16+

«Авырганын да белмичә калдык...»

Берничә көн элек татар дөньясы күренекле актриса Тәслимә Фәйзуллина белән хушлашты.

«Авырганын да белмичә калдык...»

Берничә көн элек татар дөньясы күренекле актриса Тәслимә Фәйзуллина белән хушлашты.

14 октябрь көнне татар халкы танылган шәхес, Татарстанның халык артисты Тәслимә Фәйзуллина белән хушлашты. Актриса каты авырудан 65 яшендә вафат булды. Аны Казанның Самосырово бистәсендәге «Әл-Мәрҗани» мәчете карамагындагы мөселман зиратына җирләделәр.

Тәслимә ханым Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры тамашачысына Федерико Гарсиа Лорканың «Өметсез хыяллар» спектаклендә – Бернарда, Нәбирә Гыйматдинованың «Бер тамчы ярату»ында – Рабига, Хәй Вахитның «Беренче мәхәббәт» спектаклендә – Рәхилә, Таҗи Гыйззәтнең «Ташкыннар»ында – Гөлчирә, И.Грекованың «Тол хатыннар көймәсе»ндә – Флюра, Илдар Юзеевның «Гашыйклар тавы»нда Ләлә рольләре аша яхшы таныш. Театрдагы беренче адымнарын Башкортстанда башласа да, Татарстан халкының йөрәген яулаган актриса ул. Хезмәттәшләре, якыннары аны үз-үзенә дә, башкаларга да бик таләпчән, гадел кеше буларак искә ала. Тәслимә ханым актриса гына түгел, укытучы да иде әле. Шәкертләре бүген авыр кайгы кичерә.

– Бик таләпчән укытучы иде ул. Сәхнәгә алдан әзерләнмичә аяк та бастырмады. Хәтта пәрдәгә дә тотынырга ярамый иде. Укытучы буларак, үз һөнәреңне, сәхнәне, хезмәттәшләреңне ихтирам итәргә өйрәтте. Дәресен калдырганнарын яратмады. III курста укыганда, апам кияүгә чык­ты. Дәресеннән сораган идем: ­«Синең быелга лимитың бетте», – дип кайтарып җибәрде. Башка сораган булмады. Ул эшләгән, тырыш кешене яратты. Әгәр дә этюдны яхшы куйсаң, мактарга матур сүзләрен кызганмады. Һәр кеше белән индивидуаль әзерләнде. Берәүнең дә «Синнән актер чыкмый» дип, канатларын сындырмады. Безгә балалары кебек карады. Җитәкләп диярлек театрга алып барды, актерлар белән таныштырды. Укып бетергәч тә, безнең уңышларга сөенеп торды. Без генә авырганын да белмичә калдык. Ул бер ел буе авырган, ә без белмәдек тә... Соңгы тапкыр яз көне «Бер тамчы ярату» спектаклендә бер сәхнәдә уйнап калдык. Шунда: «Пневмониядән соң авырып торам әле», – дигән иде. Кем белгән аның шулкадәр нык авырганын. Әле шуннан соң да уйнап йөрде ул, – ди Татарстан Республикасының атказанган артисты Алмаз Фәтхуллин.  

Тәслимә апа белән бергә 46 ел эшләгән Татарстанның халык артисты Ләлә Миңнуллина да аны югалтуны авыр кичерә.
– Авырганын әйтмәде шул. Безгә генә түгел, хәтта туганнарына да белгертмәгән. Белмим нигә, безне борчыйсы килмәгәнме инде аның? Бу безнең өчен генә түгел, бөтен сәнгатебез өчен дә зур югалту. Бик белемле кеше иде ул. Аның белән сөйләшә башласаң, аерылып китеп булмый иде. Ул актриса гына түгел, оста тәрҗемәче дә бит әле. Үзенең курсы белән диплом спектакле буларак Федерико Гарсиа Лорканың «Канлы туй» әсәрен куйдылар. Ул тәрҗемәне берәр дәрәҗәле бәйгегә тәкъдим итсәң, һичшиксез, югары бәягә ия булыр иде. «Өметсез хыяллар» спектакле өчен дә «Дом Бернарды Альба» әсәрен ул тәрҗемә итте. Нинди катлаулы әсәр бит ул?! Аның юклыгын искә төшерәм дә үземне начар хис итә башлыйм. Бу авырту мәңге бетмәс төсле... – ди Ләлә Миңнуллина.

Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов Тәслимә ханым турында «иде» дип үткән заманда сөйләшүдән әле дә баш тарта.
– Аның белән безнең җеннәр туры килде. Без Тәслимә белән сәнгатьтә дә, тормышта да чын мәгънәсендә дуслар булдык. Актриса буларак кына түгел, режиссер, сценарий авторы буларак та бөтен эшен җиренә җиткереп башкара торган шәхес ул. Икебез бергә Фәнәвил Галиевнең «Элмәктәге язмыш» дигән әсәрен куйган идек. Аның инсценировкасында куелган «Бер тамчы ярату» спектаклендә партнерлар булдык. Укытучы буларак та, балаларга белем бирәм дип янып йөрде. Студентлары әле дә: «Тәслимә апа безне тәмле ризыклар белән сыйлый иде», – дип искә ала. Шундый бала җанлы, булсын диеп эшли торган кеше ул Тәслимә. «Иде» дип әйтәсем килми, – ди Зөфәр Харисов.


Актрисаның якыннарының, туганнарының авыр кайгысын уртак­лашабыз.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading