16+

28 декабрьдә эшләр өчен гариза язарга кирәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инстаграмда тавыш бирү уздырганнан соң, 31 декабрьне ял итү турында әйткән иде.

28 декабрьдә эшләр өчен гариза язарга кирәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инстаграмда тавыш бирү уздырганнан соң, 31 декабрьне ял итү турында әйткән иде.

Дөрес, бу очракта 28 декабрьдә эшләргә туры киләчәк. Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, Татарстанда 28 декабрь хезмәткәрләрнең язма ризалыгы белән генә эш көне була ала.

Әгәр дә оешма 28 декабрьне эш көне дип игьлан итә икән, бу эш көне бер сәгатькә кыскартылачак. 

«422нче күрсәтмәдә әлеге карар Россия Хезмәт кодексының 113нче һәм 115нче маддәләрен исәпкә алып башкарылырга тиеш, диелгән. Оешмада норматив акт төзелергә, анда җитәкче имза куярга тиеш. Бу эш хезмәткәрләрнең язмача ризалыгы белән башкарыла», – ди  министр. 

Казан Кремленкң рәсми вәкиле Лилия Галимова әйтүенчә, Татарстан җитәкчесенең Яңа ел алдыннан эш көнен 28 декабрьгә күчерү турындагы күрсәтмәсе дәүләт хезмәте хезмәткәрләренә кагыла. Дөрес, республика предприятиеләренә һәм оешмаларына 31 декабрьне хезмәткәрләр өчен ял көне дип игълан итәргә тәкъдим ителде.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading