16+

“Әнисе белән икесен бер гүргә иңдерделәр...”

Нурҗиһан апа Газизҗанованың ялгыз гомер сөргән йортын мәңге таралмаслык сагыш сарган – төпчек улы Рәим, газиз кызы – Мәрвәр белән туарга өлгермәгән оныгы Бибифатыйма бик вакытсыз бакыйлыкка юл алган.

“Әнисе белән икесен бер гүргә иңдерделәр...”

Нурҗиһан апа Газизҗанованың ялгыз гомер сөргән йортын мәңге таралмаслык сагыш сарган – төпчек улы Рәим, газиз кызы – Мәрвәр белән туарга өлгермәгән оныгы Бибифатыйма бик вакытсыз бакыйлыкка юл алган.

Өстәвенә толлыгы җанын өтә, хәләле Рәхимҗан абый исән булса бер утлы уй ике йөрәккә бүленеп көйрәр иде дә...

“Карынында 7 айлык баласын да үзе белән алып китте”

Арча районының Ашытбаш авылына кайтып кергән кайгылы хәбәрнең йорттан йортка яшен тизлегедәй таралуы хак. Нурҗиһан апа ул көнне иртәдән үк кунакка кайтырга чыккан газиз кызыннан хәбәр көтә, шалтыратып та карый, ләкин ике арада элемтә ялганмый.

– Мәрвәр – уртанчысы, мине ике кулсыз итеп китте... Мәктәптән соң Арчада педагогика көллиятендә укыды, Казанда да эш тә тапкан идек, торыр урын да барладык, юк бит, күрәчәкләренә каршы Түбән Кама шәһәренә чыгып китте. Рәхимҗанның сеңлесе яши иде анда, ул чакырды. Мәрвәр 4 ел тәрбияче булып эшләде әле, аннары махсус курсларда укып, хастаханәгә урнашты. Булачак ире белән дә шунда танышты. Бармагы сынып килгәч, Мәрвәр аңа гипс салган. Кодагый исә өлкән шәфкать туташы булып эшләде, Мәрвәр белән бер бүлектә. Өйләнешкәч, 4 ел бик бәхетле яшәделәр. Өзелепләр бала көттеләр, Мәрвәр балага уза иде дә, гел төште. Монысын шәм уты кебек сакладылар, кодагый эзләренә басып диярлек йөрде артыннан. Бер чынаяк су күтәртмәделәр. Йөгереп эшләп йөргән җиреннән кодагыебыз үлеп китте, 52 яшендә... Инсульттан тернәкләнә алмады, кыйммәтле дарулардан соң күтәрелеп китәчәк дигәннәр иде дә, 6 көн комада да ятты да, сүнде... Мине аның ашына кайтып алалар да, шуннан хастаханәгә салырга иде исәбе Мәрвәрнең. Кузгалгач та хәбәр бирделәр. Пробкада утырабыз әле, дип тә хәбәр иттеләр, – ди Нурҗиһан апа.

 2007 елның 17 ноябре... М-7 юлыннан авылга таба йөгергән машина өстенә Мамадыш тирәсенә якынлашу белән әҗәл килеп ябырыла.

– Вакыт шактый үтте, кайтып та җитәрләр дип көтәм, тәрәзә саен йөрим, күзем юлда, әни йөрәге тынгысыз бит. Мин аларга 100 мәртәбә шалтыратканмындыр, алмыйлар гына. Аннары каенсеңлем Гөлгенәнең улы Батырга шалтыраттым. Әниләр дә авылга кайтып киттеләр ди бу. Ник икән дип аптырадым. Ул да түгел сеңлем килеп керде. Лып итеп бусагага утыртты да, минем бер телефоннан икенче телефонга шалтыратып гаҗизләнүемне карап торгач, кычкырып елап та җибәрде, апа Мәрвәрләр юл һәлакәтенә очраганнар бит, ди... Җир убылдымыни шул чакны. Раил кияү машинасының руле уң якта иде, алдындагы машинаны узарга дип  чыгуы булган, күрмичә КамАЗ машинасы астына барып та кергән. Мәрвәрнең гәүдәсе төзек иде, бәрелмәгән, сугылмаган, куркудан йөрәге шартлаган. Карынында 7 айлык баласын да үзе белән алып китте. 29 яшендә... Моргта ярып алдылар сабыйны, кыз иде, әнисе белән икесен бер гүргә иңдерделәр. Кияүне дә үзебезнең авыл зиратына алып кайтырга теләгән идек тә, бертуган абыйсы бирмәде, үзе дә бер елдан йөрәк читеннән китеп барды мәрхүм, – ди Нурҗиһан апа.

Сагыш өстенә өстәлгән сагыш тау кадәрле өелә ана йөрәгендә...

“Моргта 5 көн исемсез мәет булып яткан...”   

Кызын югалтырга бер ел кала ире чирләп китә. Рәхимҗан абыйның үпкәсендә яман шеш чире табыла. Гомере буе тракторда эшләве бәласедерме, 58 яшендә ул үз гомеренә беренче мәртәбә табиблар каршына барып егыла.

–  Тәмәкене дә күп тартты инде бичара... Хастаханәдә химияләр алгач, хәлләнеп тә китте шикелле. Чәчләре яңадан үсә башлады. Табиблар да, сөбханалла, абзый бирешми, чирен дә җиңәр кебек әле, дип күңелне үсендерделәр. Авылга кайткач, үзе дә канатланып яшәп алды. Көннәрдән бер көнне кан басымы төшеп китте. Дарулар да эчереп карадым, менми генә. Авылдагы фельдшер килеп, уколлар да салды –  юк инде. Балаларга хәбәр бирдем. Алар кайтып хастаханәгә алып киттеләр. Арча башындагы светофорга туктагач, Рәхимҗан дүрт бармагын күрсәткән, сәгатенә кырык чакрым тизлек белән кер янәсе. Табиблар кулына барып кергәч, җан биргән бит... – ди әңгәмәдәшем.

Апрельнең 6 сы көнне Рәхимҗан абыйны югалткан мәлдә Нурҗиһан апа бер ай үткәч, төпчек улын да бакыйлыкка озатасын белми әле...

–  Рәим улым Казанда эшли иде. Башта абыйсы Әнвәр белән яшәделәр, абыйсы өйләнде дә, киленебез белән Себергә китеп барды. Рәим үзе генә яшәп калды. Эштән кайтып барганда, паспортының эштә калганлыгы исенә төшкән. Кире борылган. Тротуардан атлаганда өстенә машина килеп менгән. Сәгатенә 160 чакрым тизлек барган ди ул, баганага килеп бәрелгән дә, әйләнеп, Рәим өстенә ауган... Машина эчендәгеләргә берни булмаган, йөртүченең үзенә дә, янында утырган хатынына да, аның иптәш кызына да, – дип хатирәләрне барлый Нурҗиһан апа.

Майның 18 көнне Казан үзәгендә әнә шундый фаҗига килеп чыга, тротуарда барган җәяүлене машина бәрдерә. Рәим хастаханәгә китерелгәндә әле исән була.  Аңа ашыгыч рәвештә операция ясыйлар. Ләкин...

– Кайтырга тиеш иде ул, көтәм, хәбәре дә юк моның, үзе дә күренми. Берәм-берәм авылдан киткән иптәшләренә шалтыратырга керештем, күрешмәдек бит, хәбәргә дә чыкмый диләр.  Көн саен шалтыратам боларга. Алмый башладылар, туйганнардыр да инде, ни дип әйтсеннәр миңа, Рәим суга төшкәндәй юк булды ич. Әнвәр улыма хәбәр салдым. Яхшы хәл түгелдер, дип ул билет юллап, кайтырга ук чыккан. Эзләп тапты, балакаем моргта 5 көн исемсез мәет булып яткан... Рәим үләр алдыннан Рәхимҗан төшемә керде. Битләре бозылган. Арбада моңсу гына утырып тора бу. Бөтенесе рәттән тезелешеп яталар зиратта, хәлләрен белергә баргач, имәнепләр китеп карап торам... – ди Нурҗиһан апа.

“Эт тиресе тәнне йолкый башлый...”

Яшермим, Нурҗиһан апаның саулыгы да чамалы бүген. Кан басымы, йөрәк дигәне көннән көн ешрак җәфалый. Аяклары сызлап та үзәгенә үтә.

– Үземне белә башлаганы бирле аякларым сызлый. Дүртенче сыйныфта укыган чагымда төннәрен торып утырып елый идем. Язмышыма язылган сырхаудыр инде. 7 бала үстек, бер миндә генә шушы газаплар... Мәктәптән соң читкә китәргә мөмкинчелек тә булмады. Арчада ипи пешерергә эшкә кердем. Аннары кияүгә чыгып авылга кайттым. Рәхимҗан белән 3 ел очрашып йөргәч кавыштык, – ди Нурҗиһан апа.

Шушы вакыт эчендә аны Рәхимҗаны әти-әнисеннән 10 мәртәбә кулын сорарга килә. Бирмиләр! Яшьләр дә бирешмиләр, ниятләре нык, мәхәббәтләре хак булып, үзсүзләнеп гомерлеккә кавышалар.

– Рәхимҗан абыегыз бик яратты шул үземне. Миннән 9 яшь олырак иде. Әле үлем сырхавы тигәч тә кабатлады, бик яраттым мин сине Нурҗиһан диде. Кайнатам белән – 15, кайнанам белән 30 ел бергә яшәдек. Балаларны әнкәй үстерде, без шул иртән эшкә чыгып йөгергән. Ферма хезмәтен беләсез, таң күзеннән торып китәсе. Төннәрен сызланып чыгам... Кайнатам, сызлауларга файдалы дип, эт тиресен тунап, оек итеп тегеп бирде. Аны киеп ятам да, 15 минуттан кире салам. Эт тиресе тәнне йолкый башлый . Аяклар тынычлангач, тагын киям... Беләк ныгымастан эшләп үскән балалар без, җәйләрен төн үзәгендә печән ташырга уятырлар иде. Авырлык та килгәндер, бөтен кешенең дә саулыгы бер булмый. Ләкин мине этеп екмадылар, кайнанамнар Ташкенттагы кызларына кунакка барган саен миңа олавы белән кием-салым төяп кайталар иде, ризыктан өзмәделәр, 3 баламны да үстерештеләр... Үтте шулай гомер. Инде бар байлыгым – Әнвәр улым, киленем, оныгым. Алар канат астында яшим. Яныма гел кайтып йөриләр, бар хезмәтем алар җилкәсендә, исән генә булсыннар! – ди Нурҗиһан апа.

Үзе дә тырыш. Өендә шул кадәр матур гөлләр үстерә. 92 яшьлек әнисен тәрбияли. Дөрес, кыз туганнар әниләрен карауны чиратка салганнар, шулай әҗерлерәк диләр, килешәм. Әниле гомер үзенчә бер рәхәтлеккә төренә.  Сагышлары йөрәген сыкратса да, әниле көннәре берникадәр шифа әле аңа, шифа!



Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

7

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading