаулы чикмән, аның тишекләреннән коры сөякләр күренеп торалар иде.

Килү белән исәнләшмәде, сәлам дә бирмәде, бер үләксәгә, бер Намаҗанга хәйранлык белән карады, җеп белән муенына аскан казанын карга куйды да үзе хәлсезләнеп шуңа утырды.
Карт, ак кар өстендә таралып яткан үләксәнең канлы кисәкләрен күрсәтә биреп, аңа әйтте:

– Ник дәшмисең? Гәрәй, син адәм танымас булдыңмы әллә?
Гәрәйнең кипкән мие бераз кузгалды, йөрәгендәге актык каны кайнап ачуга килде:
– Исән вакытында бер сынык алабута икмәге бирә белмәдең, үлгәч килеп йөрүеңдә ни файда синең, карт дуңгыз! – дип сүгәргә чамалады, ләкин теле дә әйләнмәде, зиһененең әллә кай җирендә селкенгән икенче бер уе да туктатты: ул өендә хатыны, бала-чагасының хәле бик авырайгач, берәрсенә закладка салып булмасмы дигән исәп белән, актык казанын күтәреп чыккан иде. Намаҗанга да сугылмакчы иде. Эттән калган үләксә өчен талашып торырга үзендә көч җыя алмады. Тик кемнең келәте якын икән дип, үз эченнән генә мәетне бер җиргә илтеп ташлау турында уйлады.

II

Үлекләр өчен елау, аларны кәфенләү, кабер казып уңайлы ләхетләр ясап күмү кебек элекке тук заманның яхшы гадәтләре күптән ташланган иде инде. Өйдәме, урамдамы, юлдамы – хәлсезләнеп егылалар да үләләр. Исән калганнар үзләре дә я яман шешенгәннән, йә кибеп, корып, аякларын чак өстерәп йөриләр. Балта, көрәк тотып, кышның каты суыгында туңып таштай каткан җирне казырлык, җеназа-фәлән укып, зиратка илтеп йөрерлек куәт юк. Үләксәләрне йә үзенең, йә хуҗасы ташлап киткән буш келәтләрнең кайчандыр ашлык белән тулы була торган идәннәренә ташлыйлар.

Бу җиргә иң якыны Садрый байның келәте иде. Гәрәй белән Намаҗан, ике сүздә аңлашып, шунда илтергә булдылар. Абзарда бер-ике чыпта бар иде. Картның Актырнактан калган кисәкләрен җыйнап шуңа төрделәр. Икәүләп, кардан өстери-өстери, өй янына китерделәр. Намаҗан туктап, үлекне җиргә куйды.

Мәрхүмнең балалары Кавказ тауларындамы, Азия чүлләрендәме, башка бер җирләрдәме үлеп калсалар, бердәнбер варисы ул булачак иде. Карт моны уйлап, туганының әйберләре әрәм-шәрәм булмасын дип, өйгә керде.
Гәрәй дә аңа иярде.

Заманында урта хәлле бер тормыш кичергән бу өй хәзер җен-пәри оясы кебек иде: тәрәзәләре ватык, мич җимерек, идәндә, сәкедә чүп-чар, тузан-туфрак. Галимнең бер иске тун кисәге генә монда кайчандыр адәм торганын күрсәтеп тора. Намаҗан, кызганып, бу хәрабәгә карады:

– Мәрхүм зур мәшәкать белән бу өйне салдырган иде. Үзенә насыйп түгел икән... Ай, гомер дигәнең! – дип сөйләнә-сөйләнә, төрле җирләрне актарды: мич астыннан бер табагач килеп чыкты, шүрлектән ике кашык белән бер табак алды. Картның төсе булыр дип, шуларны баягы ертык тунга төрде дә култыгына кыстырды. Йозак эзләде, ләкин таба алмады, күңеленнән:
– Бүген үк килеп, ишек-тәрәзәне кадакларга кирәк, – дип уйлады.
Ләкин Гәрәйгә бу турыда сүз әйтмәде. Ул аның усал телле икәнен белә иде:
– Галим карт туган энең иде, аның кул-аягы да сиңа тиядер, алып кайт та пешереп аша, – дигән кебек бер яман сүз әйтүеннән шикләнде, үзен тыйды.

Шуның белән эшне бетереп чыктылар да чыптага төрелгән үләксәне өстерәп, тирән кар эченнән авылның юлсыз, сукмаксыз урамы буйлап Садрыйның келәтенә киттеләр.

III

Монда үзенә бер дөнья – караңгы куркыныч үлем дөньясы: келәтнең ишеген ачуга, бөтенләй ялангач бер хатын белән бер зур киң ак сакаллы картның гәүдәсе ята. Киемнәре юк, өсләрендәге капчык бер якка шуып төшкән. Каралып күгәргән коточкыч тәннәре кабер җәфасын күрсәтәләр. Болардан арырак аяк-куллары төрле якка таралган биш-алты яшь баланың үләксәләре бер-беренә ябышып туңып катканнар. Балаларның гәүдәләрен башына мендәр кебек ясап сөялгән бер карчык бик артык шешенгән тәне белән тау кебек өелеп, сузылып төшкән. Ул беренче карауда терек кебек күренә, чәчләре тузып җилкәсенә салынган, авызы елмайган рәвештә ачык, сирәк сары тешләре бер-берсенә кысылганнар, пыяла күзләре ишектән керүчегә, гүя шелтә белән, үпкәле ачу белән карап торалар...

Галим карт үләксәсе бу үлекләр дөньясына тагы бер кеше арттыру гына иде. Кыенлык белән кертеп аны теге ачык күзле карчык янындагы буш урынга салып азапланганда, кайдадыр бер ыңгырашкан тавыш килгән кебек булды. Моңардан йөрәкләр дерелдәп китте, Намаҗан каушап калтыранды:
– Йа ходай, үлекләр телгә килгәнме әллә?! – дип, як-ягына каранды.

Ләкин балаларда да, күзе ачык карчыкта да, каралып көйгән ялангач хатын белән киң ак сакаллы картта да җан әсәре күренмәде. Тагын ыңгырашкан тавыш ишетелде. Почмакта чикмән, бүрек, оек-чабата, бияләй кигән, җитү чәчле кара мыеклы бер егет ята. Әллә чыны шулай, әллә күзгә күренә: менә шул егет кузгаладыр төсле... Аңарчы таш кебек катып торган Гәрәй, шашып, егетнең чикмәненә барып тотынды да селкетә башлады. Үлекнең кул тамыры тибә, авызыннан сулыш килгән кебек тоела. Гәрәй үзенең картка булган ачуын онытты, куркулы тавыш белән:
– Намаҗан абзый! Монда үлмәгән адәмне китереп ташлаганнар бугай! – диде.

Икәүләп, куркып, ашыгып яктыга китерделәр. Билен, изүләрен чиштеләр. Үлек күзен ачты, ыңгырашып, иркенрәк сулу ала башлады.
Бу – Гәрәйнең кияве Миңлебай иде. Ачлык өстенә тиф хастасы белән авырып берничә көн яткач, теленнән калып җансыз рәвештә каткан, бүген иртә белән аны үлде дипме, яисә барыбер үлә инде дипме, монда китереп ташлаганнар иде.

Заманында Миңлебай ару көн итешле, тырыш, чибәр ир иде. Гәрәйнең зур кызы аның хатыны иде. Бу ел көз көне Нәгыймә авырып үлде. Баласы каядыр югалды. Ир ялгыз калды. Авыру вакытында ярдәмчесе булмады; Гәрәй балта эше табылмасмы дип урыс авылларында йөрүдән бүген генә кайткан иде. Агай-эненең, кардәш-ыруның хәлен белү кебек гадәтләр күптән беткәнгә, сорашу хәтеренә килмәде. Авырганын да белмәде.

Үлек, күзләрен ачып ыңгырашкач, аның йөрәге тетелде; кияүне ярата иде, күп дөньялары элек бергә булган иде, балалар да ул җизнәләрен үз туган абзалары кебек якын күреп бергә-бергә гөж килеп кайнашалар иде. Боларны уйлый алмады. Мәгәр күп газаплар эчендә ташка әйләнгән күңеле сынды, йөрәге түзмәде, бу фаҗига җанының кай җирендәдер сакланып кала алган элекке тук вакытның бер тамырын кузгатты, хәлсезләнеп елап җибәрде.

Галимҗан Ибраһимов

Дәвамы бар.

Фото: photoclub.by

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading