16+

Җанатарлар зонасында күргәннәрем

Бөтен юллар Римга илтә, диләр, шимбә көнне Казанда юллар икегә аерылып, берсе – «Казан-Арена»га, икенчесе җанатарлар зонасына юнәлтте бугай халыкны. Кайбер урамнар бикле булу сәбәпле, метрода йөрүдән дә яхшысы юк бу көннәрдә, әмма болай уйлаучылар бер мин генә булмаган, ахры – вагоннарга шпрот балыклары кебек кереп тулган идек.

Җанатарлар зонасында күргәннәрем

Бөтен юллар Римга илтә, диләр, шимбә көнне Казанда юллар икегә аерылып, берсе – «Казан-Арена»га, икенчесе җанатарлар зонасына юнәлтте бугай халыкны. Кайбер урамнар бикле булу сәбәпле, метрода йөрүдән дә яхшысы юк бу көннәрдә, әмма болай уйлаучылар бер мин генә булмаган, ахры – вагоннарга шпрот балыклары кебек кереп тулган идек.

Казанның өсте дә, асты да халык белән тулы. Флаглар, әллә нинди формадагы башлыклар, бүрекләр, битләргә төшерелгән билгеләр... Минем янәшәмдә генә аргентиналылар иде булса кирәк, берсе, боргаланып басарга урын эзләгәндә, битендәге зәңгәрле-сарылы, уртасына кояш төшерелгән тамгасын минем дә иңбашыма сылап куйды. Мин дә бүген «аргентиналы», Месси өчен җан атарга туры киләчәк. Казахларның кайбер фантаст-тарихчылары Аргентинаны аларның аргын кабиләсе нигезләгән, диләр. Үзебезнең кавем икән дип, иңбашымдагы сарылы-зәңгәрле тамга белән горурланып атладым «Казан» гаилә үзәге янындагы җанатарлар зонасына.

Кемнәр генә килеп бетми Казан хәтле Казанга
Җылы якларда гомер кичерүчеләр кояшны да үзләре белән алып килде бугай, кыздырыпмы-кыздыра! Ышыкта утырганда түзәрлек әле, ә менә җанатарлар зонасына эләгү өчен чиратта басып торганда... Монда эшләүчеләргә, волонтерларга да Алла ярдәм бирсен, этенә-төртенә торган халык белән итагатьле дә булырга, тәртип тә сакларга кирәк. Начар якларын гына күреп, шуларны гына чүпләп йөрүчеләр дә бар бит. Яшь балалыларны чиратсыз кертәләр икән. Әмма экран бик зур, ул әллә кайдан күренеп тора, чиратсыз керә алмаганнар, фейс-контрольгә җиткәнче үк, Франциянең бер голын күреп гөжләп алды. Ә аннан соңгы голларны караганда, без зонага аяк баскан идек инде. 

Матур икән биредә. Аяк астына әллә имән, әллә башка затлы агачның йомычкасын ваклап җәйгәннәр – хуш исе башларны әйләндерерлек. Эсселектән бөтенләй үк үз көченә эшләмәгән башка болай да күп кирәкми иде. Туңдырма, төрле сулар күпләп сатыла – җаның теләгәнен алып, сусавыңны бастыр. Өстәл артына утырып, кечкенә экраннан да карап була уенны. Әмма күбесе зур экран янына ашкына – анда инә төртерлек тә урын юк. Кремль ягындагы бу экранның янында басып карарга, ераккарак китсәң утырып җайлы икән. Шундый ракурста карарга кирәклеген янәшәдә генә басып торучы тәртип сакчысы аңлатып бирде. «Бүген халык бик күп, моңарчы Россия уены вакытында гына шулай булган иде», – ди рацияле бу кеше. Зур экран каршында урын күп калмаган булса да, бер хатын аркасына ук сузылып яткан. Футбол да карамый үзе, эшләпәсен башына батырган да, кара күзлек аша, кояшка карап тик ята. Кызына дияр идең, футболка-шортысын салмаган. Кояшка табынучылар бар, диләр, шуларданмы икән әллә бу? Казан хәтле Казанда кемнәр генә булмас, җитмәсә, бу халыкара вакыйга чорында халык чуарланды, куерды. 

Халык чынлап та бик күп. «Бу нинди галәмәт?» дигәндәй, Сөембикә манарасы да бер якка авышып, экранны күрергә тели сыман. Ә экран астында зур сәхнәдә уеннан соң концертлар була, эстрада йолдызлары ярты төнгә чаклы чыгыш ясый, салют аттырыла. Беренче тайм беткәннән соң, халыкны бераз кыздырып алырга дип, ул сәхнәгә бер кыз чыккан иде, төрле телләрдә сөйләнде, әмма татарчасы ишетелмәде кебек. Тезелешеп киткән сату палаткаларында да татарча язулар күрмәдем. Сувенирларның бөтенесе диярлек безнеке: читек-кәвешләр, түбәтәй-яулыклар, курчаклар, мәчет сурәтләре, Казан күренешләре... Киездән эшләнгән кәвешләр аеруча да ошады, әллә сатып алып киеп йөрергә инде, имән йомычкасын кыштырдатып дигән уй да кереп алды башка. Әйтәм бит, башка кимәгәнлектән, төрле уйлар керде ул кояш астында. Ә халык әллә белеп, әллә белмичә, нәрсәләр генә киеп бетермәгән: кавказларныкы кебек зур йонлы бүрекләр, «Россия» дип язылган башлыклар, ике ягына флаг беркетелгән боҗралар – кемнең хәзинәсендә нәрсә бар. 

Безнең җанатарлар калыша
Ә футболга килгәндә, теге як гол кертсә дә гөжли халык, бу як кертсә дә. Бер үк кешеләр икесе өчен дә җан ата, толерант халык бит инде без. Шунда берсе «Россия, алга!» дип кычкырып куя. Франция белән Аргентина уенында Россия алга китәчәк икән. Ярышлар әлеге өлешендә Уругвай, Португалия, Бразилия кебек «куркыныч»ларның безгә туры килмәвенә шатлану булгандыр бу бәлки. Әлеге җанатар минем күршедән дә уздырды: «Уругвай белән Португалия уйный бүген, безнекеләр җиңәргә тиеш», – дигән иде. Португалия җиңелеп кайтып китте, күршене күргән юк әле, Роналду «аларныкы» булдымы икән? Дөресен әйткәндә, үзем әлеге уенда Аргентина җиңәр дип уйлаган идем, күбесе шуны көткән иде, әмма бу беренчелек бераз үзгәрәк, монда футбол кануннары башкачарак юнәлеш алды. Бу хакта Чаллыдан килгән җанатар – Надежда Кукаркина да әйтеп үтте. 

– Безнең җыелма команданың Испания белән уйнавын фаразласак, Россиянең уңышка ирешәчәге бик икеле, алар – төрле дәрәҗәдәге командалар, әмма төрле хәл булырга мөмкин, бу беренчелекнең көтелмәгән якларын күрдек бит инде. Мәсәлән, Германия командасы кайтып китте. Испаниянең җиңәчәгенә 60-65 процентка ышанам, – дигән иде Надежда. Әмма Испания дә кайтып китте кичә. Дөньяның 45 илендә булган Чаллы җанатары бу уенда Франция яклы булуы турында да сөйләде. – Мин бүген «Казан-Арена»да булырга тиеш идем, билетым да бар иде. Энем – Франциянең фанаты, билетымны аңа бүләк иттем. Ә үзем бирегә – җанатарлар зонасына килдем, монда миңа бик ошый, ике зур экран, халык күп, үзара дустанә мөнәсәбәт. Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган, бөтен нәрсә бар. Үзем Франция өчен җан атам, әмма әлегә Аргентина җиңә, шуңа күрә нәрсә дип әйтергә дә белмим әлегә. 

Мин даими рәвештә хоккей уеннарына йөрим, плей-офф уеннары вакытында «Ак Барс» өчен җан атарга дип Казанга килеп йөрдек. Ә футбол буенча Дөнья беренчелеге күпкә дәрәҗәлерәк, хоккейда бит без КХЛ уеннарын гына карадык, ә биредә дөньяның төрле илләреннән килгән командалар көч сынаша. Уйлавымча, чит ил җанатарларына да бик ошыйдыр.
Моңарчы бары бер тапкыр гына Дөнья беренчелегендә булган идем – ялгышмасам, ул сигез ел элек иде. Россия өчен бу зур вакыйга, зур бәйрәм, уйлавымча, бу беренче һәм соңгы тапкырдыр. Мондый ярышларны уздыру хокукына тагын кайчан ия булачакбыз әле?! Шуңа күрә бу – тарихи вакыйга, биредә катнашу, хәтта җанатарлар зонасында булу да зур әһәмияткә ия. Узган атнада Колумбия белән Польша уенында булган идем. Колумбиялеләр бөтен җаны-тәне белән футболга бирелгән, безнекеләр белән чагыштырып та булмый. Трибунада безнең алда гына бер гаилә утырды: ире-хатыны, өч балалары – алар Колумбиядән чаклы бирегә килеп, командалары өчен җан ата. Бернинди ераклык та, башка авырлыклар да туктата алмаган. Турыдан-туры Колумбиядән Мәскәүгә очсаң да, 13 сәгатьлек очыш бит бу! Берсе кулда гына булган бала белән ничек бирегә килеп җитә алганнардыр – ис китәрлек! Алар утырып та тормый, гимн җырлый, гол керткән саен, бер-берсен сыра белән коендыра, кочаклаша. Бүген җанатарлар зонасында аргентиналылар күп булыр дип уйлаган идем, әмма алар күбесе стадионда, ахры, биредә безнекеләр күбрәк, – дип, фикерләре белән уртаклашты Надежда.

Чит илнекеләр хәтле булдыра алмасалар да, безнең җанатарлар да хәлдән килгән хәтле тырыша: бәйрәм бит, дөнья түгәрәк! Битләргә төрле илнең тамгасын төшереп, флаглар ябынып, бүгенге көннең рәхәтен тоеп калырга омтыла. Төрле илләрнең флаг төсләрен белү ярдәм итә үзе: битендәге тамгага карап, кемнең кем өчен җан атканын беләсең. Чибәр генә кызлар йөрәк формасында Татарстан флагын төшергәннәр битләренә – үзеңнеке әллә кайдан күренә шул, кызлары да карап туймаслык.
Кайтыр юлга борылганда, бала вакытта чөгендер утаган чаклар искә төште. Кояшта әлсерәп, хәлдән тайган бер мәлдә, ат арбасына сулы мичкә куеп килүче Насыйбулла абзыйны күреп алу – Франциянең Аргентинаны җиңүенә караганда да күпкә куанычлырак хәл булган икән. И ул безнең авыл суының тәмлелеге! «Боржоми»ең бер читтә торсын. Менә бу җанатарлар зонасына да берәр ат арбасына куелган сулы мичкә кирәккән икән, аты белән бергә. Милли колориты да булыр иде, халык туйганчы су да эчәр иде. 
Ә Аргентинаның җиңелүенә әллә нәрсә кайгырмадым да әле, җанатарлары Самара юлларындагы тишекләргә төшеп-төшеп, фотоларын интернетка тезеп көлешкәндә дә ачу килгән иде бераз. Ертык тишектән көләр ди, үз тишегеңнән көләргә кирәк. 

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading