Әгәр «Бәхетле гаилә нинди була?» дип сорасалар, һич икеләнмичә, «Гүзәл белән Ранис Сәхибуллиннар гаиләсе кебек», дияр идем.
Үзләре дә шундый үрнәк гаиләләрдә туып-үскән алар. Заманында яңа гына өйләнешкән Рәшит белән Нурзия яшь белгечләр буларак, Яшел Үзән районының Олы Яке авылына эшкә кайта (берсе ─ ветеринар, икенчесе балалар бакчасында тәрбияче булып эшли). Шушы авылда аларның гаиләсенә шатлык өстәп, уллары Ранис дөньяга аваз сала. Аңа 2 яшь чагында, үзләренең туган яклары Әтнә районының Олы Бәрәзә авылына кайтып төпләнәләр.
Әтисенең оста итеп баянда уйнап, җырлаганнарын тыңлап үсә Ранис. Шуңадырмы, 9 нчы сыйныфтан соң, Арча педагогия училищесына укырга керә. Үзе дә баянда уйнарга өйрәнә. Биш ел буе Марсель Фәйзрахманов җитәкләгән ансамбльдә җырлый. Бүген дә остазын хөрмәт белән искә ала ул. Әнә шул белем йортында егет үзенең Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына барасын да хәл итеп куя. Анда укый башлагач, студент егет Казанның 114нче мәктәбендә уен кораллары ансамбле оештыра.
Ранис институттан хор дирижеры белгечлеге алып чыга. Шулай да үзен башка өлкәдә сынап карарга уйлый. Аңа Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында администратор эшен тәкъдим итәләр. Әнә шуннан бирле Ранис Рәшит улының 21 ел гомере шушы театр белән бәйле. Соңгы унбиш елда ул ─ тамашачыларны оештыру буенча директор урынбасары.
─ Элекке директор Шамил Зиннуровы кул астында без җаваплылыкка өйрәндек, ничек итеп кешеләр белән уртак тел табып эшләргә кирәклегенә инандык. Театрда тамашачыны, артистларны яратмасаң, эшләп булмый. Сәхнә кешесенә аеруча игътибар кирәк, - ди ул.
Ранис өйдә дә кайгыртучан, ярдәмчел гаилә башлыгы. Үзенә гомерлек яр сайлаганда һич ялгышмаган ул. Казан кызы Гүзәл аны үзенең акыллы, зирәк булуы белән белән дә гашыйк иткән, күрәсең. Әти-әнисе – Фәния һәм Мәсгут Латыйповлар – кызларын кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерә. (Әнисе – ЭВМ заводында химик-лаборант, әтисе Бөтенсоюз фәнни-тикшеренү институтында өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли). Гүзәл бала чагыннан спортны ярата. Мәктәптән соң, Казан дәүләт университетында белем ала. Бүгенге көндә республика онкология диспансерында кадрлар бүлегендә эшли.
Ранис белән Гүзәл ике кыз үстерәләр. Олысы Азалиягә – 16, Зәринәгә – 8 яшь. Икесе дә 155нче гимназиядә белем ала. Азалия җыр, бию, йөзү белән шөгыльләнгән. Хәзерге вакытта театр түгәрәгенә йөри, китап укырга ярата. Киләчәктә юрист булырга хыялланса да, сәнгать аның юлдашы булып кала.
“Былбылны сайравыннан таныйлар”, дип юкка гына әйтмиләрдер. Зәринә сәхнәгә чыкса, үзенең осталыгы белән таң калдыра. Хәтта Камал театры сәхнәсендә оркестрга кушылып җырлавы белән шаккаттырды ул (теләсә кайсы җырчы булып йөрүче оркестрга кушылып җырлый алмый). Кызның иң зур теләге – киләчәктә «Голос» тапшыруында катнашу. Ул вокал мәктәбендә шөгыльләнә. Конкурсларда катнашып, лауреат исемнәре дә алган. Хыяллары тормышка ашса, Зәринәне зур сәхнәләрдә дә күрербез әле.
Кызлар «Сәләт» яшьләр оешмасына йөрергә дә вакыт табалар. Ранис үзе дә «Сәләт»тә әйдаман булып эшләгән. Сәнгатькә гашыйк ата-ана балаларының сәләтен үстерүне үзләренең бурычлары, дип саный. Кызлар өйдә әниләренең зур ярдәмчеләре. Җәй көне ата-ана балаларын авылдагы бакча эшләренә дә өйрәтеп үстерә. Әнә шулай, гаилә учагын сүндермичә яши Гүзәл һәм Ранис Сәхибуллиннар.
Ранис авылда әти-әнисенең нигезен саклап тотуы белән дә күпләргә үрнәк.
Алардан: «Бәхетле яшәүнең сере нидә?» дип сорамыйча кала алмадым. Ранис белән Гүзәл икесе дә: “Үзеңә насыйп яр белән бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәү”, ─ дип җавап бирделәр.
Люция Хәбибуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар