16+

Айдар Галимов: «Илһам абый ялгыз булмаса, озаграк та яшәгән булыр иде...»

Татарстанның һәм Башкортстаның халык артисты Айдар Галимов Илһам абый белән хушлашыр өчен Уфадан ук килгән.

Айдар Галимов: «Илһам абый ялгыз булмаса, озаграк та яшәгән булыр иде...»

Татарстанның һәм Башкортстаның халык артисты Айдар Галимов Илһам абый белән хушлашыр өчен Уфадан ук килгән.

Вакыты чикле булу сәбәпле, бәхилләшү мәрасименнән соң ук аның аэропортка юл тотачагын билгеле булды. Бу сүзләрне ул “ШК” хәбәрчесе белән аралашкан вакытта әйтте.

- Өйдән төнге икедә чыгып киткән идек. Юлларда буран булса да, Аллага шөкер, килеп өлгердем... Илһам абый алдында баш ияргә килдем. Төрле сәбәпләр табып, килми калырга да мөмкин булыр иде, ләкин күңелем тыныч булмас иде. Мин дә хәзер яшь егет түгел бит инде, әмма үземне күпме беләм, аны да шулкадәр беләм. Ул гел безнең янәшәдә булган икән. Бу юклыгына күңел әле дә ышанмый әле. Аның җырларын яшиячәк әле. Килчәкә буыннарга җитәчәк. Мондый тавыш гасырга бер тапкыр Ходайдан бирелә торгандыр. Безнең белән аралашканда Илһам абый гел шаяра торган иде. Вакыт-вакыт төрттереп тә куя иде. Күрешкән саен мин аңа (бәлки оныткандыр дип): “Мин Айдар. Җырлап йөрим инде”, - дип әйтә идем. Ул миңа карап: “Беләм инде сине. Күргән саен үзеңнең Айдар икәнлегеңне әйтәсең”, - дип әйткәне истә калган. Соңгы елларда күренмәде шул. Шунысы да үкенечле. Ялгыз булмаса, бәлки озаграк та яшәгәндер булыр иде. Әти-әниләр заманы кешесе булгач, күпме күргәнен, кичергәнен яхшы беләм. Шуңа да карамастан, ул бернинди дә киртәләргә абынмыйча, бик зур мирас калдыра алды, - диде Айдар Галимов.   


    
Фото: Татар-информ
 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    мирас калдыра алды анысы ну узеннэнсон шундый талант иясе нэсел дэвамчысы талант иялэрен калдыра алмады менэ монысы жэл бер нэрсэдэ эшлэп булмый инде ходй шулай язган булгандыр урыны жэннэттэ булсын илахи

    Мөһим

    loading