16+

Аның кебекләр сирәк була

Шамил Зиннур улы арабыздан көтмәгәндә китеп барды. Бик талантлы җитәкче иде ул. Үз эшен белеп кенә түгел, ә тәмен тоеп, чын күңелдән рәхәтләнеп башкарды. Шул ук вакытта әйләнә-тирәдәгеләргә яхшы сүз әйтергә, ярдәм итәргә дә вакыт тапты. Саба районында 21 ел буена мәгариф идарәсен җитәкләгән кешенең эше, чыннан да, күп булгандыр, әмма аның киң күңеле барыбызны да үз янына сыйдыра иде.

Аның кебекләр сирәк була

Шамил Зиннур улы арабыздан көтмәгәндә китеп барды. Бик талантлы җитәкче иде ул. Үз эшен белеп кенә түгел, ә тәмен тоеп, чын күңелдән рәхәтләнеп башкарды. Шул ук вакытта әйләнә-тирәдәгеләргә яхшы сүз әйтергә, ярдәм итәргә дә вакыт тапты. Саба районында 21 ел буена мәгариф идарәсен җитәкләгән кешенең эше, чыннан да, күп булгандыр, әмма аның киң күңеле барыбызны да үз янына сыйдыра иде.

2010 елның 19 гыйнварында, 55 яшендә кинәт кенә йөрәк өянәгеннән вафат булды ул. Ул эшләгән елларда бик күп мәктәпләр төзелде, балалар бакчалары сафка басты. Шамил Зиннурович аларның һәрберсен йөрәге аша үткәреп яшәде. Тагын бер күркәм сыйфаты бар иде: кешенең шатлыгын да, хәсрәтен дә уртаклашып, укытучылар коллективын саклап, яклап яшәде. Һәркем аның кешегә карата игътибарлы булуын әйтмичә кала алмас.

Элек Шамил Зиннур улы исән вакытта без аннан илһам алыр өчен, бер сөйләшеп-киңәшләшер өчен генә булса да, кереп чыга идек. Аның кыю фикерләре, зирәк акылы безнең өчен бик кирәк булган шул. Бервакыт Шамил Зиннур улының эш кабинетында сөйләшеп утырабыз. Шунда 50 яшьләр тирәсендәге бер мәктәп директоры килеп керде. Исемен дә, мәктәбен дә хәтерләмим. Абзый йомышын әйтеп чыгып барганда, Шамил Зиннурович туктатты да: «Йөрмә әле, шул ямьсез кепкаңны киеп, мә, ал минекен, бүләк итәм», – дип озатты үзен. Ишекне ябуга: «Мәктәп директоры фәкыйрь булып күренергә, ямьсез кием кияргә тиеш түгел бит», – дип өзгәләнеп әйтеп куйды. Ә бит ул эшләгән елларда укытучыларга хезмәт хакы бирүдәге кыенлыклар шактый күп булды. Укыту гына түгел, мәгариф эшен оештыруда да аның кебек осталык һәм олпатлык кирәк булгандыр шул. 

Улы Зөлфәт, кызы Алия һәм Зиннуровларның гаилә җылысын саклап яшәүче әниләре Зөлфия ханымның тырышлыгы белән аның истәлегенә «Син яшәдең, сөйдең, яшьнәдең!» дип аталган китап нәшер ителгән. Сагынып сөйләрлек истәлекләр бик күп шул. Шунысы да куанычлы, бүген ул укыган Сатыш урта мәктәбе Шамил Зиннуров исемен йөртә. «Аңа багыш­ланган музей бар. Китапка барлык материалларны сеңлем Алия туплады. Китапта әти белән бергә эшләгән хезмәттәшләрнең, Казан мәгариф системасында эшләгән танылган шәхесләрнең язмалары урын алды. Китап аның тормышы һәм иҗат юлына багышланды», – дип сөйли улы Зөлфәт Зиннуров.

Россия һәм Татарстанның атказанган укытучысы үзе кебек якты ачык күңелле балалар да тәрбияләде, дип саныйм. Зөлфәтне барыбыз да таный, ә менә Алияне белүчеләр аның бик игътибарлы һәм ачык күңелле әти кызы икәнен дә белә. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading