16+

86 яшьлек Гөлсинә әби пенсия акчасына авылларында кое ясаткан

Буа районы авылларында булган сәфәребездә шуңа игътибар иттек: без булган һәр авылда чыгырлы коелар тора. Хәзер алар авылларда юк та диярлек, ә монда сак­ланып калганнар. Сагындыр­ган, тансык икән ул тәмле сулы коелар.

86 яшьлек Гөлсинә әби пенсия акчасына авылларында кое ясаткан

Буа районы авылларында булган сәфәребездә шуңа игътибар иттек: без булган һәр авылда чыгырлы коелар тора. Хәзер алар авылларда юк та диярлек, ә монда сак­ланып калганнар. Сагындыр­ган, тансык икән ул тәмле сулы коелар.

Бик-Үти авылына килеп кергәч тә, күзебез рәшәткәләп алынган, түбәле итеп ясалган коега төште. Гөлсинә Низамова эшләткән кое дигән язуы да бар. Шунда урамнан үтеп баручы берәү: «Әнә Гөлсинә әбиебез үзе дә капка төбендә йөри», – дигәч, танышып сөйләшер өчен аның янына киттек. Күптән күрешмәгән туганнары сыман, ул безне ерактан ук елмаеп каршы алып, һәрберебезне җылы итеп кочаклап алды. Дус хатынының кызы ике яшь баласы белән тол калган, шуларга ярдәмем булсын дип, почта аша акча җибәреп кайтышы икән.

– Өйгә керәсе килмичә, капка төбемдә тоткарланып тора идем. Сезне күрергә булган икән, – дип тыйнак кына елмаеп куйды Гөлсинә әби. – Үз көемә әкрен генә яшәп ятам менә. 86 яшемә җиттем, бала-чагам юк, әни белән генә яшәдек, аны соңгы юлга озаттым да ялгызым калдым. Өйгә керсәм, кабат үзем генә калам. Монда ичмасам, кеше күреп, сөйләшеп алам.
Гөлсинә әбинең әтисе сугышта үлеп калган. Әниләре унбер бала тапкан, шуларның дүртесе генә исән-сау үскән. Олы абыйсы сугыштан исән-сау кайткан. Гөлсинә әбинең ике бертуганы инде вафат. Бер абыйсы Мәскәүдә яши.

– Сугыш чоры балалары без. Сугыш башланганда, миңа тугыз яшь иде. Унике яшемдә, ипи бирәләр дигәч, эшкә чыктым, әни белән кыр­га көлтә бәйләргә йөрдек. 14 ел фермада таякка эшләдем. Аннары төрле эшләрдә эшләп йөреп, пенсиягә чыктым. Әнине 97 яшенә кадәр тәрбияләдем. Кияүгә сорап килүчеләр булды – әнинең бирәсе килмәде. Никахым булмагандыр инде, Ходай язганнан узып булмый. Булганына шөкер, өем җылы, күршеләрем әйбәт, пенсиям килеп тора. Үзем белән бернәрсәне дә алып китә алмыйм, калдырырлык кешем дә юк. Артыгын кимим, артыгын ашамыйм. Безнең буын исраф дигән нәрсәне белми. Булганын җиткереп, булмаганда кысып яшәргә күнеккәнбез, – ди ул.

Ә коены ул Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен сәдака итеп, авылдашларыма бер изге гамәл булыр дип яңарткан. Үз акчасына ясаткач, үз капка төбенә дә казыта алган булыр иде. Әмма ул кайчандыр бөтен урам халкы, яшь чагында үзе дә суга йөргән, аннары ташландык хәлгә килеп ишелеп төшкән коены яңартыр­га булган.

– Үзем үлгәч, йортым да буш торыр, ә күршеләрем янәшәсендә булгач, карап торучылары да булыр дидем. Авыл Советы башлыгына җыелган пенсия акчама кое яңартырга уйлыйм әле дип барып әйткәч, ул шунда ук материаллар китертте. Ике атна эчендә ясап та куйдылар. Барысы 66 мең сум акча кирәк булды. Аллаһы Тәгалә әҗер-савапларын бирсен, кыямәт көнендә шәфәгатьче булсын, җәннәттә Кәүсәр елгаларыннан авыз итәргә насыйп булсын, – дип, Гөлсинә әби елый-елый дога кылды.

Фото: Казан утлары

 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X