16+

Алабуга «чебене» астында кала күрмәгез...

Миңа Алабуга «чебен»ен бүләк иткәннәр иде. Электр лампочкасын пычратып, бызылдап очып йөри торган түгел, пыяладан эшләнгән һәм ул бөтенләй чебен дә түгел әле, ә рюмка.

Алабуга «чебене» астында кала күрмәгез...

Миңа Алабуга «чебен»ен бүләк иткәннәр иде. Электр лампочкасын пычратып, бызылдап очып йөри торган түгел, пыяладан эшләнгән һәм ул бөтенләй чебен дә түгел әле, ә рюмка.

Үзе нәзек, үзе озын, эченә бер аш кашыгы – 15 грамм сыеклык сыя ди. Кем әйтмешли, ни башка, ни бүтән җиргә барып җитми торган күләмдә хәмер сыйдырышлы әлеге Алабуга «чебене»нең дә кызыклы гына тарихы бар.   

Татарда «кәгеп алу», «төшереп алу» дигән сүзләр бар, аларның нәрсәне аңлатканын һәркем белә. Ә менә шул ук халәтне «чебен астында йөрү» яки «чебенләнеп йөрү»  диеш юк. Андый сүз булмагач, димәк, татар әле ул чакта, төгәлрәк әйткәндә – Петр I заманында исереп йөрмәгән, чөнки нәкъ менә шул чорда пәйда булган да инде ул «чебеннәр».

Петр патша чорында кулланышка «трактир» сүзе кереп китә, кечкенә генә рестораны булган кунакханәне шулай атаганнар, күпчелек олы юл – трактлар буйларында урнашканга, нигезен шул сүз тәшкил иткән. Трактирлар элеккеге кабакларны кысрык­лап чыгарырга тиеш булган, биредә эчү генә түгел, тамак ялгап алу мөмкинлеге дә каралган. Әлеге яңалыкны бик үк яратып кабул итмәгән халыкны җәлеп итәр өчен, патша аның хуҗаларына беренче рюмканы бушлай салып бирергә дигән әмер чыгара. Ләкин бу трактир хуҗаларының күңеленә бер дә хуш килми. Беренчедән, алар бик комсыз, һәркемгә дә бушлай аракы салып бирү алар файдасына эшләми, ул чактагы рюм­калар исә хәзергеләрдән зуррак һәм кәеф күтәрер өчен җиткән. Халык шул бер чокырны күтәреп кап­лаган да, кәефләнеп, юлын дәвам иткән. Һәрнәрсәсе санаулы булганга һәм халыкның гадәтен белгәнгә, трактир хуҗалары патша әмереннән чыкмыйча гына, үзләренә дә файдалы булган ысулны уйлап таба – рюмкаларны кечерәк ясата. Бер аш кашыгы – 15 грамм эчемлек сыешлы  әлеге нәзек-озын пыяла савытка халык «чебен» дип исем бирә. Әмма эчәргә яратучылар да тиле түгел, бер генә трактир белән тукталмый, берсендә бушлай рюмка белән сыйлангач, икенчесенә юнәлә – якын-тирәдәге «чебеннәр»не җыеп йөри. «Чебен астында йөрү» дигән гыйбарә дә шул чорда барлыкка килгән һәм ул җиңелчә исерек булганнарга карата әйтелә башлый.  

Әлеге «чебен»нең XIX гасырга караган оригиналы Алабуганың «Трактир» музеенда саклана. Сувенир формасындагысы һәм оригиналның төгәл күчермәсе махсус Гусь-Хрустальныйда ясала. Туристлар арасында бу сувенир бик популяр икән. 2015 елда «Музей сувенирлары»  дип аталган бөтенроссия фестиваленең гран-приен алган әлеге Алабуга «чебене» дәүләт патентына ия булган.

Без белмәгән әллә ниләр бар икән шул. Сез дә белми калмагыз дим, «чебен астында» идем дисә­ләр, димәк, салмыш булганны аңлата инде бу. Трактир буенда «чебен сытып» йөрмәгәч, кайдан беләсең инде аны?

Фәнис Мотыйгуллин

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading