16+

Бала-чага булыйк!

Кечкенә булуларына карамастан, Җир шарындагы тереклек һәм тыныч тормыш сагына басучы балалар бар.

Бала-чага булыйк!

Кечкенә булуларына карамастан, Җир шарындагы тереклек һәм тыныч тормыш сагына басучы балалар бар.

Бу исемлекнең башында Америка кызы Саманта Смит тора дисәк тә, ялгыш булмас. Мэн штатының бу 11 яшьлек кызчыгы ул чордагы илебез президенты Юрий Андроповка хат яза. Тынычлыкка өндәү була бу бала хатында. Сугыш булмасын иде, дип куркам дип яза нәни кыз. Самантаны Мәскәүгә чакыралар. Бу чор газеталарының беренче бите кызчыкның бар тешләрен дә күрсәтеп, бәхетле елмайган сурәтләре белән чыкты. 1985 елның август аенда ул СССРга килә. Кайткач күргәннәре турында китап яза. Салкын сугыш чорын җылытучы ике арадагы кискен мөнәсәбәтләрне җайга салырга тырышучы басма була ул. Ләкин бу сабыйның гомере йолдыз кебек ялтырып яна да сүнә. Кемнәргәдер кызчыкның гадел сүзе ошап җитми күрәсең, ул авиаһаләкәткә очрый. Бәлки очраталардыр. Монысы бер Аллаһка гына мәгълүм. Бүген Саманта Смит исеме белән Кавказ тавының бер түбәсе, алмаз һәм астероид аталган.

Америкалыларга җавап йөзеннән СССР да үз кызчыгын әзерли. 1974 елда Мәскәүдә туган Катя Лычева да Тынычлык миссиясе белән Америкага бара.

АКШның 6 яшьлек егете (мондый изге уйлы сабыйны малай дип кенә булмый бит инде) Оуэн Колли да бу исемлеккә керергә лаек. Ул Австралиядә янгыннар башлангач, җәнлекләрне коткару буенча Хәйрия эшен башлап җибәрә, махсус фонд ача. Җыелган 250 мең долларны бу мескен җәнлекләрне коткару өчен Австралиягә җибәрә. Малай балчыктан җәнлек-җанвар сыннары ясарга ярата. 50 доллардан күбрәк акча салучыларга үзе ясаган коала сыннары җибәрә – истәлеккә бүләккә. Акча җыю әле дә дәвам итә.

Соңгы елларда Швециядән Грета Тумберг исеме дә Җир шарының экологик чисталыгы өчен борчылучыларга яхшы таныш. 2003 елгы бу үсмер кыз планетаның климаты үзгәрүгә каршы ни дә булса эшләргә чакыра. Кыз глобаль экологик проблемалар турында 8 яшендә ишеткән булган һәм моңарчы беркемнең дә берни дә эшләмәвенә бик эче пошкан. Ул һавада углерод эзе калдырып, атмосфераны пычратмас өчен гаиләсен самолетта очмаска күндергән. Үзенең бу фикере белән төрле Халыкара конференцияләрдә катнашып, чыгыш ясаган. БМО Генераль Секретаре Антониу Гутерреш һәм Рим папасы белән дә очрашып шул хакта сөйләшкән.

Соңгы вакытта бөтен Җир шарын “таҗлы вирус” чорнап алып, бик күп илләр халыклар үзбикләнү режимында яшәгәндә табигать шактый чистарып, Венеция каналларына дельфиннар, урман күлләргә аккошлар кайткач, шәһәр урамнарында кыргый җәнлекләр йөри башлагач, Грета хыялланган көннәр килде диделәр.
 

Бу әле тынычлык һәм экология турында чын күңелдән кайгырткан балаларның берничәсе генә. Алар тагын күпләр. Ләкин шунысы аңлашыла. Әгәр дә бу мәсьәләрнең мөһимлеген балалар да аңлый башлаган, бүгенге яшәешнең киләчәге сагына сабыйлар баскан икән инде, димәк, бу проблемалар чынлап та җитди һәм кичектергесез. Ләкин бүген балалар үзләре дә яклауга һәм саклау мохтаҗ. Әгәр дә шулай булмаса җәйнең беренче көнен Халыкара балаларны яклау көне дип билгеләмәсләр иде. Без аларны ул көнне генә түгел, көн дә яклыйк, саклыйк, бәхетле итик. Аннары алар безнең киләчәкне бәхетле итәргә тырышырлар. Матур мисаллар бар инде әнә.

Дөньяны матурлык коткарыр, дигән гыйбарәне әйткән акыл иясе сабыйларны да уйлагандыр.
 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading