16+

Әти салгалап кайтса да, әни белән «берләшеп», әтине сүктеләр

Интернетта барысы да кайнанасыннан зарланып яза. Ә менә бездә киресенчә. Кайнанам алтын бәясенә торыр кеше.

Әти салгалап кайтса да, әни белән «берләшеп», әтине сүктеләр

Интернетта барысы да кайнанасыннан зарланып яза. Ә менә бездә киресенчә. Кайнанам алтын бәясенә торыр кеше.

Эшем командировкалар белән бәйле. Кая гына чыгып китсәм дә, балалар өчен борчылмыйм, алар әбиләре белән кала. Чит шәһәргә барсам, аңа күчтәнәч алып кайтырга тырышам. Икенче баладан соң озак тернәкләндем, хастаханәдә дә ятарга туры килде. Кайнанам гел янәшәмдә ярдәм итеп торды. 

Безнең әби дә, әниемнең кайнанасы була инде, шундый кеше иде. Әти салгалап кайтса да, әни белән "берләшеп", әтине сүктеләр. Кич саен әни белән икәү чөкердәшеп чәй эчәләр иде. Әби үлгәч әни бик елады, кайгырды. Хәзер дә еш сагынып искә ала. 
Мин кайнана белән бергә яшәмим. Көн саен шалтыратышып торабыз.

Алсу Ш., Чаллы
Фото: https://freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сонгы жомлэ-решающий фактор

    Мөһим

    loading