16+

76 елдан соң кабат бәрелеш

Җәмәгатьчелекне котыртып, кырмыска оясына таяк тыгып бутаган кебек, аны тынычсызлап торучылар җитәрлек. Читтән килеп ирешелгән кайбер янауларга халык игътибар да итми итүен, ә менә сугыш хәтерен таплау, яу кырында һәлак булганнарга куелган һәйкәлләрне җимерүне таләп итүгә дәшми дә кала алмый шул инде.

Җәмәгатьчелекне котыртып, кырмыска оясына таяк тыгып бутаган кебек, аны тынычсызлап торучылар җитәрлек. Читтән килеп ирешелгән кайбер янауларга халык игътибар да итми итүен, ә менә сугыш хәтерен таплау, яу кырында һәлак булганнарга куелган һәйкәлләрне җимерүне таләп итүгә дәшми дә кала алмый шул инде.

12 июньдә (1943 ел) Прохоровка янында булган танк сугышын Совет армиясе өчен җиңү дип атап булмый, анда куелган һәйкәлне алырга дигән «Ди Вельт» газетасы журналисты Свен Келлерхофф. Менә шундый немец журналисты барлыгын белүче бар идеме икән? Башка нәрсә язса, аның исеме бөтен дөньяга яңгырамас һәм әлеге журналист белән кызыксынучы булмас иде. Сугыш темасына кагылышлы язмаларны немец басмалары элек тә яктырткалады, аларның күбесендә әллә кайдан гына табып алынган «сенсацион» фотолар белән дәллилләп, тарихны яңабаштан карауга өндәүләр. Немец журналистлары карьерасының түбәсе – Икенче бөтендөнья сугышы темасына берәр язма язу һәм берәр нәрсә уйлап чыгарып үзенә исем ясау, ахры. Башкасына эндәшмәде халык, әмма һәйкәлләрне алырга дигәненнән соң социаль челтәрләр гөжләде. Күпләр Келлерхофны «авыру» гына дип атады атавын, әмма нилектән соң аңа бу уй килгән һәм ул нәрсәгә нигезләнә?

Янәсе, журналист британ галименең немец разведкасы фотоларына нигезләнеп өйрәнгән эшен дәлил итеп китерә һәм совет танкларының саны безнең архив мәгълүматларына туры килми икән. Моңарчы да Көнбатыш матбугаты Прохоровка янында «триумфаль җиңү булмавы» турында язган, бик күп югалтулар Сталинның ачуын чыгарган, имеш. Триумф­ның булу-булмавы һәм кайсы якның күпме югалтуы турында бик күп бәхәсләшергә була – аның өчен тарихчылар һәм аларга ярдәмгә архив документлары бар, ә саннарга килсәк, гади арифметиканы белүче үзе дә чамалый ала: Келлерхоф сүзләренчә, Кызыл Армия 235 танк югалткан, вермахт исә бишне. Безнекеләр 1 немец танкын яндырган арада, тегеләр ни рәвешле 47не яндырып өлгерде икән һәм нинди серле кораллары булды икән? Эре танк бәрелешендә «кызыллар»ның 672 танкы (британ галиме әйтүенчә) барлыгы биш кенә дошман танкын сафтан чыгара алган, күрәсең. Алдыйм дисәң дә, бераз кеше ышанырлык итеп сөйләргәдер инде ул. Чынлыкта исә әлеге бәрелештә бер як та үзенең максатына ирешми – немецлар Кызыл Армиянең обронасын өзеп, Прохоровканы ала алмый, бу як дошманның чөй формасындагы алгы өлешне кисеп, аны чолганышка алу бәхетенә ирешми. Сугыш тәмамлангач, немец генераллары тануынча, «Цитадель» дип аталучы операция (шуның бер өлеше Прохоровка янында узган) Өченче рейхның танк гаскәрләре көчен бетергән, шуннан соң инде ул үзенең элеккеге куәтен җыя алмаган. Белгечләр әйтүенчә, булган барлык мәгълүматлар моннан ун еллар элек үк өйрәнелеп беткән инде, калганнары – күзгә төтен җибәрү генә.

Бу җәнҗаллы вакыйгада кемнең нинди фантазиягә бирелүе һәм нәрсә әйтүе мөһим түгел, ә һәйкәлләрне алуны таләп итү нәкъ менә Германиядән яңгыравы. Әллә кайберәүнең эчендә күңелнең ерактагы бер почмагында үпкә яшиме, әллә бабаларының геннары баш күтәрә һәм исәп-хисап тотарга омтыламы? Немецларның күпчелеге Келлерхоф белән килешми, Бундестагның кайбер депутатлары әйтүенчә, Германия күптән бөтен нәрсә белән килешкән һәм башкалардан аермалы буларак, ул чорны онытырга тырыша, мондый «шаккатыргыч» хәбәрләр генә бүгенге Германиянең башка мәшәкатьләреннән арындыра алмый.

Ә һәйкәлләргә килгәндә, үз җирендә кая нәрсә куярга икәнен һәркем үзе хәл итәргә тиеш. Дәшми калабыз икән, тиздән безгә нәрсәне җиңү дип атарга, нәрсәне атамаска кирәклеген дә әйтеп торачаклар. Бүген – Курск дугасы, иртәгә – Сталинград, тора-бара бөтенләй тарихны пыран-заран китереп, анда безгә урын да калмас, ахры. Бөтен дөнья келлерхофлашып беткәнче, тиешле урында кирәкле сүзләрне әйтә дә белү кирәк. Дәшми калсаң да яратмаячаклар бит барыбер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading