Шәһри Казан

Алмаз Хәмзин. Шөреф (фельетон)

– Нәрсәңне югалттың анда, Алмаз абый? – дип татарча сорап куйды.  «Карале, татарча да белә икән?» – дигән уй башымнан йөгереп узды. Чибәрлеге тагын да арткан кебек булды шунда. Ә мин комачаулап утырам... Шулай ярыймы инде?

«Казан утлары» журналында эшләгән чак. «Татмедиа»ның киерелеп, яңача алымнар белән, искеләрен яңа җитәкчеләргә алыштыра-алыштыра, биек үрләр яуларга маташкан вакытлары. Хәзерге җәмгыять җитәкчеләренең дә максатлары шундый бит инде. Яңарту, инновация методлары кулланып, илне, җәмгыятьне, халык хәлен яхшырту турында баш катыргыч проектлар чыгарып, мәш киләләр. Ә  җәмгыять, ил шундый кире нәрсә – һич урыныннан кузгалмый, киресенчә, халык күңелендә төшенкелек, киләчәккә ышанмау тойгысын гына көчәйтә. Шулай бит инде,  җәмәгать?! Бездә дә эшләр шулаерак. Матбугат, матбугат, диеп кабатлый-кабатлый кычкырудан, җыелыш артыннан җыелыш җыюдан, редакцияләрне, редакторларны тиргәүдән  укучыларыбыз артмый. Гәрчә соңгы җитәкчебезгә зур өметләр баг­ласак та!

Алдагы фикерләремне куәтләп һәм дә шул уңайдан фельетонрак жанрга күчәм. Яңа җитәкчебез дә үзара сөйләшкәндә бу юнәлешне куәтләгән иде. 

...Сигез еллар элек безнең әлеге системада җитәкчебезнең урынбасары булып бер кыз эшли башлады. Чибәрләрнең чибәре инде! Каян табалар шундыйларны? Аптырарсың. Хәер, алар бездә хәзер дә байтак. Ярар, әлеге кызның исемен «Алсу» дип атыйк. Менә шул чибәркәй атна саен баш редакторларны үз бүлмәсенә җыеп, семинар шикеллерәк укулар оештыргалады. Мине гел үзе урынына Равил Фәйзуллин җибәрә иде шунда. Янәмәсе, вакчылланмый. Темалары – төрле, ләкин күбрәк газета-журналларның тиражын ничек күтәрү мәсьәләсен кузгата иде ул. Әлбәттә, яңача алым белән. (Аныңча «яңача» инде, пышылдап кына әйтәм.) Каяндыр эшләтеп алган өчаяклы терәүгә зур ватман кәгазе элә дә, очына инглизчә «Smart» дип язып куя. Яшел маркерда, калын сызык белән.

Мин тик утыра алмыйм:
– Нәрсә дигән сүз ул? – дип, төрттеребрәк сорап куям.

Ул, җитди кыяфәт белән, бер дә хафаланмыйча:
– План,– дигән сүз ди, миңа карап. Йөзендә «шуны да белмисең» дигән чаткылар уйнап ала.

Үзем аның «план» икәнен сизәм инде. Чөнки без ул сыза башлаган графаларда элегрәк, совет заманында, райкомга, эш күрсәткечләребезне тезеп, отчет бирә торган идек. Шуны искә төшерде моның гамәле. Һәм... әйткәнемчә, беренче графаның башына номерация  куйды, икенчесенә – башкарылачак эшләр исемлеген, өченчесенә – срокны, дүртенчесенә – җаваплыны. Инглизчә яза бит һаман.

Мәйтәм:
– Сеңлем, бу ысул белән эшләп, безнең совет системасы таркалды, син язганча да эшләү бурычлары үтәлмәячәк!

Реклама

Янәшәдә утыручылар:
– Тик кенә утыр инде, Алмаз абый! – дип касыкка төрттеләр.

Ләкин Алсу сер бирми.
– Минемчә эшләмәсә, асылыначакмын! – дигән сүзе сискәндереп җибәрде.
– Алай димәгез, сеңлем! Ельцин да рельска башын куям, дигән иде...

Шул вакыт, кулымда бөтергәләп утырган күзлегемнең бер колакчыны шөрефеннән ычкынды. Кайда икән инде моның винтигы? Ламинат җәелгән идәннән эзли башладым. Никадәр ипле, тавышланмый гына кыбырсынсам да, Алсуның эчен пош­тырам, күрәсең, кисәк сорап куйды:

– Нәрсәңне югалттың анда, Алмаз абый? – дип татарча сорап куйды. 

«Карале, татарча да белә икән?» – дигән уй башымнан йөгереп узды. Чибәрлеге тагын да арткан кебек булды шунда. Ә мин комачаулап утырам... Шулай ярыймы инде?

– Күзлегемнең шөрефе идәнгә төште, – мәйтәм. 
– Соңыннан эзләрсең! – ди.

Семинар шулай төгәлләнде. Барысы да бүлмәсеннән чыгып киткәч, икәүләп үрмәләп тә эзләп карадык – юк, табалмадык. Ярар, мастерскойга барып төзәтмичә булмас дигән фикергә килеп, сау­буллашып чыгып киттем.

Атна-ун көн вакыт узды микән, бүлмәгә Алсу үзе килеп керде. Матур бармаклары очында кечкенә шөреф ялтырый. 
– Менә, Алмаз абый, таптым, – ди.
– Әй, җаныкаем, бәгырьләреңә төшкәнмен икән шул...

Алмаз ХӘМЗИН

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: