- Абыегыздан характер ягыннан ничек аерылып торасыз? - Мин максатчанрак, эшне җиренә җиткереп эшлим. Мисал өчен, һөнәр сайлаганда да ул күбрәк эзләнде: авыл хуҗалыгы институтына керде, ике ел укыгач, ташлады. Аннан төзүчеләр институтына керде, шулай ук ике елдан соң ташлады, чөнки бу өлкәләр аныкы түгел, ул – иҗат кешесе. Мин исә башлаган эшемне ахырына кадәр башкарам. Алмаз абый кешегә булыша, ә үзенә дигәндә сорамаска мөмкин. Альтруист!
- Ни өчен сез дә Казанга күченеп килмәдегез? - Казанда Энергетика институтын тәмамладым, аннары ике ел армиядә хезмәт иттем. Авыл күңелгә якынрак. Шәһәрнең ыгы-зыгысы ошамый миңа. Әле ул вакытта Казан иркенрәк иде, хәзер бит... “Машина куярга да урын юк. Шушы кысынкы “тартмалар”да ничек яшисез?!”, - дим абыйга да. Миңа иркенлек кирәк. Түбән Камага безнең авылдан 15 минутлык юл. Анда да бер сәгать буш вакытым була икән, авылга кайтып киләм.
- Мал-туар тотасызмы? - Бер сыерыбыз, 60-70 куяныбыз бар. Заманында сыерны иң беренчеләрдән булып бетерүче мин идем (көлә). Әтием – сугыш инвалиды, гомер буе сөтле-итле булдык. Берсендә сөт алып кайттым, өстәлдә тора, әчеми... “Нишләп мин сау-сәламәт килеш балаларыма шушы порошокны эчертәм?”, - дип сорау бирдем дә, сыер алдым. Авылда хәзер нибары 5 сыер бар, шуның берсе миндә, күрше-тирә бөтен сөтне алып бетерә. Сыр, сөт өсте, эремчек, йогурт ясыйбыз, сөтен кулланабыз.
- Авылларда көтүләр чыкмауның, мал-туар асрамый башлауның сәбәбе нидә дип уйлыйсыз? - Колхоз, совхоз бетте, кешеләргә эш юк. Совхоз системасы авыл халкы өчен шул кадәр яхшы иде, кеше шуннан аз гына фуражын да, печән-саламын да алып кайтты. Халыкка да бар, совхозга да кала иде. Гөрләп эшләдек, кәбестәдән генә дә өч миллион саф табыш алган еллар бар иде.
- Авылда кем булып хезмәт куясыз? - Нәкъ менә совхоз вакытында энергетик булып эшләдем. Авыл советы рәисе итеп тә сайланган идем, аннары үзидарә советы рәисе дә булдым. Өстәгеләр белән бераз конфликтка кергәч, эштән киттем. Мин туры сүзле чөнки. 2000нче елларда үз эшемне ачтым, электр проектлары ясый башладым. Шәхси эшмәкәр булып, төрле биналарга сызымнар сыздым. Түбән Камада уңга карасаң да, сулга карасаң да мин сызган объектлар: cәүдә үзәкләре, ашханәләр, чәчтарашханәләр һ.б. 2018 елда эшемне яптым, авыл тарихлары китапларын яза башладым. Туган авылыбыз Ташлык турында ике китабым чыкты. Бүген типографиягә Шәңгәлче авылы тарихы китабын алып килдек.
Комментарийлар