Сугыш игълан ителмәгән, әмма аны башлап җибәрү өчен мөмкинлекләр тудырылган: Украина белән Россиянең погонлы кешеләре арасында беренче тапкыр Азов диңгезендә хәрби бәрелеш булып алды.
Ничә елдан бирле ике арада киеренке мөнәсәбәт булган очракта мондый хәлнең килеп чыгуы бик куркыныч. Россиянең дәүләт чиген бозган украин кораблары тоткарланганнан соң, моңа җавап итеп, Петр Порошенко илдә хәрби хәл кертү турында указга кул куйды. Кырымдагы хәлләрдән соң да, Донбасстагы чуалышлар башлангач та, мондый кискен карарга бармаганнар иде. Дөрес, Украина президенты хәзер дә хәрби хәл сугышны яки ниндидер хәрәкәт итүне аңлатмый, дип белдерә. Аның сүзләренчә, «Украина беркем белән дә сугышырга җыенмый», мобилизация үткәрелмәячәк, хәтта дәүләт чикләре дә ябылмый. Дипломат мөнәсәбәтләре турында әйтеп тә торасы түгел инде, алар элеккечә калачак.
Әмма илнең Россия һәм Приднестровье белән чиктәш, Азов, Кара диңгез буйларындагы өлкәләрендә хәрби хәл кертелгән, моны дүшәмбе көнне Раданың күпчелек депутатлары хуплап тавыш бирде. Ни өчен кирәк мондый хәл? Бу очракта президент сайлаулары кичектерелә (ул киләсе елның 31 мартында булырга тиеш), аңа хәтле сайлау алды кампаниясе өчен 90 көн вакыт бирелә. Дөрес, Украина президенты хәрби хәлне 60 көнгә түгел, ә бары бер ай гына дип билгеләгән һәм ул 28 ноябрьдә башланып китәчәк, сайлаулар кичектерелмәячәк. Билгеле, шул вакыт эчендә башка низаглар чыгып, карар үзгәртелмәсә. Президентлыкка кандидат Юлия Тимошенко мондый карар кабул итү бары тик сайлаулар белән генә бәйле дип белдергән, сораштырулардан күренгәнчә, Тимошенко өчен тавыш бирергә теләүчеләр күбрәк һәм ул президентлыкка дәгъва кылучылар арасында беренче баскычта бара. Хәрби хәл вакытында сәяси һәм җәмәгать оешмаларының эшчәнлеге дәүләтнең суверенитетлыгына куркыныч яный дип табылса, алар тыела. Шулай итеп, төрле манифестлар, митинглар, акциялар уздырып булмаячак. Ә мондый чаралар хәзерге вакытта Украинада сирәк күренеш түгел: анда чит ил машиналары хуҗалары, җылылык таләп иткән шәһәр халкы, газ бәяләреннән канәгать булмаганнар митингларга чыга. Аларның бөтенесен хәрби хәл вакытында законлы рәвештә өйләренә куып таратып булачак.
Мондый хәл дәүләткә массакүләм мәгълүмат чараларын контрольдә тоту хокукын бирә. Алардан тыш әле тагын телеканалларны да, типографияләрне дә. Европа союзы белән ОБСЕ моңарчы күп тапкырлар илдә сүз иреге кысыла дип белдергән булса, хәзер хәрби хәл дигән булып, бөтенесенең авызын ябып була. Мондый вакытта коммендант сәгате, аерым территорияләргә керү-чыгуны чикләүләр кертелергә, оборона өчен физик һәм юридик затларның мөлкәте конфискацияләнергә мөмкин. Боларына хәтле үк барып җитмәс диләр белгечләр, мобилизация булмый дигән Президент. Әмма алда әйтелгән өч пункт та аз түгел – сәяси партияләрне һәм җәмәгатьчелек хәрәкәтләрен кысрыклау, массакүләм мәгълүмат чараларын контрольдә тоту һәм сайлауларын кичектерү.
Сәясәт белгечләре мондый вакытта, гадәттә, хакимиятнең абруе арта, дип белдерә. Икенчеләре мондый адымга бару – Азов диңгезендәге хәлне искә төшерү дип аңлата. Декабрьдә БМОда Азов диңгезе буенча Украина тарафыннан бирелгән резолюция каралырга тиеш, бу бары тик әлеге теманы яңарту гына, диләр алар. Бу низагтан соң Россиягә карата яңа санкцияләр дә булырга мөмкин, ә Украина АКШны Россия белән хәрби каршылыкка тартып кертергә маташа. Трамп бу уңайдан кыскача: «Безне бу хәл бик борчый» дип кенә белдерү ясаган, әлегә төгәл адымнар ясалмаган. Президент сайлаулары кичектерелгән очракта, Европа союзы Украинага кискен җавап бирергә мөмкин. Кыскасы, Азов диңгезендә пешергән ботка бик кайнар булырга мөмкин, өреп кенә ашаганда, бәлки, бу хәлдән яңа низаг-җәнҗалларсыз гына чыгып булыр. Әмма тыныч кына үтеп китәр дип тә өметләнергә кирәкми, аның өчен генә эшләнмәгән бит инде болар барысы да. Кайберәүләр берьюлы берничә куянның койрыгын тотарга тели, берсеннән дә колак какмасалар инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар